Һәр кеше дә кадерле
Райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең чираттагысы 2023 ел нәтиҗәләренә багышланды.
Сөйләшүне район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 2023 елдагы демографик хәлнең торышы белән таныштырган саннардан күренгәнчә, Актанышта – сиксән, Пучы җирлегендә – унике, Яңа Әлем җирлегендә – ун, Татар Суыксуы, Киров җирлекләрендә – тугызар, Иске Байсар, Такталачык, Аккүз җирлекләрендә – алтышар, Актанышбаш җирлегендә – биш, Усы, Әтәс, Иске Богады, Иске Сәфәр, Чуракай җирлекләрендә – дүртәр, Кәзкәй, Иске Айман, Теләкәй җирлекләрендә – өчәр, Иске Кормаш, Түке, Уразай, Аеш җирлекләрендә – икешәр, Чалманарат, Мәсәде, Татар Ямалы җирлекләрендә берәр сабый туган. Күҗәкә һәм Югары Яхшый җирлекләрендә бер сабый да дөньяга килмгән.
Үткән ел Актаныш, Пучы, Уразай, Яңа Әлем авыл җирлекләрендә вафат булучылар саны егермедән артып киткән.
Хисап чорында эш яшендәге 80 райондашыбызны югалтканбыз. Актанышта – егерме өч, Уразайда – биш, Чалманарат, Пучы, Иске Байсар, Такталачык, Яңа Әлем җирлекләрендә – дүртәр, Югары Яхшый, Иске Кормаш, Татар Суыксуы, Кәзкәй, Аккүз җирлекләрендә – өчәр, Актанышбаш, Иске Богады, Иске Айман, Аеш, Усы, Әтәс җирлекләрендә – икешәр, Күҗәкә, Иске Сәфәр, Татар Ямалы, Мәсәде, Киров җирлекләрендә берешәр эш яшендәге кеше вафат булган.
2023 елда дүрт ( 2022 елда 12 булган) райондашыбыз үз-
үзенә кул салу юлы белән якты дөньядан киткән.
Үткән ел Актаныш җирлегендә – сигез, Иске Сәфәр, Иске Байсар җирлекләрендә – бишәр, Киров җирлегендә – дүрт, Чалманарат җирлегендә – өч, Иске Богады, Күҗәкә, Иске Кормаш, Актанышбаш, Яңа Әлем, Аеш, Такталачык җирлекләрендә берешәр хокук бозу очрагы теркәлгән.
2023 елда районда 24 янгын очрагы булган.
Хастаханә эшчәнлеге
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев үлем структурасы буенча нәтиҗәләр белән таныштырды.
Үткән ел вафат булучылар арасында йөрәк-кан тамыры авыруларына бәйле булганнары 2022 ел белән
чагыштырганда егерме бергә, яман шеш авыруына бәйлеләре унга, сулыш юлы авыруларына бәйлеләре унга күбрәк, тышкы сәбәпләргә бәйлеләре сигезгә, коронавирус авыруына бәйлеләре егерме өчкә ким.
Эш яшендә вафат булучыларның утызы – йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, унтугызы тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә, унөче ямаш шеш авыруыннан, тугызы ашкайнату системасы авыруыннан, дүртесе сулыш юллары авыруыннан, берсе эндокрин системасы авыруыннан вафат булган. Алтысының үлем сәбәбе ачыкланмаган.
– Үткән ел вафат булучыларның 413енең ( аларның 40ы эш яшендәгеләр) үлеме теге яки бу сәбәп белән алкоголь куллануга барып тоташа. Эчкечелек, зур проблема булып кала килә. Район башлыгы Ленар Зарипов һәм республиканың наркология диспансеры вәкилләре белән берлектә үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәсендә, җиде кешене Чаллы шәһәрендәге наркология диспансерына дәвалануга җибәрәбез, – диде Айдар Хәев.
Йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларны дәвалауда Чаллы шәһәрендәге БСМП белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Инфаркт булган егерме ике кеше Чаллыга җибәрелгән, аларның унберенә тромболизис ясалган. 91 кешегә коронарографиягә юллама бирелгән.
Район үзәк хастаханәсендә КТ булу, күп кенә авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. 2397 кешегә КТ ясалган. КТ ярдәмендә инсульт булучыларны да ачыклау арткан. 123 кешедә инсульт булып, аларның 120се 4.5 сәгать эчендә Чаллы хастаханәсенә илтеп җиткерелгән.
Районда 652 кеше ямаш шеш авыруы белән исәптә тора. Үткән ел 135 кешедә яман шеш авыруы табылган. Аларның 88ендә – 1-2 стадия, 21ендә – 3 стадия, 18ендә 4 стадия.
– Исәпкә куелганнан соң, биш елдан артык яшәүчеләр саны 366. Безнең бурыч, әлеге яман авыруны булдыра алган кадәр иртәрәк стадиядә
ачыклау булып тора. Шул вакытта кешене дәвалап, гомерне
саклап калу мөмкинлеге зуррак була, – диде Айдар Хәев.
Һәр бала – күз уңында
Дилбәр Әнвәрова районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе буларак, бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек буенча да чыгыш ясады.
Үткән ел комиссиянең егерме дүрт утырышы, шуларның алтысы – киңәйтелгән, берсе – күчмә.
Утырышларга барысы
94 беркетмә кергән. Аларның 58е – ата-аналарга балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен, 8е – сугу очрагы буенча, 1се – гражданнарның шәхесен таныклаучы документны белә торып юкка чыгарган яки бозган өчен яисә аны тиешенчә сакламаган өчен, 26сы тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөргән, 1се җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен. Полиция вәкилләре тарафыннан төзелгән әлеге беркетмәләр утырышларда каралган. Беркетмәләр нигезендә 49 очракта кисәтү ясалган, 45 очракта штраф салынган.
Бүгенге көнгә районда социаль яктан куркыныч буларак 13 гаилә исәптә тора, аларда 26 бала тәрбияләнә (узган ел бу вакытта 6 гаилә исәптә торган). Быелга чыккач кына да унбер гаилә социаль яктан куркыныч буларак исәпкә куелган. Болар Актаныш, Богады, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык, Киров, Татар Суыксуы, Әтәс, Аккүз җирлекләреннән. 2023 елда биш гаилә исәптән төшерелгән. Аларның берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәнлектән, дүрт гаилә тәртипләре уңай якка үзгәрү сәбәпле,
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары социаль яктан куркыныч булган гаиләләргә даими рейдлар белән чыга. Аларда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, яшәү шартларын тикшерә.
– Шунысы сөендерә, без барганда бер генә гаиләдә дә хәл киеренке түгел иде. Барысы да җылы өйләрендә, матур гына яшиләр иде. Алга таба да шундый күренешләрне генә күрергә язсын, – диде Дилбәр Әнвәрова.
Җиде яшүсмер ПДНда исәптә тора. Районда 120 авыр гаиләдә 254 бала тәрбияләнә.
Балигъ булмаган балаларның тәртип бозуларын профилактикалау максатыннан декабрь аенда полиция вәкилләре белән берлектә
мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрелде.
Районда үткән ел балигъ булмаган балалар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен
ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә профилактика эшләре алып барыла. Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар әледән-әле очрап тора.
Җинаять кылучы
балалар арткан
Райондагы җинаятьчелек, профилактика эшләренең торышы хакында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе
Рәдиф Баһавиев таныштырды.
– Үткән елда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган сигез җинаять тикшерелеп, судка җибәрелде. Быелның гыйнвар аенда 2023 елда кылынган дүрт җинаять тикшерелеп, судка җибәрелде. Шул рәвешле, үткән ел 12 җинаять кылынган булып тора. 2022 елда бу берне генә тәшкил иткән. Күргәнегезчә, аерма бик зур, – ди Рәдиф Баһавиев.
Балигъ булмаган балаларның ике төрле җинаять эшләве күзәтелә. Кеше милкен урлау һәм сугып, тән җәрәхәтләре ясау. Шактый җинаятьләр төркемнәр белән кылынган. Балаларның кичке һәм төнге вакытта караучысыз йөрүләре, шөгыльләре булмау җинаять кылуга сәбәп була да инде. Әти-әниләр ягыннан аңлату булмау, балаларның тәмәке тартулары, спиртлы эчемлекләр кулланулары да закон бозуларга китерә, ди Рәдиф Җәүдәт улы.
Административ хокук
бозган, җинаять кылган барлык балалар да исәпкә бастырылган. 2023 елда аларның саны – 13. Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә 26 әти-әни исәпкә куелган. Әлеге гаиләләр һәм яшүсмерләр белән полиция хезмәткәрләре, профилактика органнары белән берлектә профилактика чаралары үткәрелә. Аларны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
– Әгәр дә үзен сәер тотучы, характерында үзгәреш сизелгән яшүсмерләрне күрсәгез, кичекмәстән безгә хәбәр итүегез сорала, – диде Рәдиф Баһавиев.
Киңәшмә ахырында Ленар Зарипов ясаган чыгышлар буенча үзенең фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.
– Быел, «Гаилә елы»нда авыр гаиләләргә тагын да ныграк игътибарлы булуыгыз сорала. Аларга вакытында ярдәм итәргә кирәк.
Балаларны туры юлга
бастыру барыбызның да уртак бурычы. Мәктәпләрдә профилактика чаралары уздыруны да арттырырга кирәк – диде.
***
2023 елдагы эшчәнлекләре буенча Теләкәй авыл җирлеге – 1, Усы – 2, Иске Айман авыл җирлеге 3 урынга лаек дип табылды.
Сан
2023 елда 183 бала туган.
413 кеше вафат булган.
Язылышучылар саны – 82
Аерылышучылар саны – 53
Районда яшь озынлыгы – 74,6.
Ирләрнеке – 70.3, хатын-кызларныкы 79.8
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев