Чалманарат – фермерлар җирлеге
Чалманарат иң күп терлек асраучы фермерлары белән билгеле җирлек булып санала.
Авыллар саны да шактый. Болар барысы да ярыша-ярыша хезмәт куярга, эшкә карата стимул табарга мөмкинлек бирә.
Җирлекнең хисап җыелышында да крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә киңрәк тукталдылар. Әлбәттә, терлекчелек өлкәсе – бер үк вакытта, иң күп тырышлык сорый торган тармак. Көнне-төнгә ялгап эшләргә кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева да үз чыгышында әлеге мәсьәләгә аерым тукталды:
– Авыл хуҗалыгын хафага салган корылык, сөтнең бәясе төшү җирлектә яшәүчеләргә авырлыклар тудырды. Сездә мал асраучылар бик күп. Эшчән халык. Иң күп терлек, мөгаен, Чалманарат җирлегендәдер. Кызганыч, сезнең җирлектә дә терлек санының кимүе күзәтелә. Грантларда катнашып, дәүләттән ярдәм алып, мал баш санын элекке хәленә кайтара алсагыз иде. Сездә үҗәтлек бар, мал асрау, ярдәм алу тәртибен беләсез. ЛПХ программасы да эшләвен дәвам итә, – дип киңәшләрен бирде.
Батыр егетләр –
авыл горурлыгы
Илдә барган вакыйгалар Чалманарат җирлеген дә читләтеп үтмәгән. СВОда ике авылдаш егетнең һәлак булуы – барлык авылдашлары өчен дә зур югалту. СВОда катнашучыларга ярдәм оештыру дәвам итә. Хәйрия концертлары уза, гуманитар ярдәмгә азык-төлек, җылы кием җыела. Клубта окоп шәмнәре ясала, мәктәп коллективы токмач кискән. Район җитәкчелеге утын белән тәэмин итүне оештыра, “Наратлы” хуҗалыгы фураж бирә.
Җыелышта катнашучылар СВОда һәлак булган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кызганыч, аларның икесе – Чалманараттан. Бу хакта “Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Мосабировның хисап чыгышында да искә алынды.
– Хуҗалыкта эшче куллар җитмәү үзен сиздерә. Авылда яшьләр аз кала, халык саны кими. Шуңа күрә вахта белән читтән кешеләрне китереп эшләтергә мәҗбүрбез. Ике эшче егетебез СВОга китеп, икесе дә һәлак булды, – дип, проблемаларга да тукталды.
Хәзерге вакытта 4 егет
армиядә хезмәт итә.
Балалар кимемәсен иде
Чалманарат авыл җирлегенә караган Чалманарат, Югары Гәрәй, Калмаш, Шәбез, Түбән Гәрәй авылларында барысы 193 шәхси хуҗалык булып, 610 кеше исәптә тора. Төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, өч фельдшер акушерлык пункты, почта, ике клуб, ике мәчет һәм өч кибет эшли. Халыкның яртысыннан күбрәге – эш яшендә. Авылның киләчәге мәктәптә укучы – 56, мәктәпкәчә яшьтәге 14 балага ышаныч тота. Соңгы ике елда берәр бала дөньяга килгән.
Чалманарат мәктәбендә 18 укучы белем ала. 2 укучы Актаныш технология техникумында, 1 укучы Әлмәт нефть техникумында, 1 укучы Минзәлә медицина көллиятендә укуларын дәвам итә. Башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Шәвәлиева “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясендә җиңү яулаган. Чалманарат балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнә.
Сөт сатучылар – хөрмәттә
Иң күп сөт сатучыларга җирлекнең хисап җыелышында аерым хөрмәт күрсәтелде.
Җирлектә “Наратлы” ҖЧҖ һәм 16 крестьян-фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. 8 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген җәелдергән. Дәүләт күләмендә кабул ителгән өстенлекле милли проектларның берсе – авыл хуҗалыгын үстерү.
Шәхси хуҗалыклар да мал санын арттыруга йөз тота. 91 хуҗалыкта сыер асрала. Мөгезле эре терлек саны 702 баш тәшкил итә. КФХ белән бергә исәпләгәндә, савым сыеры 305 башка җиткерелгән. Бу соңгы 10 ел белән чагыштырганда зур үсеш дигәнне аңлата. “Сарыкчылыкта да алга китеш күзәтелә, электр көтүлеге уңай нәтиҗә бирде”, – дип исәплиләр.
– Ярминкәләрдә ат итенә сорау зур. Җирлекнең эшсөярләре бу хакта да онытмый, ат асрау арта бара. Халыкның өстәмә кереме булган сөт сату үсештә. Лейкозлы сыерларны алыштыру таләп ителә. Сөт җыючы Фәйрүзә Гыйльманова өзлексез эшли. Ел коры килде, шуңа карамастан, “Наратлы” хуҗалыгы, КФХлар, пай җире белән шөгыльләнүче шәхси затлар җирлек халкын фураж, печән һәм салам белән тәэмин иттеләр, – диде Чалманарат җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов.
Шәхси эшчәнлектә дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр, грант акчалары зур ярдәм булып тора. 2023 елда Нияз Локманов мини-ферма программасында катнашкан. Мондый ярдәм 2009 елдан бирле дәвам итә. Газинур Әмиров, Мөдәрис Ибраһимов, Кадрия Ибраһимова, Айнур Хәбиров, Айдар Хәбиров, Ралиф Яппаров төрле елда төрле проектта катнашып, арадан, хәтта 3 млн сумга кадәр грантка ия булучылар бар.
– Яппаровлар заман
таләпләренә туры килерлек гаилә фермасы төзүгә ирештеләр. Айнур кошчылыкка, Айдар ат асрауга өстенлек бирә. Мөдәрис һәм Әлфир ярминкәләрдә актив катнаша. Газинур Әмиров шәхси терлекчелек өлкәсендә күптәннән эшли. Үзенең җирендә җитәрлек күләмдә фураж, печән, сенаж әзерли. Заман таләпләренә туры килерлек гаилә фермасы бар. Карт авылында да ферма алып, эшчәнлеген киңәйткән.
Авылда терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр тарафыннан киләчәктә дә шундый ярдәмнәргә ышаныч белдерелә. Җитештерелгән продукция Актаныш, Чаллы базарларында, ярминкәләрдә сатыла, – диде.
Җирлек җитәкчесе
крестьян-фермер хуҗалыкларының эше уңышлы барсын иде дип тели, бу – халыкның яшәешен яхшыртуда булыша торган кирәкле шөгыль.
Почтаны
бетерә күрмәсеннәр
Район кулланучылар
җәмгыятенең 1 кибете, “Элина”, “Алсу” кибетләре эшли. Югары Гәрәй, Шәбез, Калмаш авылларына автолавка товар китерә. Түбән Гәрәйдә программа буенча төзелгән модульле кибет хезмәт күрсәтә.
Чалманарат, Шәбез, Калмаш, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй авылы халкына гомумгамәли табиб Ленар Минхуҗин медицина хезмәте күрсәтә. Җирлектә 3 ФАП эшли, Миләүшә Нуруллина, Эльмира Вәлиева хезмәт куя.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү Чалманарат мәдәният йорты, Түбән Гәрәй авыл клубы, һәм үзәкләштерелгән китапханә филиалы аша алып барыла. 2019 елда мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелгән, тамаша залы, фойе, грим бүлмәләре яңартылган, спортзал төзекләндерелгән. Бинаның ремонтланмый калган бер өлешен ремонтлап бетерүдә дәүләт ярдәме кирәк.
Авыл көннәрен үткәрү тарихны барларга, якташларны очраштырырга булыша. Өлкән буын вәкилләре, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга карата аерым игътибар таләп ителә. Бу яктан, җирлек советы, “Наратлы” хуҗалыгы, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр бердәмләшеп эшлиләр. Аларга иганәчеләр дә булыша. Кадрия Исаева ялгыз яшәүче өлкәннәргә хезмәт күрсәтә.
Физкультура һәм спорт сәламәт яшәү рәвеше белән тыгыз бәйле. Районда уздырылган ярышларда актив катнашу Чалманаратта спортзал булу белән дә аңлатыладыр, мөгаен. Махсус штат каралмаса да, үзлегеннән шөгыльләнәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр спартакиадасында Зәйнәп Адиева, Мөдәрис Мәнихов, Фларис Миргаязов призлы урын алуга ирешкәннәр.
Почта бүлекчәсе 5 авылга хезмәт күрсәтә, анда 3 хезмәткәр эшләгән, берсе хәзер лаеклы ялда. “Районда алдынгы урында барган Чалманарат почта бүлекчәсенең штатын кыскартмасыннар иде. Почта авылыбызга бик кирәк”. – дигән үтенеч белдерделәр.
Күпер кирәк
– Урам утларын карап тоту игътибардан читтә калырга тиеш түгел. 2023 елда Калмашта – 1, Шәбездә 3 яңа электр уты көйләнде. Югары Гәрәйдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл, Түбән Гәрәйдә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән Ибраһим Габдрахмановка мемориаль такта урнаштырылды. Чалманарат, Түбән Гәрәй авылларында балалар мәйданчыгы ясалды. Шәбез авылында балалар мәйданчыгына урын әзерләнде. Зират койма белән әйләндереп бетерелде, – диелде.
Юлларны кардан чистарту, грейдерлау һәм су мәсьәләсен хәл итү дә үзара салым акчасына башкарыла. Узган ел Чалманаратның Үзәк урамында су проблемасы килеп чыккан, насосны алыштырганнар. Күптән көткән хыяллары чынга аша: “Татнефть” фондының 10 млн сумлык грантын отуга ирешәләр. Югары Гәрәй, Түбән Гәрәй авылларына су кертү, Шәбез һәм Калмашта скважина казу, Чалманаратны күпер белән тоташтыру планлаштырыла. Шәбез күпере – көн кадагындагы проблема. Ике авыл арасы – 500 метр. Күпер булмау сәбәпле, халык 7 км урап
йөрергә мәҗбүр.
– Республикада күпер
программасы башланды. Районда безне беренче булып планга кертсәләр иде. Калмаш авылына асфальт юлны да зарыгып көтәбез. Югары Гәрәй юлы зур проблема тудыра, – диделәр.
Киләчәккә карап
Шәбез авылына балалар мәйданчыгы кую планга кертелгән.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек йөзеннән сугыштан кайтып вафат булганнарга, тыл ветераннарына мемориаль такта кую планлаштырыла. Волейбол мәйданчыгы программа нигезендә булырга тора. Урын әзерләү өчен агачларны кисәргә кирәк. Чишмәләрне төзекләндерәсе бар, грант алып башкарсак яхшы булыр иде.
“Наратлы” ҖЧҖ Мәүлид кичәсен, ифтар һәм Корбан бәйрәмен үткәрде. Мөселман кешесенең гыйбадәт йорты – мәчет. Азан тавышын ишетсәк иде, мәчетләргә килсәк иде. Чалманарат, Гәрәй мәчетләре тулып торсын иде.
Зират өмәләре оештырылды. Чалманаратта үз техникасы белән килгән Мөдәрис Ибраһимовка, Нәҗип Гыйльфановка, Илнур Ханнановка, Ингер Вәлиевкә зур рәхмәт. Олы яшьтә булуга карамастан, изге эштә катнашучы авылдашларыбыз бар. Шәбез авылында оештырылган өмәдә тур тырышлык куйган Алгиз Булатов, Рәшит Әхмәтов, Фәйзелгаян Нәбиевтән үрнәк алыйк – диде авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов.
– Чалманараттагы су башнясында 60 метрдан су чыга иде, хәзер 20 метрга тирәнгәрәк төште. Нефтьчеләр эшләгән җирдә су качу, чишмә кибү – була торган хәл. Халыкны су белән тәэмин итүдә аларның да ярдәме булсын иде. Безнең бу фикерне район башлыгына җиткерсәгез иде, – дигән
сорауны хуҗалык җитәкчесе Алмаз Мосабиров җиткерде.
Җирлек җитәкчелеге: “Нефть качалкалары авылдан
ераграк урнашсын иде, чөнки су проблемасы килеп чыгып, яшәешкә комачаулый”, – дигән фикердә тора.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев