Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Балалар иминлеге – уртак бурыч

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе барлык авыл җирлекләрендә дә күчмә утырышларын үткәреп чыкты. Безнең иҗат төркеме Яңа Әлем авыл җирлегендәге утырышта катнашты.

Мәдәният йортында узган утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Дилбәр Әнвәрова ата-аналарга аны уздыруның максатын аңлатты. Төп бурыч балаларның иминлеген кайгырту, дип ассызыклады.

– Мототехникаларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә йөрүче балалар барлык җитәкчелекне борчый. Шуның өчен без аларның ата-аналары белән йөзгә-йөз очрашып, аңлатуны максат итеп куйдык. Балалар мототехника чараларына йөртү таныклыгы, экипировкалары булмыйча
утырырга тиеш түгелләр. Балаларның үзләрен генә түгел, башкаларны да саклау йөзеннән дә үткәрәбез бу утырышларны. Чөнки саф һава сулап, әкрен генә йөргән әби-бабайлар, урамда йөрүче балалар бар. Мототехникада йөрүче балалар аларны бәрдерергә мөмкин.   

Ата-аналардан: “Алайса
нишләп сатуда бар, сатуда булгач без нишлик, балалар кызыга”, – дигән сораулар да керде. Әле сатуда булу, йөртү таныклыгы булмыйча һәм тиешле экипировкасыз мототехникага утырып, зур юлларда йөрергә ярый дигән сүз түгел. Яше җиткәч, йөртү таныклыгы алгач, юл йөрү  
кагыйдәләрен үтәп кенә йөрсеннәр, дигән максат куябыз.

Шулай ук балигъ булмаган балалар катнашында җинаятьләрне булдырмау өчен дә аңлатулар алып барабыз, – диде Дилбәр Әнвәрова.

 

Башкаларны да куркыныч астына куялар

 

Район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләүче әйдәп баручы белгече Айзат Муллаяровның үтемле чыгышы барлык ата-аналарга да барып җитәрлек булды.

– Балигъ булмаган балаларның мототехника чараларында йөрүе барыбызны да нык борчый. Чөнки әлеге техникалар белән балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре әледән-әле булып тора.

Мототехника белән идарә итәр өчен махсус таныклык булырга тиеш. Әгәр полиция хезмәткәрләре сезнең балагызны мототехникада йөргәндә тоткарлыйлар икән, әти-әнигә беркетмә төзелә, ул балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә җибәрелә. Без аны комиссия утырышында карыйбыз. Техниканы тиешле документсыз идарә иткән өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф,  ә балигъ булмаган балага техника биргән өчен әти-әнигә 30 мең сум штраф каралган. Бала үзе балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куела.

Тагын шунысына да игътибар итәргә кирәк. Мототехникада йөрүче үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Югары тизлек белән мотоциклда чабучыга бәрелмим дип, бер гаебе булмаган машина шоферларының юл читенә төшеп китү очраклары да бик күп. Мотоциклда чабучы бу балалар – ата-ана тәрбияләп үстергән эгоистлар. Мототехника алып бирергә бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитәргә мөмкин. Әмма баласының гомере кадерле булган, башка кешеләрне уйлаган ата-ана бу адымга бармый.

Мотоциклда җилдерүче балалар артыннан берәү дә: “Әй, нинди акыллы бала”, –   дип калмый. Киресенчә: “Кая чаба инде. Бәрелеп үлә бит”, – диләр. Балаларыгызга техника алганнан гына дәрәҗәгез дә, статусыгыз да үскәндер, дип уйламыйм. Балаң төнлә мотоцикл белән чыгып киткәч, ни йөрәгең белән тыныч ятып була?! Алар өйдән чыгып киткәч, гел икенчегә әйләнәләр. Сырасын да эчәләр, тәмәкесен дә тарталар. Сиздерми генә балаларыгыз артыннан барып карасагыз, сез балагызны танымаячаксыз да.

Җәйге чорда балалар өчен комендант сәгате кичке сәгать 11гә кадәр.  Бу вакыттан соң алар урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгелләр. Апа белән дә, абый белән түгел, нәкъ менә әти-әни белән генә йөрергә рөхсәт ителә.

Нинди генә булса да, бала – сезнеке. Балаларыгызны
саклагыз. Алар белән сөйләшегез, аңлатыгыз, – диде.  

 

Читләр дә күп килә

 

Әлем авыл җирлеге район үзәгенә якын урнашканлыктан, борчу-мәшәкатьләре дә шактый. Моны авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов та шулай ди.

– Җирлектә яшәүчеләрнең утыз процентын балалар һәм яшьләр тәшкил итә. Алар арасында велосипедларда, мототехника чараларында йөрүчеләр дә күп. Әлеге җыелышка ата-аналар, кунакка кайткан балаларның туганнары чакырылды. Биредә сөйләгәннәр аларның күңеленә үтеп кереп, балаларына да аңлатырлар дип ышанабыз, –  ди ул. –   Балалар алларын-артларын карап тормыйлар, чабалар. Яңа Әлем аша Иске Әлем, Чишмә авылларына асфальт юл уза. Шул юлдан йөриләр. Биредән җиңел машиналар гына түгел, йөк машиналары да хәрәкәт итә. Җәйгә чыккач  балалар өчен борчу арта. Кунакка кайтучылар да күп. Мөмкинлеге булган әти-әниләр, әби-бабалары мотоцикл алып бирәләр. Шунысы сөендерә, малайлар каска киеп йөриләр. Кимәгәннәренә туктатып, кисәтү ясыйм.

– Кичләрен рейдларга чыгасызмы?

– Чыгабыз. Үзем дә даими йөреп торам. Районда ЮХИДИ инспекторларының азаюы үзен нык сиздерә. Әгәр алар авыллардан да урап китсәләр, яшьләр шөлли, мототехникага утырмый башлыйлар.

– Сезнең җирлеккә мототехникада йөрүчеләр чит авылдан да киләләрме?

– Киләләр. Актаныштан басу юлы буйлап пырылдатып өчәр мотоцикл белән килеп керәләр. Авыл арасында булса да әкренрәк йөрмиләр, күзләренә ак-кара күренми, чабалар.

– Балаларның ялын күңелле уздыру өчен җирлектә мөмкинлекләр җитәрлекме?

– Мәдәният хезмәткәрләре чараларны уздырып торалар анысы. Әмма авылда спорт мәйданчыгы булмау үзен нык сиздерә. Ул булса, балалар да, яшүсмерләр дә вакытларын шунда спорт уеннары уйнап үткәрерләр иде. Әгәр мәктәп территориясенә ясасалар, мәктәпкә дә файда булыр иде. Безнең җирлек яшьләре спортны нык яраталар. Ярышларда да алдынгы урыннарны бирмиләр.

Дилбәр Әнвәрова утырыш ахырында балаларның
җәйге яллары исән-имин узып, 1 сентябрьгә тыныч күңел белән килерлек булсын иде, диде.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев