Гуманитар йөк юлга кузгалды
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде.
Ай дәвамында бөртекләп җыелган кирәк-
яраклар, шул исәптән, егетләребез сораган УАЗ автомобиле 21 апрель көнне юлга чыкты.
УАЗны якташыбыз, эшмәкәр Рәдис Хашимов алып бирде. Шулай ук гуманитар йөктә дроннар, аларга кирәк-яраклар, дроннарга каршы
мылтыклар, маскировка сеткалары, азык-төлек, дарулар һәм башка мөһим кирәк-яраклар җибәрелде.
Район башлыгы Ленар Зарипов:
– Егетләр! Җиңү безнеке булачак. Иң мөһиме: сез исән-сау әйләнеп кайтыгыз! – дип озатып калды.
Ленар Рафак улы үзе дә волонтерлар арасында кайнашып, егетләребезгә гаилә, туган як җылысын бүләк иткән, алар өчен бик мөһим булган йөкне төяүдә ярдәм итте.
Район башлыгының матбугат үзәге.
делегация катнашачак. Ә 9 май көнне Актанышта “Яшьлек” яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта бәйрәм парады узачак.
Илдә барган вазгыятькә бәйле рәвештә “Үлемсез полк” акциясен зурлап уздырырга киңәш итмиләр. Мәктәпләрдә, оешмаларда үзебезнең бабаларыбызның фотозоналарын, стендларын урнаштырырга мөмкин. Бу көнне “Үлемсез полк” машинасы урамнар буйлап узачак. Райондашларны “Үлемсез капка төпләре” акциясенә кушылып, бабаларыбызның фотоларын, медальләрен тотып, “Үлемсез полк” машинасын каршы алуларын сорар идем. Әлеге машина белән район мәдәният хезмәткәрләре 4 сугыш ветераны янында да булып, бәйрәм белән тәбрик итәчәк.
Райондашларга шуны да искәртеп үтәсе килә.
Республика җитәкчелеге тарафыннан куелган таләпләр буенча бәйрәм көнендә салютлар аттырырга ярамый.
11 май көнне балалар иҗат үзәгендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап,
район башлыгы кубогына шахмат ярышы оештырылачак.
САКЛЫК ЧАРАЛАРЫ
ХАКЫНДА
Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева бәйрәм вакытында балаларның иминлеген кайгырту буенча алып барылырга тиешле
саклык чараларына тукталды.
– Балаларның иминлеген, сәламәтлеген саклау, әти-әниләрнең иң беренче бурычы булып тора. Ял көннәрендә балалар табигать кочагына тартыла. Анда ут белән уйнамаска кирәклеген кат-кат аңлатуыгыз сорала. Кичке сәгать 10нан соң урамда йөрүләренә дә юл куймау зарур. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклеген дә аңлату мөһим. Балаларның мотоциклларда, электр самокатларында, мопедларда, велосипедларда хәрәкәт итүләрен дә контрольдә тотарга кирәк.
Мәгариф учреждениеләрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршы алу йөзеннән күп кенә акцияләр, бәйгеләр бара. Укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең әби-бабайларының фотосурәтләрен тәрәзәләргә куялар, җиңүгә багышлап рәсемнәр ясыйлар. Авыл мәктәпләрендә мемориаль такталарга, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Ветераннарга, тыл ветераннарына тимурчылык ярдәмнәре оештырыла.
Актаныш һәм Минзәлә районы 103 нче янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов бәйрәм көннәрендә күрелергә тиешле саклык чаралары белән таныштырды.
– Бәйрәм көннәрендә кешеләр күбрәк табигатькә чыга, ихаталарында җыештыру, төзекләндерү эшләре алып бара. Статистикага күз салсак, бәйрәм чорларында янгын чыгу
очраклары арта. Янгынның төп сәбәпләре булып, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, урын өстендә ятканда тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү тора. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарур. 22 апрельдән 12 майга кадәр Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда үлән, чүп яндыру, учак ягу катгый тыела. Әлеге карар нигезендә, урманга якын урнашкан җирлекләрдә ут ярдәмендә ашарга пешерү ярамый. Безнең районда андый җирлекләр икәү: Киров һәм Югары Богады авыллары. Әлеге режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта, штраф күләме ике тапкырга арта. Безнең хезмәткәрләр даими рейдларга чыга. Шулай ук көн дәвамында космос аша мониторинг алып барыла. Аның аша кайда үлән яндырыла, күренеп тора.
Мәгълүматлар янгын сүндерү бүлегенә хәбәр ителә. Янгын чыккан очракта 101, яисә 112 номерына шалтыратып хәбәр бирергә кирәк.
Илдар Мортазин, 103 нче янгын сагы җитәкчесе:
– Без мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре хакында аңлатулар алып барабыз.
Сулыклар боздан ачылгач, балыкка йөрүчеләр дә артты. Әмма су буйларында да кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге хакында да онытырга ярамый. Шушы арада гына районда шуңа бәйле рәвештә бер бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Бер балыкчы суга батып үлде. Су буйларына үзегез генә йөрмәгез. Барган очракта өйдәгеләргә кайсы якка баруыгызны, кайчан кайтасыгызны әйтеп китегез. Әле су бик салкын. Ялгыш суга төшсәгез, көзән җыерып, су астына китәргә мөмкин. Балаларга да һәрвакыт күз-колак булыгыз. Үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез.
Актаныш районы террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Айдар Фәрдиев 23 апрельдә узган комиссиядә кабул ителгән карарлар белән таныштырды.
Дилбәр Әнвәрова:
– Бәйрәм көннәрендә кичке рейдлар даими оештырылачак. Авыр гаиләләрнең өйләрендә булачакбыз. Барыбызга да исәнлек-саулык телим. “Гаилә елы”нда бәйрәм көннәрен гаиләләребез белән бергә үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев