Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Россия флагы көне

Россия Федерациясенең дәүләт флагы бердәй зурлыктагы горизонталь полосаларны берләштерүче турыпочмаклы яссылык: өстә – ак, уртада – зәңгәр, аста – кызыл төс. Ак төс – ирек, бәйсезлек, мәрхәмәт; зәңгәр төс – тугрылык, намус; кызыл төс – кыюлык, дәүләт мәгънәләрен белдерә.


1705 елның 20 гыйнварында Петр I  ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге флагны сәүдә корабларына беркетергә әмер биргән. Петр I корабының ян-якларына ак-зәңгәр-кызыл полосалар сызылган булган. Илнең флагы XIX гасырга кадәр диңгез флоты чагылышы гына булып торган һәм акрынлап, җир өстенә дә чыга башлаган. Көньяк Сахалинның яр буйларын өйрәнгәндә рус экспедициясе 1806 елда ярга 2 флаг бастырып куя. Петр I чорында моряклар флагны дөрес элү максатында “БеСиК” сүзе уйлап чыгарганнар: белый-синий-красный. Флагны астын-өскә элсәң, җәза эләккән. “БеСиК” сүзе ак төснең өстә торырга тиешлеген искәрткән.

150 ел дәверендә ил флагы үзгәрешләр кичергән. Россиянең иң беренче рәсми флагы кара-сары-ак төсләрдәге яссылыктан гыйбарәт булган. 1917 елдан Кызыл флагның ил символы итеп алынганын хәтерлибез. 1991 елдан янә “триколор” торгызыла. 1990 елның ноябрендә Хөкүмәт комиссиясе яңа дәүләт символы итеп 300 еллык тарихлы ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге флагны кайтару турындагы фикергә килгән. 2000 елда Россия Президенты Владимир Путин Россия флагының ак-зәңгәр-кызыл төсләрен законда беркетте.

Россия флагы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр үткәргән чараларда күтәрелә. Гаилә бәйрәмнәрендә дә Россия флагын күтәрергә мөмкин. Шулай ук балконга яки шәхси йортка, дачага Россия флагын беркетеп куярга рөхсәт. Төркиядә, мәсәлән, Төркия флагы дәүләт учреждениеләрендә генә түгел, йортлар балконнарында гадәти көннәрдә дә күпләп эленеп тора. 

2022 елның 25 апреленнән мәктәпләрдә уку атнасын Россия флагын күтәрү һәм гимн башкару белән башлау традициясе барлыкка килде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әлеге башлангычны хуплады. Мондый гамәл яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.

Россиянең иң зур флагы 2016 елда Эльбрус тавында җилфердәтелде. Аның колачы 1 мең квадрат метрны тәшкил итте.
Владивосток кешеләре 2013 елда ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге киемнәрдә “тере флаг”ка тезелешкән иде. Бу вакыйга-мисал Гиннесның рекордлар китабына кертелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев