Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап: Әткәм хатирәләре

Язмамны сугыш һәм хезмәт ветераны, 1923 елның 29 сентрябендә Яңа Җияш авылында туган, 1987 нче елда бакыйлыкка күчкән әткәм Заһертдинов Әзһәм Заһертдин улына багышлыйм.

 

 

22 июнь …. Бу вакыт табигатьнен ин гузэл чорлары. Бар донья яшеллеккэ кумелгэн, кондезлэрен куктэ оздереп сайраучы сандугач тавышлары... 
Бижады елгасынын башланган урыны, ягъни Караталлар (туган авылым Яна Жияш кешелэрен халык телендэ шулай атыйлар) телендэ «Су башы» авыл котулегенен туплау урыны булып санала.  Кон тошкэ авышканчы сыерларны урман куенындагы «Олы яланда» котэсен дэ, кондезен су эчерергэ, ял итэргэ туплауга куасын. Минем ише усмер малайлар узенчэлекле жаваплылык тоеп коту коткэннэн сон, мондый ялны зур туземсезлек белэн котеп ала идек. Авыл баласынын хужалыкта «кул арасына керэ» башлавы да шул котугэ чыгулардан башланадыр могаен. 
Усмер чак, тормышымнын бер мизгеле бугенгедэй хэтеремдэ, нэк менэ шул котудэ туплау выкытында, эткэм сойлэгэн хатирэлэре белэн уелып калган. Мина ул чакларда якынча 13-14 яшьлэр чамасы булгандыр.
Эйе,  бу кон нэкъ 22 июнь коне иде. Шундый матур, аяз, кояшлы кон иде бу. Элбэттэ мондый коннэрдэ котудэ ат ролен эткэмнен ИЖ-49 мотоциклы утэде. Яшемне чамалавым да шунда, бу вакытта мин «матайны» яхшы гына "иярли" идем инде.  Анын эржэсендэ коту кирэк яраклары белэн беррэттэн азык-толек, уллэннэр, жилэк жимешлэр салынган, Энкэм эзерлэп жибэргэн тэмле чэйлэр була иде. Жае чыкканда котугэ, безнен телдэ «транзистор» дип йорткэн, кул радиосын да ала идек.
 Сыерлар тупланып, тамак ялгап алгач яшел чирэмдэ ауныйм. Эткэм узенен радиосын боргалап, Казан сойлэвен «элэктерде». Эфирда дикторнын «Буген сугыш башланган кон» - дип сойлэве ишетелде. Хэбэрлэрне тынлап бетергэч, эткэм: «Минем буген сугышта ранин (яраланган) булган кон» - дип эйтеп куйды. Мин ана тобэлгэндэ, ул тирэн уйга чумып, монсу кузлэре белэн бер ноктага тобэлгэн иде. Бэлки ул бу вакытта, узенен 1942 елнын 22 июнь конендэ кичергэн хэллэрен бер мизгелдэ куз алдыннан кичергэндер. Сугышта булганнарны эткэм бер вакытта да сойлэргэ яратмаса да, мин балачак кызыксынуы белэн: «Эткэй сойлэ эле ранин булганны, сугышта булган хэллэрне» дидем. Ул: «И улым нэрсэсен сойлэйсен инде анын, сугышка киттек тэ, ранин булып, нимес жирлэрен таптап кайттык инде» - дип, узенэ генэ хас булган кеткелдэу белэн колеп куйды. Минем кызыксынуны сизепме, эллэ кунеле белэн эле генэ хэтереннэн кичереп уздыргангамы, экрен генэ 1942 елнын 22 июнь конен, ягъни яраланган конен, сойли башлады. Фронтнын кайсы сызыгында, нинди жирлектэ булуларын да сойлэгэндер инде эткэм. Минем хэтеремдэ Украина жирлэренен, Балаклея дигэн шэхэрме, авылмы исеме генэ жуелып калган иде. Балаклея дигэннэн сон, «балаклы, балыклы» дип колгэнем хэтердэ. 
Бу конне эткэм сойлэгэннэр бик каты дикъкад белэн тынлагангамы, эллэ безнен ише малайларга сугыш турында тынлау кызык тоелгангамы хэтеремдэ бугенгедэй сакланганнар: 
«Без сугышка 1942 елнын 5 июнь конне кердек, сугыш башлануга нэкъ 1 ел булуга, хэттэ сэгэте-минуты белэн 1942 елнын 22 июнь, иртэнге сэгать 4 тулып китугэ немец безнен якка ут ачты, жирдэн кутэрелергэ дэ момкинлек булмады, башта пушкалардан атты, куктэн самолетлар бомбага тотты, куп вакыт та узмыйча безнен тарафка бик куп санда немец танклары килде. Андагы тотен, тузан арасыннан, танклар артыннан чуты-чамасы булмаган немецлар кычкыра-акыра безнен якка килде. Бик каты сугышлар барды. Немецларнын берничэ атакасына каршы тордык. 
 Безне атакага кутэрделэр. Кулда винтовка иде…» 
Мин ара-тирэ балачак кызыксынулары белэн сораулар бирэм, «автомат бирмэделэрмени?» - дип сорыйм, «Нинди автоматлар эле ул вакытта улым, винтовка житсэ бик шокер, атакага кутэрелгэч егылган алдагы солдатнын винтовкасын алырга котеп торучылар окопта кала иде, бездэн алдарак сугышка кергэн  4-5 кешедэ, немец автоматы да бар иде» - дип, эллэ мина тынларга кызыграк булсын оченме, остэп куйды.  
«Шул атакаларнын берсендэ, мин булган жирдэн ерак тугел минамы, снарядмы шартлады. Башка бер нэрсэ дэ хэтерлэмим. Аныма килгэндэ битемэ су коела иде, кузне ачканда бик кочле, коеп янгыр ява хэм кон бик ямсез болытлымы, карангыланыпмы килэ иде.  Гэудэне селкетерлек тэ хэлем юк, ун як ботым бик авырта, аягым юктыр инде дип уйлыйм. Бик каты су эчэсем килэ. Ерактан ук ара-тирэ шартлау тавышлары ишетелэ. Якын тирэ тып-тын. Башымны борып кырыйга карыйм минем башымнан ярты метр чамасы немец танкы эзе узган. Шул эз буйлап авышлыкка таба янгыр суы ага. Ничек итсэ иттем, исэн аяк белэн гэудэмне аркама яткан хэлдэ этеп шул танк эзенэ башымны тошердем. Янгыр суы ургылып килгэн якка башымны борам, авызыма су тулу б-н йоземне оскэ борам. Шулай итеп купме су эчкэнмендер, хэтеремдэ дэ юк. Башымны эздэн алуга тагын анымны жуйганмын, ошеп китеп аныма килгэндэ кон яктырып киткэнгэ охшаган, эммэ бик болытлы, гэудэнен ун ягы ботка кадэр бик каты сызлый, су эчэсем килэ, янгыр туктаган. Башымны кабат танк эзенэ тошерэм, танк «башмагынын» чокырлы эзлэрендэ жыелып калган янгыр суларын башымны кучерэ кучерэ эчэм. Ун ботымны тотып карыйм, ботымда жэрэхэт, жэрэхэт уртасыннан кан саркыган, гимнастерка чалбары кибеп жэрэхэткэ беркэ башлаган. Жэрэхэттэн тубэн аягым исэн икэн димен. Ята торгач жэрэхэтне, чистарту, бэйлэу турында уйлыйм. Уземдэ бэйлэр очен бер нэрсэ дэ юк, киемнэр юеш. Купмедер яткач башымны кутэреп карарга тырышам. Якын тирэдэ 3-4 метр арада солдатлар ята, хэрэкэтсез, хэлэк булганнар инде. Баш очындарак, танк эзе беунча немец солдатынын шакмаклы сумкасы ята. Анын эчендэ жэрэхэт бэйлэу эйберлэре (перевязочный пакет) бар икэнен белэ идем. Эммэ урелеп алырга момкинлек юк. Миннэн ерак тугел эллэ минеке, эллэ башка солдатныкы, пычагы (штыгы) кидерелгэн яртысы балчыкка кумелгэн винтовка ята, арка б-н шуышып, ал белэн булмый, боттагы жэрэхэт алгы яктан булгач, винтовканы кулга алдым хэм штыгы белэн элеге сумканы  элэктереп уземэ алдым. Алланын рэхмэте тагын янгыр сибэли башлады, хэл генэ ява башлагач тагын шул ук ысул белэн янгыр суы эчтем. Жэрэхэт урынын уземчэ чистартып азапландым. Гимнастерка чалбарынын жэрэхэт урынындагы тишек жиреннэн штык белэн жырткалап жэрэхэтне немецнын бэйлэу пакеты белэн каплап, куйдым, бэйлэргэ хэл юк гэудэмне кутэреп булмый иде. Аякнын  жэрэхэтлэнгэн урыныннан тубэн олеше бер нэрсэ дэ сизми. Каргалар очыштыра, мэет чукырга жайлашканнар ахры дип уйлыйм. Бу конем тагын шулай узды. Тагын бер тон саташа-саташа уздырдым. Янгыр тоне буе яуып торды. Икенче тан атты, шулай ук болытлы иде, янгыр туктады. Бу коне  шулай ук тып-тын, ерактан гына ара-тирэ туплар шартлаган тавышлар ишетелеп куя. Бер торкем немец самолетлары астан гына очып узганын хэтерлим. Немецнын капчыгында сухарилар бар иде. Ни дисэн дэ ашыйсы да килгэндер инде, бугенгедэй хэтеремдэ бик тэмле тоелган иде алар. Мин аларны бер-ике кабым гына йоталдым, авызым кибэ иде. Бэхетемэ янгыр суы танк эзе чокырларында эле бар иде. Ярым саташып, ярым ынгырашып икенче тонем узды. Тан кояш чыгып атты. Ара-тирэ конгыз, каргаларнын кычкыру тавышлары ишетелгэлэде. Кон тошкэ авышканда кыштырдаган тавышлар ишеттем. Бар кочемне жыеп башымны кутэрэ тошеп шул якка карыйм, миннэн 15-20 метр чамасы ераклыктарак 12-13 яшьлэр чамасы бер кызчык нэрсэдер карап йори иде. Мин бар кочемне жыеп «девочка» дип кычкырырга тырышам, тавышым уземнен яннан ары китэ алмый. Кычкырырга тырышып, тончыгу катыш ютэллэу тавышынамы кыз башын мина таба борды. Мин «девочка помоги» дип эйтэ алдым. Ул эллэ ишетте, эллэ ишетмэде, бер мизгелгэ катып калды. Анын тос кыяфэте соныннан да  озак вакытлар куз алдымнан китми яфалады. Остендэ итэге жиргэ кадэрле диярлек тиеп торган, пычракка буялып беткэн, качандыр зэнгэр су тостэ булган кулмэк, э башындагы соргылт яулыгын битеннэн  уратып муенына бэйлэп куйган. Ул мина карап торган жиреннэн тиз генэ борылды да йогереп, чокырлы урында кумелеп куздэн югалды. Башымнан бу кыз курыктымы икэн дигэн уйлар узды. Хэтерлэмим бэлки озак та утмэгэндер, еш-еш сулап бер хатын-кызнын мина иелеп, «ранен сынок» дип, тагын нилэрдер сойлэнгэненэ кузлэремне ачтым. Анын янында теге озын кулмэкле кыз басып тора иде. Алар кабаттан икэулэп тиз-тиз генэ китеп югалдылар. Озак та утмэде озын арбага жигелгэн ат белэн, тагын бер хатын кыз ияртеп килеп тэ життелэр. Мине шул арбага кутэреп салып узлэренен йортына, аларча эйткэндэ, хуторларына алып кайттылар. Аякка немец снаряды кыйпылчыгы кереп, бот сояклэрен чэрдэклэгэн булган. Менэ шулай мине улемнэн алып калдылар инде алар”.
Бу кыз анда нишлэп йоргэн сон дип кызыксынуыма, эткэй, ул кызнын  энилэренэ ияреп килуен, хэм энилэренен хэлэк булган солдатларны кумэргэ жибэрелуен анлатты. Алар улелэрне кумеп, булган мылтык автоматларны шул арбага тояп кайтырга тиеш булганнар. Теге кызнын да ос киемнэре уле солдатларны ташуда булышып пычранып беткэн булгандыр курэсен. 
Бу вакытта фронт сызыгы безнекелэр чигенеп, бик ераклашкан була. Элбэттэ инде бу хутор тулысынча немецлар кулында. Бу авылда эткэй 2 ай буе урын остендэ ята. Кон аралаш диярлек йортка хэл белешергэ авыл полицае кереп йори. Таякка таянып аякка басу белэн, 1942 елнын август аенда, аны ат белэн шул Балаклея шэхэренэ алып китэлэр, аннан инде бик куп санда пленга алынган Совет солдатларын эшелоннарга тояп конбатышка таба алып китэлэр…алдагы язмыш немецнын «Шталаг-2А» концлагерына китерэ… 
Хэер,,, болары безнен семья очен аерым тарих булып саклана. 
Эйе, хэтеремдэ, телевизордан сугыш турында нэфис фильмнар караган вакытта эткэй караган жиреннэн торып, кузлеген яткан урынына ыргытып диярлек, экият …. дип сойлэнэ, сойлэнэ ойдэн чыгып ук китэ иде. Мин ул вакытта бер нидэ анламый идем, аптырый идем. Шунлыктан мондый тапшыруларнын ул бары тик документал булганнарын гына карый иде. 
Безнен очен Эткэйнен сугыш турындагы истэлекле хэллэре елга бер 9 май – Жину бэйрэме конне генэ эз-мэз мэгълум була иде. Чыннан да ел саен 9 майда безнен ойдэ бэйрэм була иде. Яр Чалы шэхэреннэн Энузэ апам белэн Габдулхак жизнэм, Актаныштан Илгиз абый белэн Ира апа, Богадыда яшэуче зур абыем Риф, Фэндилэ жингэм белэн Эткэйне бэйрэм белэн котларга хэр елдагычы жыелалар иде. Шул бэйрэмнэрнен берсендэ, мин эзрэк усэ тошкэч, эткэйнен немец жирлэрендэ булган хэллэрен тынларга туры килде. Бер сойлэвендэ ул кабат узен улемнэн коткарган Украина хатын-кызлары турында сойлэде. Мине яраланган хэлдэ кургэн кыз исэндер эле дип искэ алгач, зур абыем Риф: «Эткэй мин сине бу хуторга алып барып кайтам эле» - дип ышандырган иде. Шул ышанычлар белэн яшэгэндэ абыем Рифнен фажигэле тостэ безнен арабыздан мэнгелеккэ китуе, барыбызга караганда да, эткэм очен бик авырлардан булгандыр. Узе дэ шушы кайгылардан, абыйны жирлэгэннэн сон 3 ел булганчы, 1987 нче елда, 63 яшендэ каты авырып вафат булды. Яман чирнен узен билэп алуын ул узе анлагандыр инде. Ун аягындагы снаряд кыйпылчыгы, ябыгып калган ботында кабарып тора иде, хэм анын бик каты сызлавына тыныч кына зарланып ала иде. Шулай сонгы бер сойлэшулэрдэ эткэм мина: «Улым мин улгэч ботымны кисеп менэ бу немец кыйпылчыгын истэлеккэ алырсын яме» - дигэн иде, эммэ минем мондый эшкэ батырчылыгым житмэде, туганнарыма гына эйттем дэ, кискэлэмик инде дигэн карарга килдек. Эткэм бу немец «кургашын» узенен ботында 45 ел йортте, ун аягы икенчесеннэн бер сантиметр ярым чамасы кыска булса да, бер вакыттада зарланмады. Медицина олкэсендэ эшлэуче, Ижау каласында яшэгэн эткэмнен сенлесе Голсайра апамнын: «Сина Абзыкай инвалидность алырга кирэк, эйдэ эшлэтэм» - дип кыставына да кул гына селти иде.    
Эйе, безнен очен Эткэйнен истэлеклэре кыйпылчык кына булып калмады. Бугенге кондэ туган якларыма кайтсам, гомумэн районда да аны белгэн кем белэн генэ очрашсам да искэ алалар, гел унай яктан хэтерлэрне янарталар. Заманында «Коммунизмга» хужалыгында озак еллар эретеп ябыштыручы, механик булып эшлэу дэверендэ, яшел азык, он тегермэннэре бары да анын куллары белэн бастырылган хэм безнен очен анын хэйкэллэре булып тора алар. Хужалыкнын яшел азык – гранул ясау заводы гына ни тора. Шул заводны нигезеннэн башлап сафка бастырып, районда гына тугел республикага танылган хезмэт унышларыннан сон, анда эшлэучелэргэ орден-медальллэр олэшкэндэ дэ Эткэмнен башы иелмэгэндер, шокер итеп, исэн-имин туган жирлэренэ эйлэнеп кайтуы очен, узенчэ соенеп, Аллахка рэхмэтле булып  йоргэндер дип уйлыйм. Ник дигэндэ мондый зур булэклэргэ тэкъдим иткэндэ, Совет чорында зур эхэмияткэ ия булган, Эткэмнен тоткында булуы зур йогынты ясагандыр. Усэ тошкэч мина бу турыда, эткэм мэрхуменнэн сон, завод житэкчесе Гаянов Фикат абый шулай дия торган иде: “Берничэ тапкыр дәүләт бүләгенә язып карадым, биографиясендэ плиндэ булган дигэн суз булгач кире боралар” - дия торган иде.    
Эткэмнен кайчандыр тагын сойлэп узган хэтирэлэрен хэтеремдэ тотам, беренчесе: «Безне сугышка Камбарка аша, Эгержедэ икенче  эшелонга кучулэр белэн Ижау шэхэренэ алып киттелэр. Без Богады жирлегеннэн 8 кеше идек, Богадыдан тагын бер Заһертдинов бар иде эле. Эгержедэн Ижауга барган поезднын, чемоданнар куя торган киштэсенэ ук менеп яткан идем, йоклап киткэнмен, уянып китсэм, поезд туктаган, вагонда берэу дэ юк, чыктым, ары чабам, бире чабам, юк..., табалмыйм безнекелэрне. Шуннан берничэ офицер жыелып торган жиргэ барып, бар белгэн урысчаларым белэн хэлне анлаттым. Бер олкэн офицер мине: «Ты дезертир» - дип сугэ-сугэ кагазьлэр актарды да, фамилия исемнэремне язып алып, бер яшьрэк офицерга дэште: «Забери татарина» - дип мине ияртеп ук жибэрде. Шулай итеп мине чит солдатлар янына кушып куйдылар. Актаныштан килгэннэр берсе дэ юк иде». 
Икенче сойлэгэне: «Мин сугышка чыгып киткэндэ, энкэй мич арасына намазын, догаларын укырга кереп калды» - дия иде. Хэзерге кондэ шуны уйлыйм, бэлкем чыннан да, бик дини булган Голчирэ эбекэемнен догалары, Эткэмнен исэн калуында да сэбэпче булгандыр. Ник дигэндэ, вагонда йоклап калу сэбэпле, Эткэм икенче торкемгэ элэгеп, Украина фронтына озатылган. Авыр яралану, эсирлек, ачлык газапларын утсэ дэ, исэн-имин туган якларга эйлэнеп кайта алган. Э Богады жирлегеннэн Эткэм белэн, Ижау каласына сугышка эзерлек пункытына жибэрелгэн жиде солдатнын, берсе дэ туган жирлэренэ эйлэнеп кайта алмаганнар, барсы да 1942 елнын июль-ноябрь айларында Сталинград очен барган каты сугышларда яу кырында ятып калганнар. Алар турында Эткэм еш искэ ала иде.
Элекке вакытларда урып–жыю чорына Яр Чалы шэхэреннэн ярдэмгэ колхозга автомашиналар килэ иде. Коннэрдэн бер коне эткэм ойгэ, безнен авылда Голчирэ эбидэ квартирада торучы, узбушаткыч ЗИЛ автомашинасы шоферы, Йосиф исемле бер абыйны яртеп алып кайтты. Алар ындыр табагында танышканнар икэн. Хэм бу шофер эткэй яраланып яткан хутордан ерак тугел генэ, икенче бер хуторда туып ускэн булган икэн. Алар еш кына кичлэрен сойлэшеп утыралар иде. Бу хэл берничэ ел урып жыю чорларында дэвам итте. Эткэм еш кына сойлэвендэ Худоярова хуторы дип телгэ ала иде.
Бугенге кондэ уземнен балачак ваемсызлыгы, яшлек битарафлыгы очен битэрлим, исэн вакытта ныклап белешеп калмаганмын шул, Украинанын Харьков олкэсендэге хуторны, яралы солдатны тапкан, караган хатын кызларнын исемнэрен язып куйган булсам сон дип уйлыйм. Уземнен кызыксынуым белэн хэрби комиссариаттагы архивтан сугышка киткэн конен, нинди хэрби часткэ алынуын белешеп, тарих битлэрен актарам, кичлэрен  ойдэ интернетка керэм. Ни кузем белэн курим, эткэй сойлэгэннэрне раслаучы документларга тап булдым. Эткэй булган Украина коньяк-конбатыш фронтынын 38-нче армия, 9-нчы гвардия укчы дивизиясенен 167 укчы полкы батырлыклары турында коне-сэгате белэн язылган. Бу турыда документал хроника дивизия командиры генерал  А.П. Белобородов, 38 Армия командиры К.С.Москаленко, штаб начальнигы И.Х.Баграмян тарафыннан бик жентеклэп документлаштырылган. Э 1942 елнын 22 июнь коне «Снова наступление в годовщине ВОВ» дигэн баш астында, хэрберсе тарафыннан да аерым булек белэн тарихка кертелгэн. Анда язылганнар, 1942 елнын 22 июнь танында фашистларнын ничек итеп атакага кутэрелуе, Совет хэрбилэренен геройларча сугышулары, бер озлексез кочле янгырлар явып утуе, эткэм сойлэгэннэрне кабаттан раслый иде.
Хэр елнын 9 - май Жину бэйрэмен, семьяда бэйрэм итеп уздырсак, э 22 июнь конне ел саен авылым зиратындагы эткэй каберлегенэ килергэ тырышам, чонки бу кон – безнен очен аеруча тарихи кон, Эткэмне искэ алу коне, Хэтер коне….
 


Нэсим Заһертдинов
Актаныш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев