Бурыч – һәркем гомерен саклау
Район хакимияте бинасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Аның эшенә район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте.
Утырышта юлларны саклау, юл-транспорт фаҗигаләрен киметү мәсьәләләренә кагылышлы берничә проблема күтәрелде.
Юл һәлакәтләре кимегән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев агымдагы елда район юлларындагы вазгыять белән таныштырды.
– Шунысын әйтергә кирәк, алдагы елның яртыеллыгы белән чагыштырганда, районда аварияләр санының кимүе күзәтелә, бу бик яхшы күренеш, – диде.
Ренат Шәмсиев китергән саннардан күренгәнчә, агымдагы елда район территориясендә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чорында 16 юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, 21 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Регионара юлларда быел ике фаҗига теркәлгән, 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Авыл җирлекләрендә өч юл фаҗигасендә өч кешегә зыян килгән.
Район аша узучы М-7 федераль юлында 6 юл һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән, 9 кеше яраланган. Узган ел 12 юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән, 16 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган булган.
Торак пунктларда аварияләрнең артуы күзәтелә. Ел башыннан өч юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Өч кеше тән җәрәхәтләре алган.
Алкогольле эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр, йөртү таныклыгыннан башка руль артына утырган шоферлар гаебе белән фаҗигаләр теркәлмәгән.
Балигъ булмаган балалар катнашында 2 юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән, икесе тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашында юл фаҗигаләрен булдырмау максатыннан инспекторлар даими профилактика рейдларына чыгалар. Бүгенге көндә республикада “Җәяүле” профилактика акциясе бара. Аның кысаларында ДАИ инспекторлары юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәүче шоферларны
ачыклыйлар.
Ренат Шәмсиев Тынычлык проспектының 56 нчы йорты янында җәяүле гаебе белән ярамаган урында юлны чыкканда, җәяүлене машина бәрдерүе хакында да әйтеп узды. ДАИ хезмәткәрләре авыл җирлеге җитәкчелеге белән әлеге һәлакәтне анализлыйлар. Алга таба мондый күңелсезлекләр чыкмасын өчен чара күрергә иде, диде.
Дүрт кисәтү бирелгән
Ул бүлек хезмәткәрләре техник күзәтчелек линиясе буенча йөк ташучы техника, махсус техника буенча да даими эш алып баралар, диде.
Алар юл инспекциясе линиясе буенча федераль, төбәк һәм җирле юлларны тикшерәләр. Россия Федерациясе
Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.34 маддәсе буенча биш административ материал төзелгән. М-7 автомобиль юлында реконструкция эшләре бару сәбәпле, районның ДАИ бүлеге, Татарстан Республикасы буенча ДАИ идарәсе һәм юл хәрәкәте законнары таләпләрен күзәтчелектә тоту хезмәткәрләре белән берлектә эш оештыра. Юл эшләрен башкару урыннарында, аварияләр килеп чыгуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан, атна саен күчмә тикшерүләр үткәрелә. Юл эшләрен башкару урыннарында ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү максатыннан әлеге
участокларда эш башкаручы оешмалар белән сөйләшенгән. Юл инспекциясе буенча барлыгы 4 кисәтү бирелгән.
Бала имгәнсә, соң була
Утырышта Илфак Бариев балаларның иминлеген
кайгыртуга аеруча игътибар итәргә кирәк, дип басым ясады.
Ул питбайк, скутер, мопед кебек мототехникаларда җилдерүче балаларның әти-
әниләре, аларның эш бирүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрергә өндәде. Бу нисбәттән авыл җирлекләрендә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе күчмә утырышлар уздыра башлаган. Әмма ата-аналар арасында моны дөрес кабул итмәүчеләр, мәсьәләнең җитдилеген аңлап бетермәүчеләр дә бар.
– Әгәр бала мототехникада имгәнә калса, бу баланы дәваларга акча сорап, ата-анасы эш бирүчегә мөрәҗәгать итә. Баланы карарга кирәк булса, «больничный» ала. Бу эш бирүчегә файдалымы? Юк! Шуңа, эш бирүчеләр белән сөйләшергә, аларга үзләренең эшчеләре белән сөйләшергә кушарга кирәк. Балалары күпләп мототехникада йөрүче ата-аналарның эш урыннарына барырга, яки эш бирүчеләрне хакимияткә, комиссия утырышына чакыртып, төрле профилактик фильмнар күрсәтергә, аңлату алып барырга кирәк. Эш бирүченең сүзләре үтемле була. Бәлки шуннан соң, ата-аналар уйлана башлар, – диде ул.
Юллар андый авырлыкка көйләнмәгән
Чаллы шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ башлыгы Резеда Гыйльметдинова авыр габаритлы йөк машиналарын контрольгә алу пунктларының эше буенча чыгыш ясады.
Яр Чаллы зонасында мондый күчмә ике пункт эшли. Узган ел Актаныш районында 25 күчмә тикшерү барышында «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ тарафыннан зур габаритлы һәм авыр йөк автомобильләрен йөртү буенча ике административ хокук бозу ачыкланган. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.21.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.
Быел шундый өч күчмә тикшерү булган. Әмма закон бозучылар ачыкланмаган. Ул ДАИ хезмәткәрләреннән башка мондый күчмә тикшерүләрнең эффекты юк, дип белдерде. ДАИ хезмәткәрләреннән хезмәттәшлек итүләрен сорады.
Резеда Гыйльметдинова юлларның сакланышы буенча да мәгълүмат җиткерде.
“Главтатдортранс” оешмасыннан алынган
мәгълүматлар буенча безнең
районда да юл өслеге, катламы канәгатьләнерлек булмаган участоклар шактый. Алар: Актаныш-Пучы-Күҗәкә, Актаныш-Пучы, Түке-Татар Ямалы, Адай-Түбән Урьяды, Актаныш-Пучы-Бүләк, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Мөслим- Киров авыллары арасындагы юллар.
Сәбәбе, авыр йөк машиналары хәрәкәтенә контроль булмау. Тиешеннән артык йөк төяп йөрү нәтиҗәсендә
чокырлар хасил була, юлның өске катламы җимерелә. Ә бу юллардагы куркынычсызлыкны бермә-бер киметә. Аварияләр санын арттыра.
Бу урында район җитәкчеләре дә юлларның ватылуына борчылуларын белдерде. Инде авыр йөк машиналары Актанышның үзәк урамыннан да йөри башлаганнар. Нәтиҗәдә юлларның торышы көннән-көн начарлана. Әлеге юллар мондый ук авырлыктагы машиналар йөрү өчен исәпләнмәгән. Ә мондый авыр йөк машиналарын муниципаль территориядәге юлларга кертмәү буенча бернинди дә закон юк. Хуҗалыклар, предприятиеләр исә шушындый машиналарга өстенлек бирә. Нәтиҗәсе мәгълүм, юллар ватыла.
Чалманарат авылы тирәсендә урнашкан нефть ятмаларыннан куллану әле 50 еллап дәвам итәчәк, димәк шуның кадәр үк вакыт зур йөк машиналары җир маен читкә ташыячак, диделәр җитәкчеләр.
ГДС кураторы Камил Фәрдиев Актаныш районында юллар ул кадәр үк начар түгел. Башка районнарда хәл тагын да
авыррак, диде. Юлларны рәтләү дәвам итәчәк, дип белдерде.
Резеда Гыйльметдинова Россия регионнарына һөҗүм итүче пилотсыз дроннардан саклану буенча профилактика алып бару кирәклегенә басым ясады. Махсус хәрби операция барган чорда транспорт инфраструктурасында диверсия очракларына юл куймау максатыннан Татарстан Республикасы штабы һәм республиканың террорга каршы көрәш комиссиясе чаралар комплексы әзерләде. Аның нигезендә авыр йөк автомобильләрен тикшерү, докуметларының тәртиптә булуын даими барлау сорала.
Ул җәйге каникул чорында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча аңлату эшләрен даими алып барырга кирәк, диде.
“Татмедиа” ААҖ филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге буенча алып барылган пропаганда эшчәнлеге белән таныштырды.
Кергән тәкъдимнәр
Утырышта Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин юл янында гына урнашкан ихатада яшәүче гражданның үтенечен җиткерде, һәм тәүлек дәвамында бертуктаусыз машиналар чапкан борылышка киртә куюны сорады. Әлеге эшне озакка сузмый хәл итәргә вәгъдә иттеләр.
Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев тә район халкын борчыган сорауларны күтәрде. Юл билгеләрен яңарту зарурлыгы туа. Аскы Актанышның Үзәк урамындагы иске балалар мәйданчыгы янында җәяүлеләр кичүе, юл сызыгы юк.
Халык күп йөри торган “Победа” кибете янына юл билгеләре, җәяүлеләр кичүе һәм ясалма түмгәк урнаштырырга кирәк. Биредә машиналар тукталышына керү, чыгу юлларын да тәртипкә китерергә кирәк. Бу мәсьәлә узган комиссия утырышында да күтәрелгән иде.
Үзәк хастаханәнең машиналар тукталышына куелган автомобильләрнең 76сы шушында эшләүчеләрнеке, диделәр. Алар өчен яңа машиналар тукталышы булдыру мөһимлеге дә искәртелде.
Камил Әхмәтгалиев Актанышның үзәгендә берничә урынга видеокүзәтү җайланмасы урнаштырырга тәкъдим итте. Бу юлларда хәвефсезлекне, җинаятьчелекне киметүгә дә ярдәм итәр иде, диде.
Утырышта яңгыраган барлык тәкъдимнәр кабул ителеп, вакытында хәл итү бурычы куелды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев