Яшьләр ник калмый?
Түке мәдәният йортында үткәрелгән халык җыенында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
Күтәрелгән мәсьәләләр төрле иде: Чәчер-Пучы юлы, хәрби хәрәкәттә катнашучыларга ярдәм, өлкән яшьтәгеләргә медицина хезмәте күрсәтү һәм башкалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов үзләренең чыгышында башка проблемаларга да тукталдылар.
Үзара салым
Түке авыл җирлегендә үзара салым акчасы нинди максатларда тотыла? Рамил Нуртдинов әлеге сорауга җавапны түбәндәгечә аңлатып узды:
– Су белән тәэмин ителештә өзеклекләр булды, вакытында хәл итеп барырга тырышабыз. Урам утлары буенча янган лампаларны үзара салым хисабына алыштырып торабыз, 2023 елда барысы 24 лампа алыштырылды. Балалар өчен автопавильон Зөбәердә 2023 елгы үзара салым хисабына ясалды, Түкедә шундый ук автопавильон 2024 елгы узара салым акчасына планлаштырылды. Түке авылында хуҗасыз ихаталарның агачлары үзара салым акчасына киселде, быел да бу эш өч авылда дәвам итәчәк. Илтимер урамы белән Ленин урамын тоташтырган тыкрыкка һәм Ленин урамы балалар бакчасы бинасына кадәр асфальт җәелгән, 2024 елга
4 млн сумлык эш башкару планга кертелде, – дип белдерде.
Җирлекләрне төзекләндерүдә үзара салым нык ярдәм итә. Дәүләттән артып кайткан субсидия зур мөмкинлекләр ача. 2023 елда җирлектә халыктан 347,6 мең сум күләмендә акча җыйналды. Шуңа дәүләттән 1738 мең сум өстәп бирелде.
2024 ел өчен һәр заттан Түкедә – 500 сум, Зөбәердә – 800 сум, Чәчер авылында 1000 сум үзара салым җыярга дип сөйләшенде. Чишмәләрнең санитар зонасын булдыру, чистарту, ремонтлау, су линиясе алыштыру, янгын вакытында су алу өчен краннар кую; хуҗасыз йорт ихаталарындагы агачларны кисү; юлларны карау, чистарту, Түкедә балалар өчен автопавильон кую; урам утларын төзек хәлдә тоту; Зөбәер авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл булдыру; сабантуй урынын төзекләндерү, Түкедә ял зонасы ясау планлаштырыла.
Халыкның
сәламәтлеге мөһим
Түке авыл җирлегендә 555 кеше теркәлгән: аның 277се – Түкедә, 224е – Зөбәердә, 54е – Чәчер авылында. Монда теркәлеп, читтә яшәүчеләр дә бар.
– Кызганыч, авылларда халык саны кими. Узган ел 11 кеше вафат булып, 2 бала туды. Тискәре демографик халәтне уңай якка үзгәртер өчен өч юнәлештә эш алып барырга: беренчедән, җирлектә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын арттырырга кирәк. Моның өчен халыкның сәламәт булуы шарт.
Икенчесе – вакытында медицина тикшерүен уздыру. Җирлектә 2 ФАП эшли, Чәчер авылы Пучы хастаханәсенә беркетелгән. Өч җирлектә дә планлы тикшерүләр үткәрелә. Бу чарага салкын караучы гражданнар, маммография һәм флюорография үтмәүчеләр бар.
Өченчедән, сәламәт яшәү рәвеше булдыру кирәк. Эчүчелек белән көрәшергә тиешбез. Билгеле инде: эчүчелек белән күптән шөгыльләнгән кешене киредән тәрбияләү мөмкин түгел. Яшьләрнең бу юлга
басмавын тәэмин итү, моның өчен төрле мәдәни, спорт чаралары үткәрү зарур, – диде Рамил Нуртдинов.
Битараф булмыйк
Өч авылда да балалар өчен спорт һәм балалар майданчыгы булдырылды. Соңгы елларда спорт чаралары оештырылмый һәм район чараларында да катнашырга теләүчеләр кимеде.
Түке авылында ял итү зонасы төзелә, халыкны оешкан төстә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерәсе иде. Дини тәрбия бирү, сәнгатъ белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыру зарур. Җирлектә 3 мәчет эшләп килә, кызганыч, әлегә авыл яшьләре җомга намазына теләгәнчә катнашмый. Бәйрәмдә кунакка кайтканнар белән бергә намаз укучылар сафы күбәя. Мәчеткә безнең яктан игътибар җитеп бетми кебек, – дип белдерде Рамил Нуртдинов.
Ленар Габидинов белән Фәнзур Гайнетдинов ел буе “Баламишкин” гармунчылар ансамбле белән гастрольдә йөрде. Үзешчән театр коллективлары яңа әсәрләр сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре җирлектә төрле ял итү, мәдәни күңел ачу чаралары оештыра. Район күләмендәге чараларда да актив катнаштылар. Шул ук вакытта, халык мәдәнияткә сүлпән тартыла.
Җирлектә ветераннар оешмасы бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлау, район күләмендә үткәрелә торган чараларда активлык күрсәтә.
Яшьләр читкә китә
Узган ел җирлектә өч авылга нибары 2 бала туган. Елдан-ел яшь гаиләләр кими.
– 2023 елда бер кызыбызны кияүгә бирдек, бер егет гаилә корды, ләкин ике гаилә дә читтә яши. Әле тормыш кормаган егетләребез бар. Үзләренә пар табалмаган яшьләрне таныштыру максатыннан, 2019 елда районда, зоналап, яшьләрне очраштыру буенча эш оештырыла башлаган иде, ләкин туктап калды. Киләчәктә бу эш җанланып китәр. Безгә ничек тә яшьләрне аралаштырырга, таныштырырга һәм кавыштыру ягын карарга кирәк, – дигән фикерен җиткерде Рамил Нуртдинов.
Яшьләрне авылда калдыру проблемага әйләнде.
– Билгеле, кеше яшәү өчен яхшырак урын сайлый. Җирлек җитәкчелегенең төп эшләренең берсе шушы шартларны тудыру булып тора. Чын дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда яшьләр белән эш алып бару юк дисәк тә ялгыш булмас. Безнең өчен зур югалту: мәктәпне саклап кала алмадык. Бүгенге көндә бер дигән мәһабәт уку йорты бинасы файдаланылмый.
Түке авыл җирлеге яшәү шартлары буенча иң кулай урын дип саныйм. М7 трассасы ерак түгел, авылларга керергә юл, өй салырга җир участоклары бар. Бүгенге көндә шәһәр коттеджларыннан ким булмаган йорт төзергә мөмкин. Файдаланган кешегә дәүләт ягыннан төрле матди ярдәм күрсәтелә. Бу чаралар, билгеле, барлык җирлекләргә дә каралган, шуңа күрә үзебезнең җирлеккә генә хас һәм кызыксындырырлык өстәмә чаралар кертү турында уйланыйк әле. Мәсәлән, йорт төзүче яшь гаиләгә җир кишәрлеген рәсмиләштерү, су, электр линияләрен ялгау, газлаштыру буенча финанс ярдәме каралсын иде. Йорт төзегән чорга җирле салымнардан азат итүне кертсәк, ничек булыр? – диде авыл башлыгы.
Гаилә керемен тәэмин итү
Яшәү өчен гаиләгә керем кирәк. Җирлектә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче ике зур предприятие бар: “Әнәк” агрофирмасы һәм “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ. Бу ике предприятиедә безнең җирлектән нибары 40 кеше генә хезмәт куя. Югыйсә, “Әнәк” агрофирмасында чагыштырмача иң югары хезмәт хакы һәм вакытында түләнә. Башка җирдән киләләр, ә үзебезнең кешеләр читкә китеп эшли.
– Бала тәрбияләү өчен шартлар җитми. Спорт, сәнгать белән шөгыльләнү өчен җирлектә генә түгел, Пучы зонасында да тиешенчә мөмкинлекләр юк. Авылларда яшь гаиләләрнең теләп калмау сәбәпләренең берсе, бәлкем, шулдыр.
Билгеле, алда санап кителгән ташламаларны куллану һәм кызыксындыру чаралары булдыру өчен ныклы бюджет кирәк. Бюджет һәм демография бер-берсенә бәйле. Бюджетың ныклы икән, халыкны һәм бизнесны җәлеп итә аласың. Халкың һәм бизнес көчле икән, бюджетың да нык була.
Бюджет керемен арттыру буенча эш даими бара, әлбәттә, ләкин канәгатьләнерлек түгел. Шуңа күрә барлык торак йортларны һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштереп бетерү сорала. Дәүләт ягыннан да бу мәсьәләгә таләп зурайды. Шул ук вакытта ташландык ихаталарны тәртипкә салу, аларны хуҗалы итү өстендә эшне җанландырасы иде. Узган ел 35 каралты-кураның, 83 җир кишәрлегенең хуҗаларын барлап чыктык, кайбер затларга рәсмиләштерергә уңайлыклар тудырдык, – дип белдерде җирлек башлыгы.
Җирлектә 2 кибет, 1 почта бүлекчәсе, 2 фельдшер-акушерлык пункты. 1 балалар бакчасы, 2 социаль хезмәткәр, 3 мәдәният йорты халыкка хезмәт күрсәтә. Ел дәвамында югарыда саналган оешмаларга карата шикаятьләр кермәгән.
Гөлназ МУЛЛАГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев