Гүзәл затлар машина йөртү осталыгын күрсәтте
“Автотуташ-2024” республика бәйгесенең район этабында ун гүзәл зат үзләренең машина йөртү осталыгын сынады.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, юлларда һәлакәтләрне булдырмау, юл йөрү культурасын саклау максатыннан оештырылучы бәйге 11 июль көнне узды.
Бәйге “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында бизәкле машиналарны караудан һәм тәкъдим итүдән башланды.
Гүзәл затларыбыз һәрберсе машиналарын үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп бизәгәннәр. Алар аны матур итеп, шигъри юллар, җырлар белән башкаларга тәкъдим дә иттеләр.
Икенче өлеш “Белая” автомәктәбендә теоретик биремнәр чишү белән дәвам итте. Көч сынашучылар вакытка 20 биремне чиштеләр. Әллә каушадылар, әллә вакыт узган саен белгәннәр дә онытыла төшкән, арада хаталары чыгучылар да булды.
Машина йөртү осталыгы исә Актаныш технология техникумының махсус мәйданчыгында сыналды. “Белая” автомәктәбе инструкторы Алмаз Шәйхразыев аларның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтеп, җибәрелгән хаталарын теркәп барды.
– Быелгы бәйгедә катнашучылар саны арту сөендерә. Чөнки юлда һәлакәтләр артканнан-артып тора. Ә бәйгегә катнашучылар юл йөрү
кагыйдәләрен кабат исләренә төшерәләр. Аны тормышта да кулланачаклар. Киләчәктә катнашучылар тагын да күбрәк булсын иде, дип телибез, – ди ЮХИДИ бүлегенең профилактика буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
– Чараның төп максаты, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, аны популярлаштыру булып тора. Без шоферларны ир-атларга, хатын-кызларга аермыйбыз. Юл йөрү кагыйдәләре һәркемгә дә бер төрле. Аны яхшылап өйрәнәләр икән, хатын-кызлар да юлларда нык әйбәт йөриләр. Нинди генә хәлдә дә үзләрен тиешенчә тоталар. Алга таба да барлык шоферларның да, җәяүлеләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүләрен телим, – диде районның ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев.
Мондый юлларда үзләрен иркен тотсалар да, бәйге булгач, хатын-кызларыбызның бераз каушаулары сизелде. Шулай булса да, алар сынауларны уздылар.
Кадрия Әдһәмова:
– Бәйгегә әзерлек ел дәвамында бара. Балалар бакчасында хезмәт куйганлыктан, балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап торабыз. Ата-аналар белән әлеге темага багышланган төрле чаралар үткәрәбез. Бәйге игълан ителгәч, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан сорауларын кабатладым. Ә машинаны ничек бизәргә икәнен балалар тәкъдим иттеләр. Бергәләп кул рәсемнәре ясап, аларны светофор төсләренә буядык.
– Руль артында ничә ел йөрисез? Әлеге бәйгедә катнашканыгыз бар идеме?
– Узган ел катнаштым. Руль артында унөч елдан артык йөрим инде.
– Хатын-кыз буларак, руль артында йөрү авырмы?
– Авырлыгын сизмим. Хәзер руль артында хатын-кызларны күп күрергә була. Соңгы вакытта ир-атлар тарафыннан да ихтирам сизелә башлады. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмасаң, кыенлыгы сизелми. “Яшел ут” бәйгеләрендә даими катнашабыз. Аңа әзерлек барышында да юл йөрү кагыйдәләрен гел кабатлыйм. Шул рәвешле даими искә төшереп торгач, кагыйдәләрне дә бозмаска тырышам.
Рәмилә Минһаҗева:
– Әлеге ярыш турында ишетеп белә идем, әмма бер тапкыр да катнашканым булмады. Быел Ләйсән Мөхәммәтованың статусында күргәч, катнашып карарга булдым. Руль артында йөрүемә унике ел булды. Машина йөртү үземә нык ошый, туктап торганым юк. Ун яшьлек кызымны арткы утыргычта, куркынычсызлык каешын эләктереп кенә йөртәм. Бәйгегә исә ныклап әзерләндем. Бизәү буенча идеяне интернет челтәреннән алдым.
Гөлназ Газизова:
– 2009 елдан башлап, руль артында йөрим. Быел әле юбилей елы да икән, 15 ел булган. Иң элек тотылган машина алдым да, әйбәтләп йөрергә өйрәнгәч, салоннан яңа машина гына ала башладым.
Моңа кадәр әлеге бәйгедә катнашканым юк иде. Бәйге буласын белгәч, катнашып карарга булдым. Кагыйдәләрне кабат искә төшердем. Бик файдалы бәйге булды бу.
– Үзегезне тәртипле йөртүче дип уйлыйсызмы?
– Мин нык тәртипле йөртүче. Юлда әкрен генә, юл билгеләренә карап кына йөрим. Юлда үз-үзләрен күрсәтергә теләгән, тизлек режимын сакламаган яшьләр дә очрый. Аларның үзләренә, һәм тирә-юньдәгеләргә зыян салмауларын телим.
Бәйге ахырында Ләйсән Мөхәммәтова барлык катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Юлларда бары тик яшел утлар гына януын теләде.
Нәтиҗәләр буенча 1 урынга Айгөл Мәрдәнова, 2 урынга – Рәмилә Минһаҗева, 3 урынга, Альмира Хуҗина лаек дип табылды. Гүзәл затларыбызның барысына да истәлек бүләкләре, җиңүчеләргә кубок, медальләр тапшырылды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев