Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Авырлыклар күреп яшәгән дәү әни

Актаныш туган як музеенда үткәрелгән чарада Фаил Газетдинов дәү әнисе турында тәфсилләп таныштырды.

Очрашуда сугыш ветераны Нурҗиһан Хәбибрахман кызын искә алдылар.

Нурҗиһан Газетдинова 1920 елда Башкортстанның Краснокама районы Яңа Актанышбаш авылында туган. 2 яшендә әнисе вафат була. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Кечкенәдән михнәт күреп үсә, ашарга җиткерә алмаганнар. 1939 елда Ленинградка акча эшләргә дип чыгып китә. Анда Шаһинур исемле бертуган абыйсы яшәгән, шуның янына барып урнаша. Акча эшләмәкче була, ләкин, озак та үтми, илдә сугыш башлана.

 

азык-төлек складларын бомбага тоталар

 

Эш яшендәгеләрне шәһәрдән чыгармыйлар. Кечкенә балалы гаиләләр генә эвакуацияләнә. Абыйсы заводта эшли, кыз – кочегар. Гражданнарга – 125 грамм, завод эшчеләренә, көнлек норма, 225 грамм ипи бирәләр. Дошман иң башта азык-төлек складларын бомбага тота. Шәһәрдә ашарга калмый.

– Блокада вакытында абыйсы вафат була, дәү әни аның җирләнгән урынын югалта. Бертуган энем Раил Ленинградта укыганда Шаһинур абыйның каберен эзләп тапты. Ике ел элек мин дә Санкт-Петербургка барып, шушы блокадага багышланган музей белән таныштым. Аны карап йөргәндә күңел тула, күзләр яшьләнә. Музейда эмоция шулкадәр көчле бирелгән, тыныч кына йөреп булмый, – диде оныгы Фаил Газетдинов.

Нурҗиһан Хәйбрахман кызы инженерлык гаскәргә алына, саперлыкка укый. Миначы (минер) – аның төп белгечлеге. 1942 елның 10 июненнән минер буларак сугышка керә. Ленинградны немецлардан азат иткәч, алар шушы эшне дәвам итәләр. Тирә-яктагы бөтен урманнар минадан тора. Минерга аз гына да ялгышырга ярамый, чөнки кечкенә бер хатасы да гомергә тиң. Ленинград, Финляндия урманнарын йөреп чыгалар. Миналарны зарарсызландырганда бик күп кенә иптәшләрен югалта. Ленинград – Балагое тимер юлын төзүдә катнаша.

 

Тормыш иптәше дә

Бөек Ватан сугышында

катнашкан

 

Туган ягына кайткач, кыз Таҗетдин исемле фронтовик егет белән якыннан танышып, озакламый гаилә коралар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Таҗетдин Газетдин улы дошманнарны җиңүдә батырларча көрәшкән. Оныгының дәү әтисе турындагы хатирәләре якты, җылы хисләр белән сугарылган:

– Дәү әти 1942 елда фронтка китә. 18 яше тулгач, Сталинград сугышына эләгә. Коточкыч бәрелешләрдә катнаша. Немецлар Сталинградны Идел елгасына таба кысып бетергәннәр. Дәү әти оборона тота. Башта – солдат, аннан пулеметчы була. Пулеметчылар, снайперлар, саперлар – сугышта дефицит кадрлар. Алар атака башлаганда да, оборонада да утлы корал белән дошман явын бастыралар.

Сугыштан каты яраланып кайта, таяк белән генә йөри. Дәү әти дә, дәү әни дә: “Ачлык килә күрмәсен, сугыш чыга күрмәсен, – дип гел әйтәләр иде. – Тыныч тормышта гына барлык эшләрне башкарып була”.

 

Хезмәт һәм патриотик тәрбия

 

– Икесе дә кечкенәдән үк эшләп үскәннәр. Балалары тугач, ике тапкыр янгын чыгып, өйләре яна. Аннары дәү әти инсульт кичерә. Авырлыклар күреп яшәсәләр дә, балаларын аякка бастырганнар. Безне, оныкларын, яхшы киңәшләрен биреп үстерделәр.

Илебезне яклап, саклап көрәшкәннәрнең батырлыгын онытмаска кирәк безгә.

Бөек Ватан сугышының тетрәндергеч вакыйгаларын хәтердә яңартып торыйк. Яшь буында патриотизм хисе тәрбияләнергә тиеш.

Филиза СәлахоВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев