Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

«Алтынчәч» балалар бакчасы нәни блогерлары бакча белән хушлашты

Актаныш районының «Алтынчәч» балалар бакчасы нәни блогерлары бакча белән хушлашты.

Тантаналы чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова да катнашты. Ул юл кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар биргән һәм нәтиҗәле эш алып барган балалар бакчасы мөдире А.М. Харисовага, өлкән тәрбияче А.Ф. Нуриәхмәтовага, нәни блогерлар тәрбиячесе К.В. Әдһәмовага, шулай ук әти-әниләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үз чыгышында ул балаларны җәйге ялларны хәвеф-хәтәрсез үткәрергә, юл кагыйдәләрен даими өйрәнергә һәм мәктәпкә баргач ЮИД отрядларында эшчәнлекләрен дәвам итәргә чакырды.

Нәни блогерлар уку елы дәвамында үзләренең кызыклы видеороликлары, чыгышлары белән актив катнашып килделәр. Алар әти-әниләре белән берлектә зур тырышлык күрсәттеләр: автомәктәпкә экскурсияләр, төрле акцияләр, күргәзмәләр, конкурслар алардан башка узмады.

Әти-әниләр комитеты тарафыннан да Л.Р. Мөхәммәтовага рәхмәт сүзләре яңгырады.

Афарин, балалар! Хәзер инде сез зур юлларга үзегез дә чыга башлыйсыз. Үрнәк җәяүле булыгыз, юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәгез, игътибарлы һәм имин йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев