Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген, 1 июнь - Балаларны яклау көне

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.

                    Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы.


Бәйрәмнең тарихы


Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең рәсми туган елы булып 1949 нчы ел санала. Нәкъ шул елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясенең махсус сессиясе уздырыла, анда балаларны яклау көнен булдыру турында карар кабул ителә. Ә бәйрәмне карар кабул ителгән елдан соң билгеләп үтә башлыйлар: 1950 елда тантаналы чаралар дөньяның 51 дәүләтендә уза.
Ни өчен соң 1949 нчы елда балаларга багышланган бәйрәм оештыру зарурлыгы туган? Эш шунда ки, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң дөньяның төрле илләрендә балигъ булмаганнарның хәле коточкыч булган: аларның күбесе әти-әниләрен һәм йортларын югалткан, шуңа күрә урамда яшәргә, хәер сорарга яки урларга мәҗбүр булганнар. Балаларның кайберләре ачлыктан, кемдер авырулардан үлгән. Әлбәттә, мондый хәл битараф булмаган кешеләрнең игътибарын җәлеп итми кала алмаган.


Ни өчен балаларны яклау көнен бәйрәм итеп игълан иткән көнне түгел, ә 1 июньдә билгеләп үтәргә булганнар? Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, 1925 елның 1 нче июнендә үсеп килүче буынга багышланган бәйрәм идеясе барлыкка килә. Популяр тарих буенча, ул көнне Американың Сан-Франциско шәһәрендәге Кытай генконсулы АКШка күк астыннан (Поднебесная) килгән ятимнәрне таба һәм алар өчен җәйнең башлануын символлаштырган Кытай милли бәйрәме уңаеннан тантаналар оештыра (Дуаньу – аждаһа-көймәләр фестивале). Кытай дипломатының бу гамәле дөнья җәмәгатьчелегенә бик ошый. Бу вакыйга балалар өчен махсус бәйрәм оештыру идеясенең барлыкка килүенә ярдәм иткән дип санала.


1925 елның 1 июнендә тагын бер мөһим вакыйга була. Кытай генераль консулы ятимнәргә яхшылыкка ышаныч табарга ярдәм иткән арада, Женевада балалар проблемалары турында фикер алышу буенча беренче халыкара конференция уза. Бу факт шулай ук балаларны яклау көнен бәйрәм итү датасын сайлаганда да зур роль уйнаган дип санала. 
XX гасырның 50 нче елларына әйләнеп кайтыйк.... БМОда балаларны яклау көнен булдыру идеясен бәяләделәр. 1959 елга бөтендөнья оешмасы бала хокуклары декларациясен әзерләгән, ләкин ул бары тик тәкъдим (рекомендация) характерында гына булган. Ә 1989 елда БМО балаларга кагылышлы беренче халыкара-хокукый документ - Бала хокуклары турында Конвенция тәкъдим итә. Советлар Союзы Югары Советы бу документны 1990 елның 13 июлендә имзалый, ә ике айдан соң ул инде үз көченә керә.


Бәйрәмнең традицияләре


1 июньдә дөньяның күп кенә шәһәр-авылларында балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Гадәттә бу балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән концертлар, спорт ярышлары, балалар рәсемнәре күргәзмәләре һәм призлы конкурслар. Башкача әйткәндә, зурлар балаларны һәм яшүсмерләрне сөендерер өчен барысын да эшлиләр.


Ләкин балаларны сөендерү бу көнне олыларның бердәнбер кайгыртуы түгел. Балаларны яклау көнендә төрле хәйрия акцияләре һәм концертлар оештыру гадәти хәл. Мондый чараларда җыелган барлык акчалар балалар йортларына һәм хастаханәләргә (яки балигъ булмаганнар ярдәм көткән башка учреждениеләргә) китә. 
Шулай ук бу көнне теләк белдерүчеләр, волонтерлар гадәттә ата-аналарыннан мәхрүм калган һәм опекуннарсыз калган ятимнәргә, инвалид балаларга, табиблар күзәтүе астында булырга мәҗбүр булган балаларга «кунакка» киләләр һәм аларның мөмкин булган теләкләрен үтиләр. Еш кына кунаклар балалар өчен белем бирү семинарлары үткәрәләр, аларда, мәсәлән, хокукый һәм юридик грамоталылык турында аңлаешлы рәвештә сөйлиләр.


Моннан тыш, балаларны яклау көнендә «түгәрәк өстәлләр» уза. Бу очрашуларда гадәттә мөһим сораулар чишелә: ничек авыру балаларга булышырга, мохтаҗ сабыйларның яшәү шартларын яхшыртырга һәм башкалар.
Үсеп килүче буын турында кайгыртуның мөһимлеген истән чыгармыйк, киләчәк буынны лаеклы тәрбияләүдә, аларның проблемаларын хәл итүдә өлешебезне кертик!

Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе.     Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.

Фотографияләр- «Йолдызлык»-2024 бәйгесеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев