Төп нигезнең кадерен тоеп яшиләр
Илиза Сәлахова Кәшип һәм Асия Җәмиловлар Иске Кормаш авылында төп нигездә гомер итәләр. 8 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. 1974 елда өйләнешеп, бергә яши башлауларына ярты гасыр вакыт. 8 бала табып, аларга тәрбия, белем биргәннәр. Балалары тормышта үз юлларын табып, гаиләләре белән, төрлесе-төрле шәһәр һәм авылда төпләнеп калганнар. 16 оныкның олысына 21 яшь, иң кечесенә әле 1 яшь кенә.
Алар – чордашлар, Кәшип Мөхәммәтша улы 1951 елгы, ә Асия Хөснимәрдән кызы 1952 елда туган. Бер мәктәптә укыганнар, яшьлекләре клубта җырлы-биюле уеннарда катнашып узган. Шунда дуслашалар, фермада бергә эшләгәндә бер-берсен яхшырак белә башлыйлар. Алар гаилә корып, төп нигездә төпләнәләр.
Кәшип Җәмилов – һөнәре буенча механизатор. Хезмәт стажы – 48 ел. Озак еллар чылбырлы һәм көпчәкле тракторлар йөртә. Кыр эшеннән бушаган арада фермада эшли, терлекче хезмәтен башкара.
Асия Җәмилова савымчы булып хезмәт куя. 8 нче сыйныфны тәмамлауга 16 яшеннән фермада сыер сава башлаган. Хезмәт стажы – 37 ел. “Үрнәк” хуҗалыгының иң алдынгы колхозчылары исәбендә, мактаулылар рәтендә йөри алар. Медальләре, Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре шактый. Чит илгә туристик путевка белән бүләкләгәннәр.
Коммунистик хезмәт ударнигы. Икесе дә – хезмәт ветераны.
– Элек бала тугач бирелә торган ял ике ай гына иде. Ферма мөдире бу вакытны да көтмичә, сыер саварга чакырырга килә иде. Савым сыерлары күп, кул белән саварга кирәк. Тырыш савымчыларга эш җитәрлек.
Көнгә 3 тапкыр фермага барасы, кул белән сыер савасы. Шулай да бик күңелле иде. Яшьлек еллары, хезмәттәшләр сагындыра, – дип искә алалар.
КУЛ ЭШЕ ОСТАЛАРЫ
Кәшип абый гаиләдә ике апасы, энесе белән үскән. Ул дүртенче сыйныфта укыганда әтисе үлеп китә. Ишле гаилә “җиде терәүле” өйдә яшәп кала. Мәктәп яшеннән хуҗалык эшендә катнаша, ат белән чүмәлә тарттыра. Хезмәт белән чыныгып үскән егет, армиягә киткәнче йорт салып калдырган. Өйләнеп, гаилә ишәя башлагач, бергәләшеп, кече як өлешен өстәп салалар. Хуҗаның кулында һәрвакыт балта-пычкысы.
Эретеп ябыштыручы да үзе, андый эшкә кеше яллаганнары юк. Арбалар ясап куйган. Асия апа да кул эшенә оста. Урындык япмалары, кечкенә мендәр тышларын үзе бәйли. Матур бизәк үрнәкләрен интернеттан эзләп таба. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, бии.
БАЛАЛАР БУЛЫШЫП ТОРА
Хәзерге вакытта да эшсез тормыйлар, ике сыер, ике бо- зау, кош-корт асрыйлар. Күмәк эштә балалары, кайтып, әти- әниләренә ярдәм итәләр. Бәрәңге утыртканда, утаганда, күмгәндә, алганда, печән хәзер- ләгәндә алар булыша.
– Хәрәкәт кирәк; сәламәт булсаң, эшнең бер кыенлыгы юк.
Печән хәзерләү генә авырайды. Аяклар авырта, балаларга да кайтып йөрү җиңел түгел, – ди Кәшип абый. – Һәркемнең үз дөньясы, барысының бергә җыелуы сирәгрәк хәзер. 12 онык берьюлы кайткан иде. Алар белән әти-ә- ниләре. Сыябыз, Аллаһка шөкер, күңел иркен. Быел чиратлап кайтып, безне шифаханәгә җибәр- деләр. Алтын туебызга путевка бүләк иттеләр. Удмуртиягә ба- рып сихәтләнеп, ял итеп кайттык.
Гомергә дә санаторий күргән юк иде, бик күңелебез булды, – дип шатлыклары белән уртаклашты- лар.
КИРӘК ЧАКТА – ТЕРӘК
– Бер-беребезгә кирәк бу- лып, кирәк чакта терәк булып яшәдек. 50 ел бергә уздырган гомерне сизми дә калдык, ике- без дә эштә булдык. Колхоз эшеннән кайтып кереш юк иде. Иптәшем олы таянычым булды.Аннан да олы таяныч юк, кирәк чакта бергәләп киңәшләштек, кирәк чакта әрләштек. Дөнья булгач, әрләшми дә тормыйсың, җитмәүчелек аркасында килеп чыга. Нык әйбәт терәк булды, киңәшләшмичә бер эш тэ эшләмәдек. Хәзер дә шулай. Әтиләре малайларны эшкә өйрәтте, мин – кызларны. Кызлар да авыр дип тормады, утын яру, кисү, печәнгә йөрү, чүмәлә өю, басуда чөгендер үстерү – берсеннән дә калмадылар, – ди Асия апа.
Кәшип һәм Асия Җәмиловлар бер-берсенә сәламәтлек телиләр. Чынлап та, пенсияләр бетмәсен, тазалык чикмәсен икән лә ул. Сәламәтлек – иң кирәге.
ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР
Асия Хөснимәрдән кызына 39 ел каенана белән яшәргә туры килгән. 2010 елгы каенанасы Әминә Шәмсемөхәммәтова 103 яшенә кадәр гомер кичерә. Үзенең әнисе Разыя Мәрданова да 96 яшенә җитә. Шулар хәер-фатыйхасын алганга күрәдер, балалары тәртипле. Олы кызлары Инзилә исем- ле, 1976 елгы. Яр Чаллыда электр җиһазлары сату нокта- сында эшли. Уллары Дәниф – 1978 елгы. Казанда электрчы булып хезмәт куя. Хатыны белән 3 бала үстер- гәннәр. Гөлсәрия Гыйззәтуллина Әҗмәт авылында кияүдә. Каенанасы белән бер йортта го- мер итәләр, 2 бала үстерәләр. Почтада эшли. Ире – нефть оеш- масында шофер-механизатор. Камил – дүртенче бала, 1983 елгы. Ерак юлга йөри, шофер. Хатыны белән 2 бала үстерәләр. Яр Чаллыда яшиләр. Көлемсәр Сабирова Казанда, 3 баласы бар. Балалар бакча- сында кече тәрбияче. Тормыш иптәше – химия әйберләре җитештерү заводы эшчесе. Наил Яр Чаллыда. Заводта. хатыны белән 1 бала тәрбияләп үстерәләр. Алия Нигъмәтуллина ире белән 3 бала тәрбиялиләр. Икесе дә – завод эшчеләре. Наилә Җамалиева Яр Чаллы- да заводта электрүткәргечләр җыя торган цехта эшли. 2 бала- лары бар. Ире Ралиф Җамалиев – автор-башкаручы, тамада.
Һәрберсенең дә үз фатирлары, үз дөньялары. – Тәртипле булыгыз, кеше белән ачуланышмагыз, олы кешегә каршы сүз әйтмәгез, дип өйрәттек. Тәрбия бирүдә әнкәйнең йогынтысы зур иде. Безнең балалар аның үгет-нәсыйхәтен тыңлап үстеләр. Хәзер үзебез оныклар кайтканны көтеп алабыз. Алар белән чөкердәшүе бик рәхәт. “Әбекәй-бабыкай”, – дип кайтып керәләр, кочаклап алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев