Фаҗига булганчы, чарасын күрергә кирәк
Район хакимияте бинасында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында юлларны саклау, аварияләр санын киметү мәсьәләләре күтәрелде.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Рөстәм Ильясов алып барды.
Районның ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев ел башыннан район юлларындагы вазгыять белән таныштырды.
2024 елның 23 маена кадәр Актаныш районы территориясендә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан икегә арткан. Әлеге аварияләрдә 4 кеше һәлак булган, 12 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел бу чорда аварияләрдә 3 кеше һәлак булган, 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләренә килгәндә, иң күбе автомобильләрнең үзара бәрелешүенә туры килә. Шулай ук җәяүлене бәрдерү, юлдан чыгып китү, каршылыкка бәрелү очраклары да бар.
Бигрәк тә, Актаныш районы аша узучы М-7 федераль юлы аварияләр күп була торган урын исәпләнә. Хәзерге көндә анда барган реконструкция эшләре шоферларга шактый кыенлыклар тудыра. Нәтиҗәдә алар тизлек режимын боза, тиешсез урыннардан каршы як полосага чыга. Безнең районга туры килгән шушы 38 километр арада, быел гына да 8 юл-
транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше һәлак булган, унысы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны бишкә, һәлак булучылар бергә, җәрәхәтләнүчеләр җидегә арткан.
Утырышта катнашкан
ТР буенча ЭЭМ ДАИ идарәсенең административ законнар буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Наил Равилов әлеге куркыныч
участокларга ясалма тигезсезлек, кисәтү билгеләре урнаштырырга тәкъдим итте.
Региональ юлларда ике юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда ике кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елга караганда аварияләр саны бергә, җәрәхәтләнүчеләр саны дүрткә кимегән.
Шунысы сөендерә, муниципаль юлларда быел аварияләр теркәлмәгән. Узган ел исә ике авария булып, аларда ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган булган.
Ренат Шәмсиев аварияләргә анализ ясаган вакытта, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде, дип белдерде.
Эчкән хәлдә руль артында йөрүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар уздырыла, профилактика эшләре алып барыла, диде.
16 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда өч баланың сәламәтлегенә зыян килә. Узган ел белән
чагыштырганда бу сан бергә арткан. Узган ел ике баланың гомере өзелүе барыбызны да тетрәндергән иде.
Агымдагы елда юлда бер җәяүлене бәрдергәннәр, аның сәламәтлегенә шактый зыян килгән. Узган ел җәяүле белән бәйле ике һәлакәт теркәлгән.
Авыр йөк машиналарын үлчәү зарур
Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Карпов үз чыгышында районда транспорт чараларының авырлык һәм габарит параметрларын контрольдә тотулары, юл буе полосаларыннан файдалану тәртибенең үтәлешен тәэмин итүләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика чаралары үткәрүләре хакында бәян итте.
2024 елның дүрт аенда авыр габаритлы машиналарны үлчәүнең күчмә пункты белән тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 13196 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасы автомобиль юллары буенча зур йөкләр хәрәкәтен контрольдә тоту «транспорт чараларының үлчәү һәм габарит контролен гамәлгә ашыру тәртибе» нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Сергей Карпов санкцияләнмәгән юл чатлары буенча да мәгълүмат җиткерде. Кагыйдә буларак, алар тиешле юл билгеләрен урнаштырмыйча башкарыла һәм гамәлдәге норматив таләпләргә туры килми, бу исә юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясый. Шулай итеп, шәхси территорияләргә керү өчен законсыз төзелгән автомобиль юлларыннан чыгулар автомобильчеләр өчен зур проблема булып тора, диде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элегрәк безнең районда да андый берничә объект булса, бүгенге көндә алар бу кимчелекләрен төзәткәннәр. Әмма санкцияләнмәгән юллар әле кала килә.
Сергей Карпов санкцияләнмәгән юллардан трассага чыгучы машиналар асфальт юлга пычрак ташый, дип билгеләп үтте. Нәтиҗәдә асфальтның өске катламына зыян килә. Әлеге кимчелекләрне булдырмас өчен, беренче чиратта, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына чыга торган территорияләрнең милекчеләренә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шартларын үтәүне тәэмин итү өчен, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнә килешү сорап мөрәҗәгать итәргә, юл хәрәкәтен оештыру схемасын эшләргә һәм техник шартлар алырга, алга таба юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон таләпләренә туры китерергә кирәк. Ягъни, чатларга юл билгеләре куярга, юлларына каты өслек түшәргә тиешләр, дип белдерде.
Рөстәм Ильясов та машиналарның басудан региональ юлларга пычрак ташуына юл куймаска кирәк, дип белдерде. Алар аварияләр булу ихтималын арттыра, диде.
Юлларны саклау максатыннан авыр габаритлы машиналарны үлчәү буенча рейдларны ешрак үткәрергә кирәк. Моның буенча районның ДАИ хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эшләү зарур, дип белдерделәр. Авыр габаритлы машиналарны үлчәү пунктының юлда торуыннан гына файда юк. Авыр йөк төягән машиналарны туктату, аларны үлчәү, артык йөк төялгән очракта, чара күрелсә генә юлларны җимерелүдән саклап була дип ассызыкладылар.
Юлларда яктырткычлар җитми
Утырышта авыл җирлеге башлыклары да катнашты. Һәм алар үзләрен борчыган сорауларын, үтенечләрен җиткерделәр.
Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов Чәчер авылына керүче щебенка салынган юлның бүгенге торышы бик начар, анда чокыр-чакырлар артканнан арта. Көн саен шушы юлдан балаларны мәктәпкә илтүче автобус йөри. Балалар иминлеге, башка юлда йөрүчеләрнең исәнлеген кайгыртырга соңга калмыйк, диде. Ул Түке аша Күҗәкәгә илтә торган региональ юлның бер урынына ясалма тигезсезлек ясарга кирәклеген искәртте. Шулай ук Түке-Зөбәер арасындагы юл киселешендә, Пучы-Актаныш юлының Әтәс авылындагы өлешенә яктырткыч утлар куярга кирәк, диде.
Усы авыл башлыгы Зиннәт Әхмәев региональ юлдан авылга керә торган юлны ремонтлауларын сорады. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов җирлектәге юлларны яктырту, көтү чыга торган участокларга тиешле юл билгеләре урнаштыру кирәклеген җиткерде.
Утырышта «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы директоры Айнур Гыймадиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча матбугат чараларында алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
Наил Равилов үз чыгышында узган елның шушы вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча булган кимчелекләрнең әле дә булса төзәтелмәвенә басым ясады. Аларны тиз арада төзәтергә кирәклеген искәртте.
Утырыш ахырында Рөстәм Ильясов район бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм җитешсезлекләрне ике атна эчендә төзәтергә кушты. Барлык эшләр район ДАИ идарәсе җитәкчелеге белән берлектә килешеп, киңәшләшеп башкарылырга тиеш, диде. Авыл җирлеге башлыкларының да тәкъдимнәрен искә алырга кушты.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев