Башкалар хакында да онытма
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Светофор” яшь инспекторлар отряды әгъзалары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыкты.
Аларның максаты, укучыларның җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүләрен тикшерү иде.
Әлеге уку йортында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча ныклы эшчәнлек алып барыла. Күптән түгел, биредә махсус сыйныф та ачылды.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты Актаныш авылының читендә урнашканлыктан, һәм бирегә башка авыллардан да балалар килеп укыганлыктан, укучыларга автобусларда йөрергә туры килә. Ә җәмәгать транспортында йөрүнең үзенең кагыйдәләре бар. Аларны үтәп йөргәндә генә үзеңә дә, башкаларга да хөрмәт булачак. Автобусларда башкалар да булуын бервакытта да онытмаска, аларга комачаулык тудырмаска, әдәп-әхлак кагыйдәләрен сакларга кирәк.
Әлеге кагыйдәләр хакында сыйныф сәгатьләрендә, мәктәптән тыш эшчәнлекләрдә даими аңлатылса да, аларны гамәлдә дә һәрдаим искә төшереп тору мәслихәт.
Районның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучылардан шушылар хакында сорадылар. Шунысы сөендерә, укучылар каушап калмыйча, аларның сорауларына җавап бирделәр.
Автобусларны махсус тукталышларда гына көтәргә кирәклеге дә искәртелде. Укучылар бу хакта да белә булып чыкты.
Тукталышта махсус билге куелган, башка шәхси машинасы булганнарга әлеге тукталышны капламаска кирәклеге дә искәртелгән.
Автобус туктауга, укучылар саклык белән генә эчкә үттеләр. Иминлек каешларын эләктереп куйдылар. Һәм рәттән автобус эчендә үз-үзеңне тоту
кагыйдәләрен исләренә төшереп чыктылар. Болар хакында балалар гына түгел, өлкәннәр дә белергә тиештер.
Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга җәмәгать транспортларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратты.
– Башка вакытта да балалар кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрсеннәр иде. Без тараткан белешмәлекне вакыт-вакыт укысыннар, кагыйдәләрне хәтерләрендә яңартсыннар. Әти-әниләренә дә укып күрсәтсеннәр иде, – диде.
– Балаларны йөртүче автобус шоферлары пассажир балаларның иминлек каешларының эләктерелгән булуына инанырга, шулай ук балаларны утырткан, төшергән вакытта аларның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, тиешле урыннарга гына туктарга тиеш. Пассажирлар да шоферның игътибарын читкә юнәлтмәскә тиешләр. Мәктәп автобусларын даими күзәтүдә тотабыз. Техник халәтләрен тикшереп торабыз. Автобуслар юлга чыкканда төзек булырга тиеш. Әгәр закон
таләпләренә җавап бирмәсәләр, административ җаваплылыкка тартабыз, кисәтүләр ясыйбыз, – диде Ренат Шәмсиев.
Җәмәгать транспорты шоферларына җаваплылык аеруча зур. Алар автобуска утырган барлык пассажирларның иминлеген кайгыртырга бурычлы.
– АТПда 33 ел эшлим. Өч ел элек мәктәп автобусына күчтем. Таләпләр тагын да артты. Чөнки балаларны йөртү бик зур җаваплылык сорый. Әҗәкүл, Куян, Әлем, Актаныш эчендә балаларны йөртәм. Шунысы әйбәт, балалар белән бергә, мәктәптән бер педагог озатучы булып йөри. Автобус эчендә тәртип урнаштыруга ул ярдәм итә. Чөнки балалык шаярулары
булып тора. Автобуска кергәндә, чыкканда аеруча сак булсыннар иде. Әти-әниләр автобуста йөрү кагыйдәләрен балаларының гел исләренә төшереп торсыннар иде, – диде Алмаз Ханов.
Әлеге рейд барышында алган мәгълүматларын укучылар башка иптәшләре белән дә уртаклашсалар, кагыйдәләрне белүчеләр тагын да артыр дигән өметтә калабыз.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев