Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Батырларны барлар чак!

24 апрель көнне Әтәс авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багшлап «Батырларны барлар чак» дигән кичә үткәрелде.

Кичәнең максаты- Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннарын, Әфганстанда, Чечняда һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең батырлыгын мәңгегә күңелләрдә калдыру, киләчәк буында Ватанны ярату, горурлык хисләре тәрбияләү иде.

Кичәгә кунак итеп МХО дагы егетләребезнең туганнары, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз һәм Чечняда хезмәт иткән егетләребез чакырылган. Авыл халкы белән егетләребезне чәкчәк белән каршылап, бергәләп авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә веноклар салдык.

 Җиңүнең 80 еллыгын каршылау буенча эшләнгән эшләр, күргәзмәләр белән таныштырдык, барлык авыл халкын, егетләребезне "солдат" боткасы белән сыйладык.

Тамак ялгап алганнан соң кичәнең төп өлеше башланды. Кичәнең эчтәлеге дә, шигырьләре дә бик урынлы сайланып, кичә тамашачы күңеленә үтеп керерлек булды диясе килә. Кичәбезне мәдәният хезмәткәрләре, укучыларыбыз башкаруындагы җырлар, шигырьләр бизәде.

Ямь өстенә ямь биреп әфганчы егетләребез башкаруындагы җырлар да искитмәле булды. МХО да булган егетебез Зәкиев Илсур үзе язган шигырьләрен укып, тамашачыларның күңелләренә кереп калды. Кичәбездә егетләребезнең әниләренә, туганнарына җылы сүзләр әйтелде, тизрәк сугышлар бетсен иде дигән теләкләр кат-кат әйтелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган әфганчы егетләребез ,МХОда һәлак булган егетләр хөрмәтенә бер минутлык тынлык тәкъдим ителде. Кичәбезне бөек Тукаебызның "Туган тел" җырын башкарып тәмәмладык. Соңыннан әфганчы егетләребез җирлегебездәге әфганчы һәм МХО да һәлак булган егетләребезнең каберләре янына барып догалар укыдылар, алар истәлегенә эленгән кадер такталары янында истәлеккә фотоларга төштеләр.

Шушы чараны оештыруда ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Г. Ганиевага, барлык авылдашларга, мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, медпункт, Әтәс авылының социаль хезмәткәренә, авыл советы кызларына, һәр кичәдә чәкчәк белән сыйлаучы Исхания апага аерым зур рәхмәт.

Рәхмәтләрнең олысы безнең чакыруны кабул иткән район Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Гатин Илсурга, егетләребезгә, авылдашыбыз Бадердтинов Илсурга, чарабызны матур видеолар белән яктырткан якташыбыз Гумиров Фирдәвис абыйга!

Гел шулай бердәм булыйк,бергә булыйк! Күк йөзебез һәрчак аяз булсын!

Мәүҗидә Гарипова, Әтәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев