Бүген, 9 декабрь — Ватан Геройлары көне!
9 декабрь — Ватан Геройлары көне — үзенең батырлыгы, намусы һәм хәрби бурычка тугрылыгы белән илебезне яклаган һәм яклауда дәвам итүчеләрне искә алу һәм хөрмәтләү көне. Бу истәлекле дата уңаеннан Актанышның 1 нче мәктәбендә эчтәлекле, тәрбияви һәм чын мәгънәсендә патриотик дәрес узды.
Чараның махсус кунагы — подполковник Георгий Николаевич Мокано — укучылар белән үзенең тормыш тәҗрибәсе, мөһим фикерләре һәм чын батырлык үрнәкләре белән уртаклашты.

Укучылар өчен үткәрелгән мастер-класс яктылыгы, тирән мәгънәсе һәм тәрбияви әһәмияте белән балалар күңеленә язылды, һәркемнең күңелендә көчле тәэсир калдырды, Ватанга хезмәт итүнең һәм геройлыкның әһәмиятен тагын бер кат искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев