Җан яралары кабат-кабат яңара
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга быел 35 ел.
Шактый вакыт үтсә дә, әлеге афәт бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башларын салган газиз уллары хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.
Безнең районнан да
Әфганстан сугышына әле тормышның ни икәнен дә ныклап аңламаган, мускуллары да ныгымаган 18-19 яшьлек 127 егет китте. Шуларның 6 сы туган якларына цинк табутларда кайтты. Исән кайтканнарының да кайберләре сугышта алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчте. Кайберләре гомерлеккә инвалид калып, тән сызлауларына түзеп яшәргә мәҗбүр. Әмма аларның барысын да бер хис, Туган илне ярату, патриотизм берләштерә. Алар бер-берсен ташламый, даими хәлләрен белеп торалар. Төрле чараларда катнашалар, аралашалар.
Ел саен әфганчылар көне якынлашканда, сәламәтлекләре какшаган хезмәттәшләренең хәлен белү дә, матур гадәткә әйләнде. Шушы көннәрдә без
районның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин, Адай авылында яшәүче әфганчы-ветеран Газинур Хаҗиев белән бергәләп, Уразай авылында яшәүче, икенче төркем инвалид Дилшат Галимуллинның хәлен белеп кайттык.
Ул бүгенге көндә таяк ярдәмендә генә хәрәкәтләнә.
Аяклары бик нык авырта ди. Шулай булса да, безне ачык йөз белән каршы алды. Хезмәттәшләр очрашкач, сөйләшеп сүзләр бетми, хатирәләр бер-берсенә ялганып, әйтерсең лә, шул вакыттагы вакыйгалар күз алдыннан үтә.
Әти-әнигә сиздермәдем
...Дилшат Галимуллин Уразай авылында Гамилә белән Миңнулла Галимуллиннарның биш балалы гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын механизатор булып башлый. 1985 елда армия сафларына алына. Комсомол юлламасы белән Ерак Көнчыгышка чик сакчысы булып билгеләнә. Хабаровск өлкәсендә учебкада була.
–Ул вакытта Әфганстанда сугыш бара иде. Үлеп кайтучылар да бар иде. Миндә дә әлеге сугышны үз күзем белән күрәсе килү кебек үзем дә аңламый торган хис барлыкка килде, – ди Дилшат абый.
– Курку хисе булмадымы?
– Ул хис бер кешедә дә булмый кала алмый. Әмма мин шунда барсам, сугыш бетәр кебек иде. Штаб начальнигы миннән: “Әфганстанга барасыңмы?” – дип сорагач, барам, дидем. Кешеләр туплангач, 1986 елда Әфганстанга керттеләр.
–Әфганстанга эләгүегезне әти-әниләрегезгә ничек хәбәр иттегез?
–Мин алардан яшердем. Борчыйсым килмәде. Апа-абыйларга да әйтмәскә куштым. Хатларымда да сиздермәдем. Ул вакытта Әфганстанда хезмәт итүчеләргә формалар тегә башладылар. Ул башкаларныкыннан аерылып тора. Минем бер фотоны күргән берәү: “Ооо, бу әфганчылар кия торган форма бит”, – дигән. Әни күңеле сизми каламы соң! Ул да минем барлык хатларымны да җыеп барган иде. Кайткач үзем яндырдым.
Бер секунд... иптәшең юк
– Дилшат абый, Әфганстанда үлем белән күзгә-күз очрашкан, иптәшләрегезне югалткан вакытлар күп булдымы?
– Үлем белән очрашулар да, иптәшләрне югалтулар да күп булды. Иң авыры – менә шул. Бергә сөйләшеп утырасың, бер секунд... иптәшең юк. Бу, психикага нык бәрә. Әмма үзеңне кулга алып, кабат алга барырга кирәк. Колонналарны озатып йөрдек. Безне вертолетлар белән тауга ташлыйлар. Кар өстендә ятасың. Палаткалар корасың. Разведка дошманның кайда күчәсен әйтеп тора. Шуңа карап безне күчереп йөрттеләр. Огнеметчик булдым. Взводтагы иптәш малай үлгәч, наводчик булдым.
Дилшат абый Әфганстанда ел ярым хезмәт итә. Сөйләргә яратмаса да, аның “Батырлык өчен” медаленә ия булуы, батыр, куркусыз хәрби булуын күрсәтә. Сугышта контузия алса да, кайтарып җибәрүләреннән куркып, госпитальдә дә ятмый. Хезмәт вакытын тутырып, туган авылына кайткач, Чаллыга китеп бераз эшли дә, әти-әниләре өлкәнәйгәч, авылга кайта. Хуҗалыкта механизатор булып эшли, аннан мәктәпкә электрчы булып урнаша, хезмәт дәресләреннән дә укыта.
Тормыш иптәше Лилия белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илнар әтиләре белән яши, иң зур ярдәмчеләре. Икенче уллары Динар гаиләсе белән Чаллыда гомер итә.
Сугышта алган контузияләр сәламәтлегенә нык тәэсир итә. Алда язганча, аның аяклары авырта. Аңа һәрвакыт ярдәм кирәк.
– Гел кешедән генә өмет итеп ятып булмый. Эшли алмаганны да эшләргә тырышкан булам. Госпитальләрдә дәвалану
курслары алам. Иптәшләрем дә киләләр.
Үзебезнекеләрне
ташламыйбыз
– Әфганчылар көне якынлашканда без үзебезнең инвалидлык алган егетләрнең өйләрендә булып, хәлләрен белеп чыгабыз. Дилшат белән без – классташлар. Солтангол авылыннан Айдар Арсланов янына да барачакбыз. 2018 елдан үзебезнең районда әфганчылар оешмасы оешты. Шул вакыттан башлап, Әфганстандагы сугышта һәлак булган, яисә шунда алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган егетләрнең торган йортларына истәлек такталары урнаштыра башладык. Бүгенге көнгә 41 истәлек тактасы куйдык. Әле сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, бу эшебезне дәвам итәчәкбез.
2018 елда мине шушы әфганчылар оешмасының җитәкчесе итеп сайлап куйгач, бар хыялым, әфганчыларга бер төрле итеп кием тектерү иде. Чөнки чараларга чакырган вакытта кем нәрсә булдыра, шуны киеп киләләр иде. 2019 елда район җитәкчеләре ярдәме белән 52 форма тектердек. Бу форма безгә аерым бер төсмер өсти. Очрашуларга медальләрне тагып, формаларны киеп килгәч, укучыларның күзләрендә кызыксыну ялкыны кабына, – ди Илсур Гатин.
– Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел. Ул еллар, вакыйгалар төшегезгә кереп йөдәтәме?
– Армиядән кайткан елларда бик еш керә иде. Төн уртасында торып утырган вакытлар да күп булды. Мин 1985 елда Чистайда укыган җирдән армиягә алындым. Киткәндә үк Әфганстанга эләгүемне белдем. Термез шәһәрендә өч ай хәрби өйрәнүләрдән соң, төнгә каршы машиналарга төяп, Хайратонга алып чыгып киттеләр. Колонналар белән йөри идек. Мин коры ризык ташыдым. Бер урап кайту унбишәр көнгә сузыла иде. Өч көн ял итәбез дә, тагын юлга. Әфганстанда бер ел да җиде ай булдым.
Җылы каршы алалар
– Сез хәзер очрашуларга еш йөрисез. Яшь буын сезне ничек кабул итә?
Газинур Хаҗиев:
– Февраль – хәрби-патриотик айлыгы. Шуның кысаларында мәктәпләрдә очрашуларга йөрибез. Төрле балалар төрлечә кабул итә. 9 февраль көнне Күҗәкә мәктәбендә очрашуда булдык. Зур гына авыл. Мәктәптә барысы унсигезләп бала. Барысы да җырлап-биеп, чарада катнаштылар. Атна башында Актанышның 2 нче урта мәктәбенә бардык. Анда инде бала саны күп. Очрашуга барысы да керә дә алмаганнардыр. Алар безне игътибар белән тыңлап утырдылар инде. Без инде яше җиткәч, сәламәтлеге мөмкинлек биргән ир-егетләр армия сафларында хезмәт итеп кайтсалар, бик яхшы булыр иде дигән фикерне алга сөрдек. Чөнки безгә дә армия олы тормышка аяк басарга нык зур этәргеч бирде. Хәзер уйлыйм, без ул вакытта унсигез яшьлек егетләр бит. Без Әфганстанга барырга ни өчен курыкмадык дигәндә, безнең югалтыр әйберебез юк иде. Барырга кирәк, барасы. Хәзер исә Украинадагы махсус хәрби хәрәкәткә гаиләле, балалары булган ирләрне җибәрәләр. Алар бит гаиләләре өчен дә җаваплы.
Ә сугышка кергәндә, әлбәттә, куркасың. Анда үзеңне дә, яныңдагы иптәшләреңне дә сакларга, кайгыртырга, бер-береңә ышанырга кирәк. Офицерлар да безнең белән землянкаларда яшәделәр.
Әфганстан безгә әйбер кадерен белергә өйрәтте, диләр алар. Иң авыры, эчәргә су булмау иде, дип искә алдылар. Илсур Гатин авылга кыш көне кайттым, чишмәгә кар ярып төшеп, туйганчы су эчтем, ди. Тау-таш араларында ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашулары да бүгенгедәй истә аларның. Шулай булса да кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган алар.
– Әфганчыларны шушы истәлекле көн белән котлыйм. Гаиләләренә сабырлык телим. Мул тормышта бердәм булып яшәргә язсын. Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен белик, – диде Илсур Гатин.
Очрашып-сөйләшү, хатирәләрне яңарту, дуслар белән аралашу алга таба яшәргә көч өсти. Үзеңнең кирәклегеңне тоярга ярдәм итә. Дилшат Галимуллин да үзенең хәлен белгәнгә рәхмәт әйтеп озатып калды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев