Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
#БезнеңГеройлар

Иске Айман авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Әхмәтшин Альберт Әнвәр улына хәтер тактасы куелды

Бүген Актаныш районының Иске Айман авылында Чечен сугышы ветераны, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Әхмәтшин Альберт Әнвәр улының якты истәлегенә хәтер тактасы ачылды.

Әхмәтшин Альберт Әнвәр улы 1979 елның 24 сентябрендә Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. 1986 елда гаиләсе белән Актаныш районының Пучы авылына күчеп кайта һәм беренче сыйныфка укырга керә. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1994 елда Актаныш училищесына укырга кереп, трактор-машинист һөнәрен үзләштерә.

1997–1999 елларда армия сафларында артиллерист булып хезмәт итә, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Армиядән кайткач, Иске Айман авыл җирлегендә участковый булып эшли. Альберт Әнвәр улы Чечен сугышы ветераны да була.

2024 елның 12 мартында ул контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Взвод командиры вазифасында хезмәт итә. 2024 елның сентябрендә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Хәтер тактасын ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, Чечен һәм Әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугышчан дуслары, авылдашлары һәм мәрхүмнең туганнары катнашты.

Район башлыгы үз чыгышын сугышчан дусларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул Россия гаскәрләренең ил тарихында һәрвакыт батырлык һәм җиңү үрнәге күрсәтүен билгеләп, хаклык һәм җиңүнең безнең якта булачагына ышанычын белдерде.

— Бүген без монда Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән, үз гомерен илебез иминлеге өчен биргән якташыбыз Альберт Әнвәр улының истәлеген мәңгеләштерү өчен җыелдык. Аның батырлыгы онытылмаячак. Безнең бурыч — яшь буынга аның тормыш юлын, Ватанга тугрылыгын һәм батырлыгын җиткерү, — диде Ленар Зарипов.

Әхмәтшин Альберт Әнвәр улының исеме бүген туган авылы тарихында мәңгеләштерелде. Хәтер тактасы — аның батырлыгы һәм якты истәлеге киләчәк буыннар өчен дә саклансын дигән олы ихтирам билгесе.

Геройның якыннары һәм авылдашлары өчен бу көн — тирән кайгы белән бергә горурлык хисләре дә уяткан истәлекле вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев