Гомернең кадерен белик
Чишмә авылына республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.
Вәгазь кичәсен “Чишмә” агрофирмасы җитәкчесе Энгель Фәттахов ачып җибәрде.
– Ел саен Җәлил хәзрәт белән очрашуны гадәткә керттек. Безнең җирлеккә килгәне өчен бик зур рәхмәт аңа, – диде.
Мөселман кардәшләр белән очрашу районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Коръән укуы белән башланып китте. Аллаһның сәламе белән барча җәмәгатьне сәламләп дога кылды:
– Укыган Коръән Кәрим аятьләребез кабул булсын. Барча галәмгә җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.с.нең, гаиләсенең, сәхәбәләренең рухын шат кыл!
Ошбу мөбәрак очрашуның сәбәпчесе Энгель Фәттаховның әле шушы арада гына
бакыйлыкка күчкән әнисе Рәйсә Мирзасалих кызының рухына багышлап дога кылдылар.
– Вәгазь кичәсенә килеп, кулларын догага күтәргән барча мөселман кардәшләребезнең догаларын кабул кыл! Һәрбарчабызның белеп һәм белми кылган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны гафу ит! Шушы җирлеккә бәрәкәт бир! – дип, Аллаһы Тәгаләдән хәерле гомер, ике дөнья бәхете сорап, дога кылдылар.
– Шушы күркәм кичәдә алган үгет-нәсыйхәтләрдән гыйбрәт алып, гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә, Җәлил хәзрәткә киләчәктә дә үзенең вәгазьләре белән сөендереп торырга насыйп булсын.
Яхшыны яманнан
аерырга өйрән!
Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзен Аллаһы Тәгаләгә хәмед-санәләр, мактаулар, пәйгамбәребез с.г.в.с.гә салаватлар әйтеп башлады.
– Сезнең белән очрашуга бик шат. Аллаһы Тәгалә Үзенең җәннәтендә дә очрашырга насыйп кылса иде. Рәҗәп аена кердек. Ул Рамазан аеның капкасы булып тора. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел Гаилә һәм хәләл тормыш елы дип игълан ителде. Гаилә һәм тәрбия темасына сөйләргә ниятләп килдем, – дип, күпләргә таныш хәдисләрне искә төшерде.
Җәлил хәзрәт Коръәндә әйтелгәннәрне, хәдисләрне тормыштагы мисаллар белән гади итеп аңлатып бирде:
– Пәйгамбәребез с.г.в.с. әйтә: “Кайберәүләрнең күңеле күгәргән тимер шикелле булыр. Яхшы белән яманны аермас”. Шушы хәдискә карап, имам Газали кеше күңелен биш төргә бүлеп аңлаткан. Беренчесе – яхшыны яманнан аермый. Икенчесе тәүбә кылды, намаз укый башлады. Әгәр фарыздан тыш, нәфел гыйбадәтләрне дә үти башласа, күңел өченче дәрәҗәгә күтәрелә, менә бу вакытта инде кемнең кем икәнлеген аңларга мөмкинлек бирелә. Син дөрес фикерне сайлыйсың.
Уңышсызлык булганда без гаепне я шайтаннан, я башка берәүдән эзлибез. Ләкин бу дөрес түгел. Күңелне тәртиптә тотарга, нинди генә очракта да гаепне үзеңнән эзләргә кирәк.
Әти-әнисен рәнҗеткән, дөбер-шатыр музыка акырткан, өй эчендә эт асраган, өстәлендә харам булган йортка, хәтта, Кадер кичендә дә фәрештәләр кермәс.
Үпкәләп йөрү
холестеринны күтәрә
Җәлил хәзрәт Фазлыев үпкәләп йөреп, кемгәдер ачу
саклап, без үзебезгә генә зыян салуыбызны аңлатты:
– Раббыбыз: “Тәнеңдә җаның бар вакытында тәүбә капкасын япмам”, – ди. Аллаһның әр-Рахмән дигән сыйфаты бар. Ул бөтен кешегә рәхмәтле. Кемнең-кем булуына карамастан, аны гафу итә, бары тик бер тәүбә кирәк. Ә без гафу итәбезме?
Моннан 30-40 ел элек авыр сүз әйткән кешене дә кичермибез. Ислам динендә өч көннән артык ачу сакларга ярамый. Үпкәләп, рәнҗеп йөрибез дә, шуннан канда холестерин арта, шикәр күтәрелә, йөрәк кага. Үзебезгә-
үзебез золым кылабыз. Төзәлергә, үзгәрергә, күңелне
чистартырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә кешегә әти-
әнидән дә якынрак, алардан да ныграк ярата. Яратышып өйләнешкән парлар, сүзгә килсә, бер-берсен тиз генә гафу итә алмыйлар. Ызгышып, кычкырышып, талашып, авыр сүзләр әйтешеп, рәнҗетеп, сөйләшмичә йөреп, вакытны юк белән үткәрәбез.
Гомер кыска, гаилә вакыты тагын да кыскарак. Безгә бирелгән иң кадерле әйбер ул – вакыт. Бигрәк тә, гаиләдә парлы булып яшәгән чор. Шуны да мәгънәсез итеп, ямьсезләшеп үткәрәбез. Ачу саклап йөрибез. Әйтерсең, гомер безгә мәңгегә бирелгән...
Гафу итә белергә тиешбез. Доганың кабул булуның бер шарты да шундый: кешеләрне кичерү.
Гаилә нинди максат белән корыла?
Россия Президенты да,
республика мөселманнары Диния нәзарәте дә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Ярату, мәхәббәт, гаилә – мәңгелек тема. Ләкин һәр чорның үзенә генә хас кимчелеге дә бар. Бу хакта Җәлил хәзрәт үтемле итеп сөйләде. Яшьләрнең бала табарга ашыкмавына, күп гаиләләрнең бер-ике белән генә чикләнүенә борчылуын белдерде:
– “Никахланыгыз, күбәегез! Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән горурланырмын”, – диде пәйгамбәребез с.г.в.с. Зур табыннар корып, никах мәҗлесләре оештырабыз, балаларыбызның никахларын уздырабыз, ә күбәябезме соң? Юк шул, күбәймибез.
Бәбине Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул итүчеләр аз бүген. Эшкә, ял итәргә
комачаулаучы объект итеп кенә күз алдына китерәләр. Бүген бөтен мөмкинлек бар. Нәрсә ашарга, нәрсә кияргә дигән бернинди проблема юк.
Баланы кешедән ким булмасын дип, бик күп чыгымнар чыгарып тәрбиялибез. Үскәч машина, фатир алып бирәбез. Бер я ике бала алып кайтабыз да, кешедән ким булмасын дип, шуның өчен генә яшибез. Ә кеше булсын дип әйтергә онытабыз. Укып диплом алу әле ул кеше булуны аңлатмый.
Дөньяга килергә тиеш булып та, тумый калган сабыйларның җаннарын Кыямәт көнендә каршыбызга китерерләр. “Боларның гаебе кайда иде?” – дип
соралырбыз. Бөтенебезнең дә шушы сорауга җавап бирәсе бар.
Бүген тормыш әйбәт, намаз укыйбыз, ураза тотабыз. Ә бала тапмыйлар. Хәтта кайбер намаз әһелләре дә: “Хәерче үрчетәсең юк, алып кайтма”, – диләр. Акылыбыз дөрес
тәрбияләнмәгәнгә шулай. Коръәндә нәрсә диелә? “Һәр бала үз ризыгы белән туа”.
Ни өчен хатын-кызны
гүзәл зат дип йөртәләр?
– Сабый баладан да матур, кадерле бернәрсә юк. Өйгә сабый кайтып керә, бөтен кеше шуның тирәсендә бөтерелә. Кулдан да төшермисең, яратасың. Бу рәхәтлекне әйтеп аңлатып булмый. Шушы гүзәллекне кем дөньяга китерә? Хатын-кыз. Ә безнең күзаллавыбызча, хатын-кыз ул – эш аты.
Мәктәптә очрашуларда алар турында сөйлиләр: тимерче, шофер, космонавт, җитәкче, депутат, дип таныштыралар. Ник шунда берсе бу хатын-кыз әни булган дип әйтми. Күп балалы аналарны үрнәк итеп ник очрашуга чакырмыйлар? Артист, язучылар белән оештыралар. Хатын-кызның төп бурычы – өммәтне арттыру.
Бездә бала табучы әнигә дә хөрмәт юк, чөнки ул – эш аты, тормышны алып барырга тиеш. Җирнең дә кадере калмады. Шуңа күрә безнең илнең төп бәласы – кысыр җир һәм кысыр хатын. Болар барысы да эгоист булып тәрбияләнүебездән килә.
Нәфеснең ике канаты бар
Берсе – ашау, икенчесе – йокы. Элекке юклык заманында ризык сорап дога кылдык, тәүфыйк-һидәят сорарга онытканбыз.
Мичкә ягасы, утын ярасы, су ташыйсы юк, бәрәңгене дә аз утыртабыз, йокыга вакыт күп кала. Ашау күп, йокы күп, нәфес котыра. Аллаһы Тәгалә акылны тәрбияләргә – намаз, ә нәфесне тәрбияләр өчен ураза биргән. Рәҗәб, шәгъбан – нәфел уразалары тота торган айлар. Рамазанда 30 көн ураза тотып, тәравих намазлары укып, гыйбадәтләрне арттырып, йокыны, ашауны киметәбез. Нәфеснең ике канаты киселә. Шуңа күрә бу айларны гафиллектә үткәрмик.
Кайбер кеше: “Мин ураза тота алмыйм, ашамыйча тора алмыйм”, – ди. Ләкин ураза тотмыйча, нәфесне тыеп булмый. Балаларны да гадәтләндерергә кирәк. Тәрбия кылынган нәфес җәннәткә кертә. Рамазан ае безгә, нәфесне җиңеп, кеше сыйфатлары булдырыр өчен бүләк итеп бирелгән, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Вәгазь кичәсе дога белән тәмамланды. Аннары мәчеткә барып, өйлә намазы укыдылар.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев