Авылда да мөмкинлекләр җитәрлек
Ришат – 1971 елда Иске Җияш авылында Язилә һәм Закирҗан Миргалимовларның ике кызларыннан соң туган, көтеп алган уллары.
Ришаттан соң, гаиләне тулыландырып, тагын бер малай туа. Балалар үзара дус-тату, туганлык хакын хаклый торган, хезмәт сөючән булып үсәләр.
Ришат Теләкәй мәктәбен тәмамлагач, 1989 елда армия сафларына алына. Германиядә өлкән сержант булып хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, каядыр китү уе башына кереп тә карамый. Мәктәптә укыган вакытта ук трактор йөртү таныклыгы алган егет хуҗалыкта эшкә кала.
– Гомер буе механизатор булып эшләгән әтием Закирҗан янында тракторга утырып йөреп, туган җиргә, басу-
кырларга мәхәббәт уянгандыр. Шуңа да авылда калдым. Башта ДТ-75 тракторына утырдым. Аннан Белоруска күчтем. Ел әйләнәсе Теләкәй фермасындагы малларга азык кертәм. Бер көн дә ял итеп булмый. Алайса маллар ач кала, – ди Ришат.
Авыл кешесенең эш сәгате таң атканчы ук башлана. Ришат та иртүк торып, фермага ашыга. Үзен мөгерәп каршы алган малларга сәлам биреп, азык таратуга тотына. Азыкны көнгә ике тапкыр тараталар.
Төп хезмәтеннән тыш, Ришат кичке якта Иске Җияш һәм Теләкәй авылы халкыннан сөт җыя. Аны хуҗалыкка тапшыра. Авыл кешесе эшкә уңган булса да, сүзгә саран шул. Ришат та эшен бер-ике сүз белән аңлатып бирүдән узмады.
Тормыш иптәше, авылдашы Эльвира белән 1999 елда гаилә коралар. Эльвира Теләкәй мәктәбендә укытучы булып эшли. Бер-бер артлы уллары Илфат, аннан Рифат туа.
– Малайлар тәпи йөри башлау белән минем янда үстеләр. Шуннан техникада йөрергә кызыкканнардыр, димен.
Уллары Илфат та, Рифат та Теләкәй мәктәбен тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем алганнар. Илфат техникумны тәмамлагач, Мәскәүдә армия сафларында хезмәт итә. Кайткач “Таң” хуҗалыгында эшли башлый. Бөртек суктыру комбайнына утыра.
Рифат та кулына диплом алгач, хуҗалыкта эшкә кала. Ура торган комбайнны иярли.
Бүгенге көндә Илфат Актаныш технология техникумында укыта. Рифат Чаллыда эшли. Ә җәйгә алар икесе дә туган авылларына ашыгалар. Урып-җыю чорында хуҗалыкта хезмәт куялар.
– Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел. Анда хезмәт куючыларга рәхмәттән башка сүз юк. Миргалимовлар хакында да җылы сүзләр генә әйтә алам. Тырыш егетләр, – диде “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов.
– Улларымның туган җирне яратулары, хуҗалыкка ярдәм итәргә тырышып йөрүләре белән горурланам. Алар – минем терәкләрем, – ди Ришат үзе дә.
– Авыл җирендә яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлекме, хезмәтегезне күрәләрме, бәялиләрме?
– Барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Эшләгәнне күрәләр, бәялиләр. Авылда яшәгәч, мал-туар асрыйбыз. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Балалар да булыша. Тормышыбыздан канәгать, – ди Ришат.
– Яшьләргә теләкләрегез...
– Нәрсә әйтим, читкә китеп тә бер бәхет тә, рәхәт тә күрмәгән кешеләр бар. Туган авылында калып та, бик рәхәт итеп яшәүчеләр күп. Рәхәт итеп эшләп, хезмәтеңне күреп торгач, аннан да яхшырак әйбер юктыр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев