Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Әфган сугышы ветераны Нәвис Ибраһимов яшәгән йортка хәтер тактасы куелды

Районыбызда Әфганстан сугышында илебез мәнфәгатьләрен яклап интернациональ бурычларын үтәгән яугирләр истәлегенә бүген хәтер такталары куелды. Теләкәй авылында яшәүче Нәвис Ибраһимов үзе исән-сау чагында ук бу мизгелләрнең тере шаһиты булды.

Теләкәй авылында яшәүче Нәвис Ибраһимов йөзләгән әфганчы райондашларыбызның берсе. Ул бүген ветеран дусларын үз йортында кабул итте. Сугышчан иптәшләре аңа иң изге теләкләрен теләп олыладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Авылдашлары тулы бер бәйрәм ясадылар, мәдәният хезмәткәрләре Нәвис абыйга багышлап җырлар башкарды, күпме нәфис сүз, шигырьләр укыдылар.

Барысы да Нәвис абый, аның кебек утлы ноктларда хезмәт иткән, батырлык күрсәткән солдатлар турында.

         Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Нәвис Салихҗан улына район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, киләчәктә исән-сау булып яшәвен теләде.

        Әфган, Чечня сугышында катнашканнарның оешмалары да читтә калмадылар- ветеранга картина бүләк иттеләр. 

Юлай Низаев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев