“Яран” ширкәте һәм милекчеләр
Күпфатирлы йортларда килеп чыккан күп кенә проблемаларны “Яран” милекчеләр ширкәте хәл итә.
“Яран” торак милекчеләр ширкәтендә 15 кеше
исәпләнә. Шуның сигезе – җыештыручы, дүртесе – сантехник. Идарә итүчеләр – өчәү: җитәкче, баш хисапчы һәм мониторинг белән эшләүче. Алар 77 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтәләр. 77 йортта да берәр кеше җаваплы итеп билгеләнгән (халык телендә – старший по дому).
– Җаваплы кешеләр белән тыгыз элемтәдә хезмәт итәбез. Аларның ярдәменнән башка эшне алып бару мөмкин түгел. Яшәүчеләрдән кергән һәр сорауны җиткереп торалар. Проблемалар бергә хәл ителә. Су, канализация, ишегалды мәсьәләләрен күбрәк шулар аша ишетәбез. Телефон аша хәбәрләшәбез.
Безнең эш телефоны: 3-11-36. Минем кәрәзле телефоным: 8-906-122-53-00.
Күпчелек халык кәрәзле телефон аша турыдан-туры үземә чыга. Көн дәвамында сораулар кереп тора. Күпфатирлы йортларда, уртача исәпләгәндә, 3500 кеше яши. Шулардан көненә 10-20 мөрәҗәгать килә. Эш урынына килеп тә, проблемаларын җиткерәләр. Гариза язып калдыралар, – дип таныштырды “Яран” милекчеләр ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗәхмәтов.
Битараф булмаска кирәк
Һәр йортка милекчеләр арасыннан бер актив булганы җаваплы итеп билгеләнгән. Аларның барысы да актив, бигрәк тә, Төньяк урамының 120 нче йортында, Ленин проспектының 122 нче йортында, 126 нчы йортта. Әлеге эшне бары тик, битараф булмаган, оптимист, кыю, җаваплы кеше генә башкара ала.
– Өмә вакытында без тырма, көрәк, чүп капчыгы белән тәэмин итәбез. Җыелган чүпне, техника яллап, үзебез төяп түгәбез. Подъезд алдын себереп тору өчен себерке, кыш көне кар этү өчен көрәк бирелә. Кемдер, тәмәке тартырга чыккан арада, кар көри. Сорасалар, эш коралы белән тәэмин итәбез.
Кышкы буранда
эш көчәя
“Яран” торак милекчеләр ширкәтенә йөкләнгән эшләр бик күп төрле. Һәр эш төренә подрядчылар билгеләнгән. Кыш айларында техника белән юл һәм тротуарларны чистартырга чыгалар. Һәр квартал бүленгән, ике юл төзү оешмасы һәм коммуналь хуҗалык үзенә беркетелгән участокта хезмәт күрсәтә. МУП “Коммунсервис”, ИТК һәм “Актаныш юллары” оешмалары кар көртеннән арындыра.
Кыш көне була торган төп проблемалар кардан арындыру белән бәйле. Ел саен кабатлана, ләкин кичектерергә ярамый торган эшләр бу.
– Быел кыш иртәрәк тә килгән сыман булды. Йорт түбәсенә кар җыела. Кешегә куркынычны бетерү өчен, түбәдәге карны төшерү, боз сөңгеләреннән арындыру, халыкны кисәтү һәм уңайлылык ясау – безнең бурыч. Подъезддан чыгып, эшкә баручылар, кайтучылар өчен уңайлылык тудырабыз,
чисталыкны тәэмин итү, аяк астындагы бозны ватып, тоз сибеп эретү өстендә эшлибез.
Йорт һәм подъездны төзекләндерү
“Ремстройдом” оешмасы подъездагы ремонт эшен башкара. “Гидросервис”
(“Теплосервис”) икенче кат ишек кую, дымоход
урнаштыру буенча ярдәм итә. “Ремстройдом” оешмасы – “Яран” ширкәтенең төп подрядчысы. Йортларда капиталь төзекләндерүне алар башкара.
2023 елда Төзүчеләр урамының 3 нче йортында, Ленин проспектының 126 нчы йортында капиталь ремонт үткәрелде. Бу эшләрне “Ремстройдом” оешмасы башкарып чыкты. Агымдагы елга Ленин проспектының 91 нче йортка капремонт кертеләчәк. Әлеге күләмле эш “Ремстройдом”га йөкләнгән.
– Проблемалар килеп чыкканда, һәрвакыт аларның ярдәменә таянабыз. Капиталь ремонтка фасадны тышлау, подъезд ремонты, йортка отмоскалар салу керә. Эш төренә карап, электр, су һәм канализация челтәрләре алмаштырыла, – ди Илшат Хуҗәхмәтов.
Җәйге чәчәкләр
күз алдында тора
– Җәйге чорда күпфатирлы йорт кырыена чәчәк утыртып, тирә-юньне матурлаучылар олы хөрмәткә лаек. 13 а, 4, 19 нчы йортлар яны көзгә тикле чәчәккә күмелә. Башка йортларда да матурлык тудыручылар шактый. Безнең белән тыгыз элемтәдә торганнары өчен барысына да рәхмәт.
1-5 нче йортларда яшәүчеләр – өмәдә активлык күрсәтүчеләр. Җаваплы итеп беркетелгән кешеләр, ширкәткә килеп, “Өмә кайчан башлана?” – дип, үзләре үк белешеп тора. Эш коралларын, капчыкларны алып китеп, өй янын матурлап, гөлбакча ясыйлар.
Нинди сорау белән киләләр?
Күпфатирлы йортларга икеконтурлы газ казаннары урнаштырылды. Газ торбалары тышка чыгып тора. Түбәдә кар күпләп җыелган очракта, алар килеп төшеп, шул торбаны имгәткән
очраклар да күзәтелә. Милекчеләр нишләргә тиеш?
– Без аларга ярдәм итәбез. Газны әкренгә куеп җылытканда, торба бозлана да, бер ара, астагы катның торбасы өстенә килеп төшә. Һәрбер йортны да күреп бетермәскә мөмкинбез. 1700 фатир исәпләнә, 1700 торба, дигән сүз. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, без бу торбаларны алыштырып бирәбез.
– Милекчеләр саксызлык күрсәтәме?
– Милекчеләр аркасында гомумкулланыштагы әйбергә зыян килгән очраклар булып тора. Күптән түгел ишекне каердылар, өр-яңаны куйдык. Кирпеч кыстырганнар да, каерып япканнар. Сынып чыккан. 23 мең сумга куйдырган идек. Бер атна да тормады.
– Сантехника белән бәйле проблемалар еш килеп чыгамы?
– Сантехникларыбыз өчәү генә, аларга мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Киров авылында да 3 күпфатирлы йортыбыз бар. Аларга да хезмәт күрсәтәбез. Кергән сорауны җавапсыз калдырмыйбыз. Көн уртасымы, кичме, баралар, төзәтәләр.
– Сезнең эштә иң мөһиме нәрсә?
– Халык белән тыгыз элемтәне саклау. Милекчеләр белән турыдан-туры эшлибез. Кергән мөрәҗәгатьләрне чишәргә тырышабыз. Безгә сораулар белән чыксалар, проблеманы тиз арада хәл итү җиңелрәк. Киләчәктә дә эшне кешеләргә уңайлы итеп оештыру турында уйлыйбыз. Җитешсезлекләрне үз вакытында хәбәр итсеннәр иде. Элемтәдә торсак, ике якка да яхшы булыр.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев