Укучыларыбыз «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңүче һәм призер булдылар
Физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында гуманитар гимназия-интернатның 11 класс укучы Шәймарданов Әмирхан җиңү яулады!
Гимназияның 8 класс укучылары Маликов Раяз, Галиев Самир, 10 класс укучысы Ямалов Азамат, Актаныш 1нче мәктәбенең 9класс укучысы Харисова Айгөл, Кадет мәктәбенең 10 класс укучысы Латыпов Рамазан, Байсар мәктәбенең 7 класс укучысы Султанов Әскар, 8 класс укучысы Хайбрянова Рузалина призер булдылар!
Укытучылары: Маликова Резеда Тимергази кызы, Ямалов Филарис Фәнис улы, Мисбахова Радмила Райл кызы, Якупова Сәлимә Борһан кызы. Укучыларны, аларны эзерләгән укытучыларны, гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, 1нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын, Кадет мәктәбе директоры Илсур Индус улын, Байсар мәктәбе директоры Рамил Җәмигънур улын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев