Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Балаларны куркыныч хәлләрдән саклау кагыйдәләре

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре, каникуллар балалар һәм олылар өчен искиткеч күңелле вакыт. Бу чорда күпчелек балалар олылар игътибарыннан читтә кала. Балаларны куркыныч турында кисәтү- ата-аналарның бурычы.

          Сез өйдә юкта йортыгызыга килеп  сезнең исемнән беркем дә теге яки бу әйбер, акча сорап килмәячәген балаларыгыз белеп торсын. Кем генә ишек шакымасын- хат ташучы, табиб, полиция, сантехник, электрикмы, балагызның берәүгә дә ишек ачмаска тиешлеген аңлатыгыз. 

          Балаларыгызга биш төрле очракта «Юк» дияргә кирәклеген өйрәтегез:

* таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска,
*  ничек кенә үгетләсәләр, кызыклы тәкъдим әйтсәләр дә таныш булмаган кешеләр белән беркая да бармаска,
* таныш булмаган кешеләр белән машинага утырмаска,
• караңгы төшүгә урамда уйнамаска,
* таныш булмаган кешеләр белән  подъездга, лифтка кермәскә.


               Чит кеше балага исеме белән эндәшеп, әнисе кушуы буенча килгәнен әйтсә, мультфильмнар карарга чакырса яки конфет тәкъдим итсә шунда ук баш тартырга. Куркыныч ситуациягә таруын аңлау белән "Мин аны белмим!" дип кычкырырга кирәк. 

              Ата-аналарга балага аның  артыннан беркайчан да, бернинди шартларда да мәктәпкә, өенә яки ишегалдына таныш булмаган кешене җибәрмәячәген аңлату мөһим.  Андый кеше үзен кем генә дип атаса да, шунда ук кеше күп булган урынга йөгерергә, әти-әнисенә шалтыратырга яки полицейскийга мөрәҗәгать итәргә кирәк.


              Яшүсмерләр иминлек максатыннан түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы:
• өйдән чыгып киткәндә, кая баруын һәм аның белән ничек элемтәгә кереп булуын һәрчак хәбәр итәргә,
* таныш булмаган компанияләргә кермәскә,  очраклы танышудан, чакырулардан качарга,
* өйгә кайтырга чыкканда, бу хакта әти-әнигә телефон аша хәбәр итәргә.

           Ата-аналар, балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуына игътибар итегез.
Балагызның шикле әдәбият һәм видео продуктлар кулланмавын тикшереп торыгыз. Баланың интернетта аралашуын чикләгез һәм контрольдә тотыгыз.
Балаларга пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
Балаларны боз өстендә ялгыз калдырмагыз.
Балаларны кичке һәм төнге вакытларда ялгыз калдырмагыз.


Баланы урамга чыгарганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерегез:
* машиналар йөри торган юлда бары светофорның яшел төсе янгач, җәяүлеләр кичүе буенча чыгарга, ә җайга салынмый торган киселешләрдә – тротуарлар һәм юл кырыйлары линиясе буенча һәм маневр куркынычсызлыгына инанганнан соң гына икенче якка чыгарга, барлык автомобильләр туктап, җәяүлеләрне үткәрә башлагач кына кузгалырга,
*парковкаланган автомобильләр, кар көртләре, куаклар юлны каплап торганда чыкмаска,
* юл янында уйнамаска һәм юлга кадәр шуа торган тауларда уйнамаска,
* җәмәгать транспорты артындагы такталарга ябышып йөрмәскә,
* җәмәгать транспортыннан төшкәндә аны алдан да, арттан да әйләнеп чыкмаска, ә автобус, троллейбусның киткәнен көтәргә һәм шуннан соң гына машина йөрү өлешен узарга кирәк,
* яктылык кайтагыч элементлары булган киемнәр кияргә онытмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев