Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яшь булып истә калыр

Уразай мәктәбендә Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айзат Вәсим улы Фәйзуллин истәлегенә хәтер тактасы ачылды.

Әлеге истәлекле чарада район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев, Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары, Айзатның туганнары, сыйныфташлары, мәктәп укучылары катнашты. 

Чара 8 май көнне, Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан үткәрелде. Аның беренче өлеше Җиңү көненә багышланды. 

Уразай авыл җирлеге дә бу сугышка 236 ир-егетен озата. Аларның 36сы гына туган ягына әйләнеп кайткан. Тылда хатын-кызлар Бөек Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән өлеш керткән. Көнне төнгә ялгап, хезмәт куйган. 

Ни кызганыч, бүгенге көндә әлеге җирлектә бер генә исән Бөек Ватан сугышы ветераны да юк. Сугыш ветераннарының тол хатыннары – 4, тыл ветераннары да җидәү генә калган. Сугыш чоры балаларының да саны кимүгә. 

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучыларның Бөек Җиңү турындагы шигырьләре, җырлары аларның күңелләрен айкады. 

Сугышлар моның белән генә бетми. Әфганстан, Чечня сугышлары да күп кенә райондашларны борчуга салды. Тынычлыгын алды. Уразай авыл җирлегеннән дә бер егетләре – Мөхәррәм Сафин Әфганстанда һәлак була. Аның истәлегенә мәктәп каршысында һәйкәл куелган. Укучылар әлеге һәйкәлне карап, чистартып торалар. 

Чарада сүз алган һәркем Бөек Җиңүне якынайтуда 
өлешләрен керткән өлкән буын вәкилләренә рәхмәтләрен җиткерде. 

 

ТАРИХ КАБАТЛАНА

 

Хәзер  Бөек Ватан сугышында катнашканнарның 
оныклары алар эзеннән атлый. Илебезнең тынычлыгы өчен неонацизмга каршы көрәшә. Якташларыбыз гомерләренең соңгы көненә, соңгы секундларына кадәр хәрби бурычларына тугры калалар. Ватаныбыз һәм 
Россиянең киләчәк мәнфәгатьләрен яклыйлар. Кызганыч, югалтулар да шактый.

Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова балаларның, илебезнең киләчәге өчен үзләренең 
тормышларын кызганмаган батырларга, ветераннарга рәхмәт белдерде. 

– Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, иң авыры егетләрне хәрби операциягә озату булды. Аннан да авыррагы – аларның кайберләрен югалту. Айзат хакындагы истәлекләрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. 2023 елның 25 ноябрендә ул кыска вакытлы ялга кайткач очраштык. Ул соңгы сүзе итеп: “Сез мине яшь, шушылай матур килеш истә калдырырсыз”, – диде. Чыннан да, ул безнең күңелдә яшь, матур булып истә калачак. Шәһит киткән тагын бер егетебез – Артем Шаяховка да истәлек тактасы куелачак. Үзебезнең җирлек оныгы Ниязны да онытмыйбыз. Бүгенге көндә әле дүрт егетебез хәрби хәрәкәттә. Аларның исән-сау, безнең янга кайтуларын телибез, – диде. 

– Язның иң матур, иң 
мәгънәле бәйрәменә җыелдык. Җиңү җиңел бирелмәде. Илебезнең байлыгына, бердәмлегенә һәрвакыт кызыктылар. Ул сугышлар локаль рәвештә булса да дәвам итә. Әфганстан, Чечня сугышлары... Үзем дә шушы мәктәптә укыганда, Әфганстанда һәлак булган Мөхәррәм Сафин үзебезнең туган якны яратуның зур мисалы булып тора иде. Көн саен мәктәптән чыкканда аның һәйкәле безне каршы ала иде. Аның мисалында безне туган илне яратырга өйрәттеләр. 

Айзат исә миннән берничә класска югары укыды. Ул олыны – олы, кечене кече итә белде. Нинди генә авыр тормыш юлы үтүгә карамастан, кешелекле булып калды. Әниләре Мөхәссәнә апа үзенең тар гына җилкәләре белән өч улын намуслы, хезмәт сөючән итеп үстерде. Герой ул тәрбияләгән анага мең-мең кат рәхмәт. Бу чара Айзатның, Мөхәссәнә апаның, Артемның рухларына дога булып барып ирешсен иде, –  диде район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев.  

“Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов та үзенең фикерләрен җиткерде. 

– Бүген сөенечле дә, көенечле дә бәйрәм. Сөенечле, безнең шушы матур тормышыбыз өчен башларын салган 
бабаларыбызны, аталарыбызны җыелып данлыйбыз, аларның рухларына догалар кылабыз. Көенечле, бүгенгесе көндә, шушы ата-бабаларыбыз азат иткән сукмактан, аларның оныклары чын патриотларча көрәшәләр. Тарих кабатлана. Ничек кенә булмасын, сугыш югалтуларсыз булмый. Бөек Ватан сугышы чорында әбиләребез икенче яртыларын югалтсалар да, сынмадылар, сыгылмадылар. Безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр. Без шуның өчен үзебезнең тарихыбызга, халкыбызга, өлкәннәребезгә игътибарлы булсак иде. 

Кадерле балалар, биредә үлем белән күзгә-күз очрашкан, якын дусларын югалткан абыйларыгыз басып тора. Бу абыйларыгызга карата хөрмәт 
беркайчан да сүрелергә тиеш түгел. Барыгызны да сөенечле бәйрәм белән тәбрик итәм. Алдагы көннәрдә дә саулык-сәламәтлек телим. 

Айзат – безнең герой. Ул Чечняда да, Украинада да үзен уңай яктан гына күрсәткән. Без аны онытмабыз. Безнең героебыз булып, мәңге күңелләрдә 
сакланыр. Артемны да югалттык. Аларның туганнарына, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.  

Чарада Айзатның сыйныфташлары да катнашты. Алар Айзатны бары тик уңай яктан гына искә алдылар. Ә Алсу сыйныфташына багышлап иҗат иткән шигырен сөйләгәндә, һәркемнең күңеле тулды, күзләрдән яшь акты. 

Хәтер тактасы район сугыш хәрәкәте ветераннарының «Сугышчан туганлык» җәмгыяте тарафыннан куелды. Чарада Чечня сугышы ветераннары рәисе Вазыйх Харисов та катнашты һәм Айзат хакындагы хатирәләре белән бүлеште.

– Айзат безнең сугышчан 
дустыбыз. Ул да Чечня сугышында катнашты. Айзат кыю, курку белмәс булган. Чечняда да үзен батыр итеп күрсәтә. Иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыга. Шуңа “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Батырлыгын Украинада да кабатлый. Мондый чаралар, хәтер такталары кую балалар безнең батырларыбыз хакында онытмассыннар, белеп үссеннәр өчен эшләнә.  

Әфганчы-ветеран Фаис Ваһаповның, Кавказ сугышы ветераны, автор-башкаручы Айнур Касыймовның җырлары чарага тагын бер патриотик төсмер өстәде.

Истәлек тактасын каплап торган япма алынгач, һәркем батыр хөрмәтенә канәфер чәчәкләре салды. Инде киләчәктә мондый такталар саны артмасын, дөньялар тынычлансын иде дигән теләктә калабыз. 

 

АБЫЙЛАРЫ 

ЭНЕЛӘРЕ ХАКЫНДА

 

– Айзат безнең бик тыйнак, тәртипле егет иде. Бар кешегә дә ярдәм итте. Уразай мәктәбен тәмамлагач, Казанга китте. Шунда яшәде. Армия сафларыннан соң, килешү нигезендә Чечняга китте. Анда “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. 

Украинада махсус хәрби операция башлану белән, беренче чакырылышта ук шунда мобилизацияләнде, – ди олы абыйсыАйдар.  

– Бармыйм димәдеме?

– Юк, абый, барам, диде. Украинада елдан артык булды. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. 

– Кыска вакытлы ялга 
кайткач, андагы хәлләр турында сөйли идеме?

– Артык сөйләмәде. Авыр, начар да димәде. Ялымны бетерәм дә, тагын китәм дип йөрде, –  дип сүзгә кушылды икенче абыйсы Айнур.

– Энегез истәлегенә хәтер тактасы куела. Дулкынланасызмы?

– Әлбәттә. Безнең өчен зур чара бу. Айзатны искә алулары өчен район җитәкчеләренә, Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәновага, сыйныфташларына зур рәхмәтебезне әйтәбез. Бигрәк тә классташлары аны якын иттеләр. Һәрвакыт хәбәрләшеп тордылар, посылкалар җибәрделәр. Үзе ярдәм иткәч, аңа да ярдәм иттеләр. Энебезнең урыны оҗмахта булсын,  –  диде абыйлары. 

 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

 

Айзат Вәсим улы Фәйзуллин 1979 елның 4 декабрендә Мерәс авылында туган. Уразай урта мәктәбен тәмамлагач, 1998-2000 елларда армия сафларында хезмәт итә.  

2000 елда контракт буенча Чечен Республикасында була, анда «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. 

2007-2008 елларда Грузиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Соңгы елларда Казанда эшли. 

2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.  

2023 елның 20 декабрендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә каты яраланып һәлак була.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев