Батырлык дәресе
Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан үзәк китапханәнең уку залында Батырлык дәресе үткәрелде.
Чарада китапханәчеләр, Актаныш технология техникумы студентлары һәм аларның укытучылары катнашты. Кичәдә “Рәхмәт сезгә, исән калганнар. Мәңге истә һәлак булганнар” исеме белән, эчтәлекле иллюстратив-китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Китаплар белән танышабыз. “Әфган кызалаклары” дигән кызыл тышлысы иң беренче күзгә ташлана. Якташыбыз Вахит Имамов туплап чыгарган бу җыентыкта Яр Чаллы әфганчылары турында очерк-зарисовкалар урын алган. “Тәмугтан репортаж” китабында исә безнең районның әфганчы егетләре турында язылган. “Афганские тюльпаны” һәм “Батырлык урыны – Әфганстан” китаплары да Актаныш китапханәсендә бар.
“Әле һаман сызлый яралар” күргәзмәсендә әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз турында мәгълүматлар һәм аларның фотолары урнаштырылган. 18-20 яшьлек егетләр. Алар – безнең батырлар: Иске Байсардан Рамил Госсам улы Фәррахов, Зөбәердән Рәшит Салихҗан улы Фәрдиев, Уразайдан Мөхәррәм Нәсим улы Сафин, Меңнәрдән Мөдәррис Миргаяз улы Мирсәетов, Актаныштан Ренат Әзһәр улы Зәйнетдинов, Тыңламас авылыннан Дәһлүл Вәли улы Фазлыев.
15 февраль – тарихи көн
Чараны китапханә хезмәткәре Фәндия Гайнанова алып барды:
– Әфганчыларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Дөньяда тынычлыктан да изгерәк берни дә юктыр. Батырлык – купшы сүз түгел. Хәтердән тиз җуела торган мәгънә асылында мәңгелеккә күңелгә, җанга уела. Батырлык кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, чыдамлылык сорый.
Дөнья яратылганнан бирле, җир йөзендә төрле сугышлар барган. Безнең бабайларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әфганстан сугышы да тарихта үз эзен калдырды. 1979 елның 25 декабрендә Әфганстан җирендә хәрби конфликтлар башлана, һәм ул 1989 елның 15 февреленә кадәр дәвам итә. Әлеге көн Россиядә интернациональ сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел Совет гаскәрләренең Әфганстан чигеннән чыгарылуына 36 ел. Бу – мөһим тарихи вакыйга, – дигәннән соң, сүзне мөхтәрәм кунакларга тапшырды.
Әфганчы-ветераннар Газинур Хаҗиев, Илшат Әхмәтов, Нәфис Ибраһимов, Рәфит Хаҗиев, Марат Галимов, Фаис Вәкилов чыгыш ясадылар. Әфганстанда төрле частьларда хезмәт итсәләр дә, бер-берсенә охшаш вакыйгалар турында сөйләде алар. Сугышның җан тетрәндергеч көннәрен хәтердә яңарттылар. Шул җирдә башын салган якташ-геройларыбызны искә алдылар.
Яшьлек елларына
сугыш җиле кагылган
Очрашуга килгән әфганчыларның язмышлары охшаш. Күңелдәге яралы җәрәхәтләр һаман да төзәлмәгән. Үзләре турында таныштырып, Әфганстан тауларында ничек яшәгәннәре турында сөйләделәр. Чит илдә, чит җирдә барган сугыш хатирәләрен кузгату бер дә җиңел түгелдер. Күзләре моңсу, карашлары түбәнгә төбәлгән.
Илшат Әхмәтов Яңа Җияш авылында туып-үсә, хәзерге вакытта Актанышта яши. Аеш авылында мәдәният хезмәткәре булып эшли. Армиягә чакыру кәгазен 1984 елның көзендә биргәннәр, 17 октябрьдә хәрби хезмәткә алынган. Башта Әрмәнстанда карантинда була. 3 айдан соң Әфганстанга җибәрелә. 1985 елда сугышның иң кызу вакытына эләгә ул. 1986 елда туган ягына кайта.
Газинур Хаҗиев Адайда яши. 1982 елның 28 мартында армиягә алына. Апрельдә Төрекмәнстанда була. Ике ай әзерлек үткәннән соң, июнь аенда Әфганстанга җибәрәләр аны. 1984 елның 28 сентябрендә туган ягына кайта. Нефть оешмасында эшли, хәзерге вакытта пенсиядә.
Нәвис Ибраһимов тумышы белән Иске Җияштән, хәзерге вакытта Теләкәйдә гомер итә, пенсиядә. 1980 елның 12 ноябрендә армиягә алынган. Ашхабадта ярты ел өйрәнү үткәннән соң, Әфганстанга җибәрелә, механик-йөртүче булып хезмәт иткән. Төп-төгәл ике ел үткәч – 1982 елның 12 ноябрендә өенә кайтып керә.
Рәфит Хаҗиев Иске Сәфәр авылыннан. 1982 елның 28 мартында Газинур белән икесе бер көнне хәрби хезмәткә киткәннәр. Ике ай Төрекмәнстанда күнегүләр уза. Аннары – Әфганстан. Аэродром саклауда катнаша. ГАЗ-66 автомашинасын йөртә ул, якын-тирә нокталарга сугыш кирәк-ярагы һәм азык-төлек тарата. 1984 елның 25 маенда кайта, хәзерге көндә лаеклы ялда.
Марат Галимов Башкортстанның Илеш районында туып-үскән. 1987 елның 9 маенда хәрби бурычын үтәргә китә. Төрекманстанда өйрәнүләрдә катнашканнан соң, Әфган сугышына җибәрелә, Кандагар шәһәрендә хезмәт итә. 1989 елның апрелендә демобилизацияләнә. Хәзерге вакытта мәдәният йортында сакта тора.
Фаис Вәкилов 1981 елның
октябрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә алынган. Районнан берьюлы 96 егет киткәннәр алар. Ерак Көнчыгыш хәрби частендә ике
ай өйрәнүләр үткәндә артиллерия-наводчиклыкка укытканнар. Артиллерист хезмәтен үти. 4 ай заставада була. 1983 елның 26 апрелендә аларның батареясын – бөтенесен бергә әфган сугышына кертәләр. Яңа кораллар белән коралландыралар. 1984 елның 12 февралендә генә өенә кайтып керә.
Очрашу Ватанны саклаучылар елы кысаларында, интернационалист-сугышчыларны искә алу көне уңаеннан үткәрелде. Февраль ае – патриотик тәрбия ае. Чаралар да шул рухта уза. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда бу хисләр ныграк калкып чыга.
Илшат ӘХМӘТОВ, әфганчы:
Ул еллар – яшьлек еллары, бервакытта да онытылмый. Ел саен без, әфганчылар, 15 февральдә очрашып, үткән елларны искә алабыз. Аралашып, матур итеп сөйләшеп, бергә ярдәмләшеп яшибез. Әфганстанда хезмәт иткән егетләргә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Районда оештырылган патриотик чараларда
катнашсыннар, барысы да актив килсеннәр иде”.
Искәндәр ӘХМӘТНӘБИЕВ, технология техникумының 1 нче курс студенты:
Бүген без китапханәгә патриотик чарага җыелдык. Үзеңнең илеңне яратырга, аны сакларга кирәк. Ватанга тугры булу кирәк. Мин үземне патриот дип саныйм. Бу темага тарих дәресендә безгә күп сөйлиләр. Әфганстан сугышы турында да беләбез”.
Алия НУРУЛЛИНА, техникумның 134 нче төркем
җитәкчесе:
– Әфганчыларны искә алу көненә багышлап үткәрелгән әлеге чарага Актаныш технология техникумыннан килдек. Китапханә белән безнең элемтә бик тыгыз, бирегә еш йөрибез. Алар чакырган саен – без, без чакырганда алар килә; кунакка йөрешәбез, чараларда катнашабыз. Әфганчылар исән-сау, безнең арада булсыннар иде. Укучыларга, студентларга батырлык үрнәге булып яшиләр. Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне кирәк дип саныйм. Егетләр илебезне сакласыннар иде. Алар батыр булсыннар, курыкмасыннар”.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев