Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Аеш үз тормышы белән яши

Аеш авыл җирлегендә узган хисап җыелышында ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, проблемалар күтәрелде.

Авыл халкын борчыган
проблемаларны чишүдә район җитәкчелегеннән ярдәм сорадылар. Суның сыйфатын
яхшырту, урам юлын асфальтлау кебек эшләрне үз көчләренә генә башкарып чыгу мөмкин түгел.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева катнашты һәм чыгыш ясады:

– 2023 елда корылык килде, шуңа карамастан, Аеш җирлегендә яшәүчеләргә күпмедер күләмдә җиңелрәк булгандыр, чөнки хуҗалык ярдәм итә. Киләчәктә дә бердәмлектә, матур итеп яшәргә, эшләргә язсын, – диде һәм райондагы, илдәге вазгыять белән таныштырып узды.

– Җирлектәге оешмалар үз хезмәтен начар башкармый, шуларның эшчәнлеге белән бүген авылның яшәеше дәвам итә, – дип, “Нигез” җәмгыяте җитәкчесе Дамир Җәлилов шәхси секторда һәм хуҗалыкта терлек асрауның әһәмиятенә тукталды. Җир пайлары буенча да фикерен җиткерде.

Баш табиб урынбасары Светлана Корбанова халыкны үз вакытында диспансерлаштыру узарга чакырды, медицинага кагылышлы кайбер яңалыклар белән таныштырды.

 

Иганәчелек – изге гамәл

 

Махсус хәрби операциядә Аештан 6 егет катнаша. Рузил Маликов, Алгиз Хөрмәтуллин мобилизацияләнеп, Эльвир Ягудин, Ринат Галиуллин контракт төзеп, Азамат Галиев, Илдар Әхмәтдинов армиядә хезмәт иткәндә, килешү төзеп, СВОга килеп кушылган. Авыл халкы волонтерлык эшендә ярдәм итә, “Нигез” ҖЧҖ аларның гаиләләренә матди яктан булыша.

Җирлектә яшәүче өлкәннәрне, инвалидларны
кайгырту да хуҗалык белән берлектә башкарыла.

 

Мәктәп ябылса да...

 

Аеш авылында 177 шәхси хуҗалыкның 146сында яшиләр, 2 гаилә җәйгелеккә кайта. Пропискада монда булып, үзләре читтә яшәгәннәр белән бергә барысы 380 кеше исәпләнә. Авыл балалары кадет мәктәбендә, Актанышның беренче һәм икенче
мәктәпләрендә, Актаныш технология техникумында укыйлар. 4 егет армиядә хезмәт итә.

Бала саны аз булу сәбәпле, Аеш мәктәбе 2023 елда ябылган. Мәктәпкәчә яшьтә 11 бала бар, шуның 5есе Аеш балалар бакчасына, 2се Актаныштагы балалар бакчасына йөри.

Демографик хәлгә килгәндә, халык саны кимүгә таба. Кызганыч, әлбәттә. Мондый хәл районның күпчелек авыл җирлеген борчый. Узган ел Аешта 3 сабый туган, ә бит кайбер авылларда  бер генә туучы да теркәлмәгән. Җирлектәге 177 йортның 31е буш тора. Торак тапшыру планы да үтәлмәгән. Чаллы, Түбән Кама, Нефтекама шәһәрләреннән атна саен, җәйге чорда чираттагы ял вакытында кайтып торучылар шактый.

 

Мал асраган кеше

ач калмас

 

Җирлектә 31 гаилә сыер тота. Күпләп сарык, кәҗә, бозау
асраучылар да байтак кына. Алар – шәхси ярдәмче хуҗалык булып исәпләнә, бездә крестьян-фермер хуҗалыклары юк. Күпчелек халык “Нигез” җәмгыятендә хезмәт куя.

– Кешеләребез бик эшчән, күпләп мал асрыйлар. Мини-ферма программасы уңышлы эшли. Авылда 2015 елдан бу программа ярдәме белән 11 гаилә дәүләттән ярдәм алып, мал санын арттырды. 2023 елда аларга бер гаилә өстәлде. Икенче бер гаилә 2024 елда мини-ферма программасына керергә теләк белдерде, – диде Аеш җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов.

Сөтнең бәясе төшеп, борчуга салса да, халыкның яшәешен яхшыртуда ул әле дә зур роль уйный. Сөт сатып, хуҗалыкка акча кертү яхшырак яшәргә этәрүче стимул булып тора. Сату бәясе дә элекке дәрәҗәсенә җитеп килә. Дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелә. Шәхси хуҗалыкларда 275 баш мөгезле эре терлек
исәпләнә (2022 елда – 320).

Малның кимүенә елның коры килүе, печән, сенаж, фураж бәясе арту да сәбәп булгандыр.

Терлекчелек авыл кешесенең төп керемен тәшкил итә. “Нигез” хуҗалыгы, халыкка җиңел булсын дип, үзенең техникасы белән печәнен чабып, төргәккә кысып, аны өләшеп бирә. Саламнан өзми.

– Сыер көтүе, ике урамныкы берләшеп, җәй буе чыга. 35 хуҗалыкта сарык тота, әмма көтүгә чыгармыйлар. Бу олы проблемага әйләнде.
Сарыкларны урамга куып чыгаралар да, алар иректә йөри. Кисәтүгә карамастан, тәртип бозу кабатланып тора.
Районның адмкомиссиясенә дә
чакырттылар, соңыннан үпкәләп йөрделәр. Кайберәүләр көтү кайтканнан соң, малын урамга чыгарып җибәрә. Беренчедән, югалуы бар, икенчедән, күрше белән тарткалашуга китерә.

 

“Нигез” хуҗалыгы –

зур терәк

 

– Авылыбыз төзек авыллар рәтендә. Һәр хуҗалык үз капка төбен чистартып, үләнне чабып тора. Бакча артлары да күзәтүдә. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән өмәләр оештырыла. Җиңү паркын, үзәк урам яннарындагы, юл кырыйларындагы чүп үләне берничә тапкыр чабылды. Агач полосасы тәртипкә китерелде. Барлык авыл кешеләренә игълан итсәк тә, зират өмәсенә бик аз кеше генә чыкты. Үләнен чистарттык, куакларны кистек, шулай да зур агачлардан, куаклардан чистартасы күп әле. Анда барыбызның да туганнары ята. Берничә кеше белән генә күләмле эш башкарып булмый, – диелде җирлек башлыгының хисап чыгышында.

Бу эшләрне башкарганда “Нигез” хуҗалыгы техника белән булыша. Атнаның дүшәмбе көнендә чүп түгү машинасы килә, тоткарлыклар юк. Иске такта-бүрәнәләрне, тиресне гражданнар үз техникасы белән, яки “Нигез” хуҗалыгыннан техника алып түгә.

“Нигез” хуҗалыгының үз янгын сүндерү машинасы бар. Авылда чыккан янгынны сүндерүдә аның да өлеше бар.

 

Суның сыйфаты начар

 

– Корылык елы булуга карамастан, су белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыкмады. Җәйге чорда бакчага сибүчеләр аркасында, югары очка су җитмәү очраклары күзәтелде. 2003 елдан бирле авыл су белән тәэмин ителә, ләкин сыйфатын яхшыртасы бар. Күпмедер агызгач, краннан ул кызарып килә башлый. Грант акчасы алуга ирешсәк, яңа чыганагы табып, авылга чиста су китерү планы белән яшибез, – диелде.

2023 елда Татарстан урамында су трассасы “Гидросервис” оешмасы тарафыннан казып чистартылган, Ленин урамында бу эш “Гидросервис” оешмасы банкротлыкка чыгу сәбәпле, башкарылмый кала.

Урам юллары, һәр ел фасылының үзенчәлегенә карап, тәртиптә тотыла. Күп еллар элек үзәк урамга асфальт җәелгән, хәзер ул ватылып, яраксыз хәлгә килгән. Җыелышта шушы асфальт юлны каты өслек белән яңартуда район җитәкчелегеннән ярдәм сорадылар.

 

Социаль өлкә

 

Аешта балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, кибет, почта бүлекчәсе, китапханә
исәпләнә.

Почтада Әлфинә Халикова хезмәт күрсәтә. Пенсияләр вакытында таратыла. Күпчелек кеше коммуналь түләүне почта аша башкара, ләкин газета-журналларга язылуның проценты түбән. “Актаныш таңнары” газетасына 27 кеше язылган.

Аеш авылында мәчет эшли: якты, чиста, матур, җылы, газ белән җылытыла. Ураза һәм Корбан гаетләре мәчеттә үткәрелә.

Мәдәният йортында 3 хезмәткәр эшли, директоры – Ирина Гобәева. СВО зонасындагы егетләргә ярдәм йөзеннән, клубка җыелып, җылы оекбашлар бәйләделәр, хәйрия концерты оештырылды. Бүтән төрле чаралар да, кичәләр дә өлкәннәр һәм яшьләр катнашында үтә. Китапханәче Фәнҗия Закирова тарафыннан уздырылган чараларга китап укучылар тартыла.

Медпункт эшләп тора, Рәфинә Закирова авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә. ВОП табибы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Аеруча, урын өстендә ятучы авыруларга медицина ярдәме нык кирәк. Авыл халкының сәламәтлеген
кайгыртуга җаваплы карый, бөтен көчен бирә. Социаль хезмәткәр Гөлназ Хөрмәтуллина 6 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Сораштыруга караганда, аның хезмәтеннән канәгатьләр.

Авылда иң зур проблемаларның берсе – эчүчелек. Җирлектә 5 авыр гаилә исәптә тора.

Басма салырга ярдәм иткән Данис Дәүлиев, Фәрит Мирзаһитов, Фарил Исхаковка, соңгы юлга озату, зират чистарту кебек эшләрне оештыручы Рәфил Маликов, Илхас Әхмәтдиновка җирлек җитәкчесе рәхмәтен белдерде.

 

Финанс мәсьәләсе

 

Бюджетны формалаштыруда авыл җирлеге салым түләүчеләр белән турыдан-туры эшли башлаган. Исемлек бирегә килә, ярдәм сораган гражданнарга салым түләүдә булышалар. Урам утына акча вакытында түләнеп барылган, узган ел янып чыккан 16 лампа алыштырылган.

 

Үзара салым акчасына

башкарылган кайбер эшләр

 

Урам электр лампаларын алыштыру һәм ремонтлау, урам юлларын грейдер белән тигезләп тору, кардан чистарту, юлга ком салу, зират коймасын тотып бетерү, су трассасын 3 җирдән казып, өзеп, югары басым белән чистарту, зиратка чүп җыю контейнеры кую, урынын цементлап ныгыту.

 

Алга бурычлар

 

Сабантуй үткәрү мәйданчыгын төзекләндерү. Ритуаль хезмәт оештыру, күмү урыннарын карап тоту, Татарстан урамында урнашкан зират янына контейнер урнаштыру, юлны ремонтлау, карап тоту, кардан
чистарту, юл эшләрен проектлау, урам юлларын тигезләү, урамнарны яктырту, су чыганакларын
ремонтлау.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев