Әти, син тормышыбыз терәге
Бүген кадерле әтиебез Рафаис Мирфаяз улы Миргаязовның туган көне – юбилее.
60 ел элек Яңа Әлем авылында үзләренең тырышлыгы, гаделлеге белән дан тоткан Мирфаяз белән Гөлҗәннәт гаиләсендә, 3 бала янына 4нче булып, ир-бала аваз сала. Әнисә апасы, абыйлары Марсель белән Мирфәис янына төпчек бала, гаиләне тулыландырып, көтеп алынган сабый булып туа.
Дәү әтиебез ул чорда колхозга кайткан бик күп электр җиһазларын эшләтеп җибәрүче, һәрдаим ремонтлап, көйләп торучы алыштыргысыз энергетик була. Әтиебез аңа охшап физика-математика фәннәрен яратып үзләштерә. Мәктәптә узган спорт чараларында һәм сәнгать өлкәсендә актив катнаша. Волейбол, баскетбол түгәрәгенә йөри. «Иртәңге алтыда мәктәпкә китә идем. Дәресләр башланганчы берәр сәгать волейбол уйнарга җитешә идек», – дип искә ала ул үзе мәктәп елларын. Мәктәпне яхшы нәтиҗәләргә тәмамлаган егет ике дә уйлап тормый, Мәскәү энергетика университетының Казан филиалына укырга керә.
1983-1989 еллары Казанда югары белем алып, армия сафларында хезмәт итеп уза. Яшьлегенең иң гүзәл мизгелләре нәкъ шушы елларны эченә ала. Курсташлар, яңа дуслар белән уку йортында һәм тулай торакта уздырылган чараларда актив катнаша. Чараларның һәрберсе үзенчә кызык, эчтәлекле булалар, шуларның берсе әтиебезне булачак тормыш иптәше, әниебез Чулпан белән таныштыра. Егет семестрда алган теоретик белеменә таянып, җәйге һәм кышкы каникулларда төрле районнарны электр линияләре белән тәэмин итүдә өлеш кертә. Бу, бер яктан тәҗрибә туплау булса, икенче яктан, яңа тормышын кайгыртып, керемен яхшырту булып тора.
1989 ел әтиебезгә яңа җаваплы адым белән истәлекле. Шушы елдан әниебез белән язмышлары уртак, уй-фикерләре бербөтен. Бергә куйган максат-хыяллары ирешелеп, үзләренә генә хас тәм һәм ямь биреп торырлар. Яшь гаилә 1990 елда Актанышта
төпләнә. Шул вакыттан башлап, Түбән Кама электр челтәренең Актаныш бүлекчәсендә бүгенге көнгә кадәр участок мастеры вазифасын башкара. 35 ел эчендә Рафаис Мирфаяз улы, үз һөнәренең остасы булып, тырыш хезмәте өчен оешмада, район алдында зур хөрмәт яулый. Электр челтәре оешмасыннан һәм район хакимиятеннән бирелгән Мактау кәгазьләре, «Мактаулы хезмәткәр» медале һәм башка бүләкләр шуны дәлилли.
«Бар дөнья – ул театр. Ә без исә шул театрның актерлары», – дигән Уильям Шекспир. Әтиебезнең дә тормышында башкарган рольләре биһисап: яратучы, игътибарлы ир, бик яхшы әти, дәү әти, абый, энекәш, җизни, баҗа, дус, хезмәттәш, күрше һәм башкалар. Барлык шушы рольләрне аеруча бер сәләт белән башкара әтиебез, тормышыбызны тирән
мәгънә, ярату, җылылык белән тулыландыра, барчабызны да бәхетле итә.
Барлык фикерләрне, хисләребезне бер кечкенә мәкалә эченә сыйдыру мөмкин түгел, билгеле. Әмма шушы юлларны язганда татлы хатирәләрне искә төшерү – зур бәхет һәм Аллаһтан насыйп булган кадерле бүләк.
1993 елның кышкы иртәсе. Комсомол урамы буйлап яшь егет ике улын чанага утыртып, балалар бакчасына юнәлә. Бер сәгатенә, бер чанада утырган улларына карап куя. «Менә машина алырмын да, «чажж» итеп кенә илтеп куярмын», – дигән йөгерек уйлар каршыга очраган дус-ишләренең сәламе белән бүленә. 1997 елның яз айлары. 5 ел сизелми дә үтеп киткән, балалар инде мәктәпкә әзерләнә, йорт-курасы җитешкән, менә мунчасы, менә бакчасы. Кайчан гына утырткан агачлар да җилгә бирешмәс булганнар. 2000 елның апрель ае. Телефон шалтырый, телефоннан әйтелгән «Сезнең кызыгыз бар. Котлыйбыз», дигән тыныч, гади тәбрикләү сүзе әти күңелен айкап ала. Сөенечтән кинәт көчле куллары белән янәшәдә торган улларын икесен бергә кочаклап ала. Күңелендә булган хисләрне җир шарында булган телләр белән аңлатып булмый, ике малай янына тагын бер җимеш, бер шатлык, бер җаваплылык өстәлә.
Хәзер инде барыбыз да гаиләле. Әти-әниебез өчен һәрбер истәлекле дата кадерле. Күңелләренә рәхәтлек, җанга шифа бирә. Тормышта булган һәрбер шатлык, киләчәккә ышаныч алып килә. Эшләп тапкан хәләл мал тагын да тәмлерәк, тормышны тагын да ямьлерәк итә, яшәгән һәр мизгел төрле төсләргә буялып, шул күңел диварында урын ала.
Әтиебез! Син әниебез белән бергә безнең күңел галереясындагы сурәтләрнең рәссамы, тормышыбызның терәге булып яшисең, туган йортыбызга
кайчан кайтып керсәк тә, һәрчак тату, җанга якын җылы атмосфера. Болар, әти, синең төпле фикер белән тормышны алып бару нәтиҗәсе. Алга таба да әниебезнең куңел җылысын, назын, безнең, балаларыңның, игътибарын, яратуын тоеп яшәргә язсын! Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, бәрәкәт, күңел тынычлыгы һәм ике
дөнья бәхете насыйп итсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Чулпан һәм балаларыгыз Ренат, Азат һәм Резеда гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев