Яшел ут янсын
Яңа Әлем балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар катнашында “Яшел ут” темасы астында тәрбиячеләр Гөльяр Илдус кызы, Илина Рөстәм кызы, кече тәрбияче Алия Радик кызы тарафыннан оештырылган зур чара узды.
Әтиләр дә, кайбер әниләр дә – шофер һәм көн саен аларның машина белән юллар аша хәрәкәт итүен дә искә алып, чара юл йөрү кагыйдәләренә багышланды: командалар арасында әлеге теманы яктыртып биремнәр, уеннар, җырлар оештырылды, автокреслода балаларны дөрес утыртып йөртү, кагыйдәләрне бозган очракта нинди җәзалар булырга мөмкинлеге хакында белемнәре ныгытылды.
Кунак булып, Актаныш районы буенча ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашып, әтиләргә, балаларга юлларда сак йөрү буенча аңлату эшләрен алып барды, профилактик чара буларак, җәйге вакытларда велосипедларда йөргәндә кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәклеген аңлатты. Бәйрәм ахырында командалар арасында урыннар билгеләнеп, Ләйсән Рәдиф кызы бүләкләр тапшырды. Гаиләдә әти-әнинең роле бәясез. Балаларыбыз аларның терәген тоеп, рәхәт балачакта үссен, юлларда да сак һәм исән-имин йөрергә язсын, һәрвакыт яшел утлар гына янсын, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев