Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Актанышта узачак районкүләм чыгарылыш кичәсенең кунагы- Самат Нәбиуллин

27 июнь көнне Актанышта районкүләм чыгарылыш кичәсе узачак.

Чара традиция буенча мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларны берләштерәчәк, аларның тормышындагы мөһим этапны билгеләп үтәчәк. Кичәнең кунаклары өчен бай концерт программасы, истәлекле чыгышлар һәм бәйрәм мохиты әзерләнә.

Кичәнең махсус кунагы — талантлы җырчы Самат Нәбиуллин. Тамашачыларны аның популяр җырлары, тере башкару һәм күтәренке кәеф көтә.

Оештыручылар белдерүенчә, чара барышында чыгарылыш сыйныф укучыларына котлаулар җиткереләчәк, укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләре яңгыраячак.

Район халкын һәм кунакларны әлеге матур бәйрәмгә чакырабыз,  чыгарылыш кичәсе онытылмас мизгелләргә бай булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев