Актаныш җитәкчеләре катнашкан «Туган яктан Җиңү хакына» хәйрия концертында 171 мең 200 сум акча җыелды
Актанышта Ватанны саклаучылар елына старт биреп, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы Ватаныбыз- балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәге өчен көрәшүче батыр якташларыбызга багышланган зур хәйрия концерты узды. Әлфия Авзалова исемендәге мәдният сарае иң популяр артистлар чыгыш ясагандагы кебек тамашачылар белән шыгрым тулы иде. «Туган яктан Җиңү хакына» хәйрия концерты барышында илебезнең батыр солдатлары өчен ут йотучы райондашларыбыздан 171 мең 200 сум акчалата ярдәм керде. Бу акчалар Ватанны саклаучылар көне алдыннан солдатларга җибәреләчәк унҗиденче гуманитар ярдәм әзерләүгә тотылачак.
«Туган яктан-Җиңү хакына» хәйрия концертында Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае артистлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Тамашачы бигрәк тә җитәкчеләр белән танылган җырчыларыбызның дуэтларын бик нык яратты.
Алып баручы Рәфидә Наҗарова юкка гына сәхнәдә үк «Бу концертны кабатлап куймый булмас», димәгәндер. Концертның репертуары зур таләпчәнлек белән сайланган.
Татар халык җырлары белән беррәттән, халкыбызның йөрәгенә кереп урнашкан иң популяр эстрада җырлары Туган илебезгә, Кече Ватаныбызга, кадерле кешеләребезгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган, гомер кыйммәтенең нәрсәдә аңлатучы патриотик идеяле җырлар барыбызны да моңландырды, уйландырды, изге эшләргә рухландырып дәртләндерде. Аеруча танылган җырларның язылу тарихлары белән таныштыру кебек яңалык бик урынлы булды.
«Туган яктан-Җиңү хакына» хәйрия концертын оештыру Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрованың идеясе, әлеге инициативаны мәдәният хезмәткәрләре хуплап ала, халык күңеленә барып җитсен өчен бик тырыша алар.
Бар һөнәри осталыкларын райондашларыбызны мәдәниятле итүгә багышлаган артистларыбызның яраткан хезмәтләре матур җимешләре белән сөендерә. Юкка гына Россия Федерациясендә «Мәдәният» илкүләм проекты гамәлгә ашырылмый шул. Үзәктән бик еракта урнашкан гап-гади авылларда яшәүчеләр дә якты, затлы биналарга җыела, мәдәният нурларының менә шулай балкып килеп керүе олы сөенеч.
Тамашачы бит тамаша залы идәненнән югарырак урнашкан сәхнәдәгеләрнең үз-үзен тотышына карап, аларга тигезләнә, холкын-фигылен тәрбияли. Кичәге проект хәйрия концерты кысаларында гына калмыйча, олы тәрбия чарасына әверелде. Дилбәр Миркасыйм кызы коллегаларын шушы изге эшкә рухландырып кына калмыйча, үзе дә "Туган яктан Җиңү хакына" хәйрия концертында актив катнашты.
«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең вокалисты Илшат Шәйхуллин белән керәшен халык җырын, шулай ук Александр Зацепин белән Леонид Дербенёвның искиткеч эчтәлекле, 1973 елда язылган «Есть только миг» җырын башкаруы һәммә тамашачыны сокландырды. Кәефләрне күтәреп кенә калмыйча, шәфкатьлелек һәм талантның җитәкчедә туплануын хәбәр итеп горурлык хисләре уятты.
-Актанышта Ватанны саклаучылар елына старт бирүче «Туган яктан-Җиңү хакына» хәйрия концерты идеясен иң элек «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лиляи Ялалова, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае директоры Рөстәм Габитовка әйткәч, алар берсүзсез, әлеге концертка артистларыбызны әзерләделәр. Бүгенге сәхнәдә чыгыш ясаган җитәкчеләребез дә СВОдагы егетләр өчен куелачак концертта бик теләп катнаштылар. Кайберләре авырып, температуралы булсалар да сәхнәгә чыктылар. «Егетләргә анда тагы да авыррак, аларга безнең ярдәмебез кирәк!», диделәр. Концертка әзерләнгәндә, без артистларыбызның һөнәри үзенчәлекләрен белдек, алар исә җитәкчеләр хезмәтенең никадәр катлаулы, мәшәкатьле һәм җаваплы икәнлеген күрде.
-Елларыбыз имин булсын! Егетләребез исән-сау туган якларыбызга кайтсын!- дип, изге теләкләрен җиткерде һәм концертны оештыруга хезмәте кергән һәркемгә олы рәхмәтләрен әйтте.
«Туган яктан Җиңү хакына» хәйрия концертыннан 171 мең 200 сум акчалата ярдәм керде.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев