Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Гомер көзен – бәхеттә

Аеш авылында гомер кичерүче Рәшидә апа Исмәгыйлова үзенең 85 яшьлек юбилеен балалары, якыннары янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтләрен тоеп каршы ала.

Үзе дә шундый ачык йөзле, шат күңелле булып чыкты ул. Яшәүдән – тәм, тормыштан ямь табып яшәве әллә кайдан сизелеп тора. Аралашырга да ярата, хәтере дә бик яхшы. Балачак, яшьлек елларын барысын тәртип белән, матур итеп сөйләп бирде.

Рәшидә апа тумышы белән Башкортстан республикасы Илеш районы Шәммәт авылыннан.  1939 елның 17 мартында Оркыя апа белән Хәниф абыйның сигез балалы гаиләсендә бишенче булып дөньяга килә ул. 

– Миңа ике яшь вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине яу кырына алалар. Шуннан соң, аны башка күрмәдек, –  ди. 

Сигез баласын кочаклап, ялгыз калган әниләре газизләрен  кеше арасында ким-хур итмәс өчен көн-төн тырыша. Ничек итсә итеп, өй дә җиткерә.  

Балалары үзләре дә эшкә нык булып үсәләр. Бераз кул арасына керә башлауга, эшкә чыгалар. Кызганыч, ике баласы вафат була.   Рәшидә Аккүз мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, зурлар белән рәттән эшли башлый.

– Шәммәттә колхозда эшләдем. Сабанчы да булдым, печән дә чаптым. Кышын ашлык суктым. Мәнәк, Чумар дигән урманда атчылар агач кисәләр иде. Безне ботакларын бутарга дип алып бардылар. Шулай итеп, урман кисүдә дә 
катнаштым. 

 

КИЛЕННЕ БИКЛЕ ИШЕК

КАРШЫ АЛА

 

Әнә шул хезмәтләр арасында булган бер вакыйга унтугызынчы яше белән барган  кызның язмышын төптән үзгәртә. Үзләрендә болыннар булмау сәбәпле, алар печән әзерләргә Татыш болыннарына йөриләр. Татыш болынында берәр ай торып печән чаба алар. Ашарга да берничә көнгә бер тапкыр китереп бирәләр. Үзләре ясаган куышта торалар. Нечкә беләкләренә кан төшеп беткәнче печән чабалар. Аны киптереп кибән коялар. Әнә шулай җеп өзәрлек тә хәлләре калмыйча ат арбасына төялеп, Илеш аркылы авылга кайтып барышлары. Кибеткә керәләр.

–  Шул көнне  Илеш кибетенә  Актаныш районы Аеш авылыннан да кешеләр чыккан булган. Арадан берсенең күзе миңа төшкән. Безнең атчы егетне танып, кайсы авылдан икәнебезне белгән. Шуннан мине эзләп авылга да килде. Хәмит белән шулай танышып киттек, – дип елмая Рәшидә апа.

Хәмит кечкенәдән ятим калып, әбисе белән генә үскән егет була. Ул да картаеп бакыйлыкка күчә. 

Егетнең күңел түренә кереп оялаган кызны кулыннан ычкындырасы килми. Берничә тапкыр авылларына бара. Димчеләр белән дә килеп карый. Әмма Рәшидә дә, абыйлары да каршы киләләр. Ләкин егетнең үҗәтлеге җиңә, Рәшидә аңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирә.

–  Мин 1958 елда  бикле ишеккә килен булып төштем. Ярый әле күрше әбиләре бер самовар чәй куйганнар иде. Үзем алып килгән күчтәнәчләрем белән шуларга чәй ясап эчердем. Шушы безнең туй булды. Шул көннән башлап, барысын үз көчебез белән таптык. Мичкә ягу өчен тирес суктык, тал 
кистек. Барысын үз көчебез белән булдырдык. Бик матур яшәдек,  –  дип искә ала ул вакытларны әңгәмәдәшем. 

Килен булып төшүгә, 19 яшьлек Рәшидә апа колхозга эшкә чыга. 20 ел бригада эшчесе була. Басуда күпләп чөгендер, кишер, суган үстерә. Җыеп алган продукциясе буенча гел алдынгылыкта йөри.  Соңыннан сыер савучы булып күчә. Гомуми стажы 40 елга җыелган аның.

–  Ул вакыттагы хезмәтнең авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Фермага тездән пычрак ярып йөрибез. Сыерларны савар өчен  бер утардан икенчесенә куып кертергә кирәк. Сөтне бидоннар белән ташыйбыз. Шулай булса да, сынатмадык. Хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлиловка рәхмәтләрем чиксез. Ул беркайчан да ярдәменнән ташламады. Һәрчак эшчеләргә яхшы булсын дип тырышты. Хәзер дә бәйрәм саен искә ала, бүләкләрен бирә, – ди Рәшидә апа. 

Тормыш иптәше Хәмит абый да хуҗалыкта терлекче булып эшли. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә өй дә салып керәләр. 

 

БАЛАЛАРЫ – КУАНЫЧЫ

 

Мәхәббәт  җимешләре булып, бер-бер артлы туган дүрт балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Алар да әти-әниләре шикелле ипле, тәртипле булып үсәләр. Бүгенге көндә һәрберсенең үз гаиләсе, яраткан эш урыны бар. Олы уллары Фәнүс тормыш иптәше Рәмзия белән Себердә, Әлфис иптәше Фәнисә белән Чаллыда, Габит иптәше Надя белән Себердә,  Ләйсирә иптәше Рәис белән Яркәйдә яшиләр.

Рәшидә апаның 8 оныгы 8 оныкчыгы бар. 

–  Аллаһка шөкер, балаларым моңа кадәр йөземә кызыллык китермәделәр, инде моннан соң да шулай булсын. Шуларның кадер-хөрмәтендә, ярдәмнәре белән шушылай җитеш тормышта яшим. Бик зур рәхмәт аларга. Киленнәремнән дә, киявемнән дә уңдык. Үзләренең игелекләре үзләренә кайтсын, эшләгән эшләренең файдасын күреп яшәсеннәр, – ди бәхетле әни. 

Әйе, әти-әни өчен моннан да олырак бәхет юктыр ул. Хәмит абый гына 2009 елны бакыйлыкка күчкән. Хәзерге көндә Рәшидә апа ялгыз гомер кичерә. Тик балалары аны бер генә мизгелгә дә ялгыз калдырмыйлар. Һәрвакыт хәлен белеп торалар. Өй тутырып кайталар, эшен эшлиләр. 

Атна уртасында кайта алмагач, әниләренә ярдәм итәр өчен 2019 елдан социаль хезмәткәр билгеләттерәләр.  Гөлназ Хөрмәтуллина атнага ике тапкыр килеп, Рәшидә апага ярдәм итеп китә. 

– Гөлназның килүен һәрвакыт көтеп торам. Ачык йөз белән килеп керә, эшләрне эшли. Кан басымым да уйнаган вакытлар була. Андый вакытта Гөлназ фельдшер чакыра, даруларын да алып кайта. Мин аңа бик рәхмәтле, эшләп кенә торсын, –  ди ул. 

 

БӘЙЛӘҮ – ЯРАТКАН ШӨГЫЛЕ

 

85 яшен каршы алса да, Рәшидә апа тик утырмый. Бакча тутырып җиләк-җимеш үстерә, кош-кортлар асрый. Тагын бер яраткан шөгеле – бәйләү. Төсле җепләрдән матур итеп чәчәкләр, урындык япмалары, оекбашлар бәйли. Һәр тәрәзә төбен үзе бәйләгән чәчәкләр бизи. 

– Бәйләү белән килен булып төшкәнче үк шөгыльләнә башладым. Ул чорда киленне ат белән алып кайталар. Кучерга килен кеше перчатка бәйләп алып килергә тиеш иде. Мин дә әлеге йолага тугры калып, кара бәрән йоныннан бик матур итеп перчатка бәйләп алып килдем. Ул аны бик озак киеп йөрде. Кәҗә мамыгыннан шәл дә бәйли башлаган идем. Уртасын бәйләгән идем, дүрт ягын килгәч бәйләп бетердем. Шуннан бирле кул эшләреннән арынганым юк. Без күршеләр белән шул хәтле дус яшәдек. Ул вакытта бар кешенең дә мунчасы да юк иде. Кемдә мунча бар, шуны бергәләп ягып, барыбыз да шунда керә идек. Хәзер аларның күбесе вафат инде. Аларның рухларына багышлап догалар кылам. Намаз укыйм, – ди Рәшидә апа. 

Һәр туган көнгә сөенеп, балаларына, онык-оныкчыкларына бәхет теләп, яраткан шөгыле белән вакыт үткәреп, тормыштан канәгать булып яши ул. Алдагы көннәре дә шулай якыннарының яратуларын тоеп үтсен.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев