Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Игелек үзәге» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшүсмерләр һәм гаиләләр белән ничек эшли?

«Игелек үзәге» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Дания Касыймова яшүсмерләр һәм гаиләләр белән үзәк тарафыннан 2023 елда ни рәвешле эшчәнлек алып барылган, шул хакта таныштырды, райондагы ведомствоара хезмәттәшлек турында сөйләде.

 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, хокук бозуларны профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә яңа технологияләр һәм методлар куллана.

«Таяну ноктасы» программасы социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче яшүсмерләр өчен билгеләнгән. Әлеге программаның максаты- тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне үстерү өчен шартлар тудыру һәм психологик-педагогик тренинг шартларында социаль адаптация авырлыклары булган яшүсмерләрдә тискәре хәлләргә каршы тору мөмкинлеге бирә торган проблемаларны хәл итүнең адекват, конструктив алымнарын формалаштыру.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Яшүсмер" клубы да эшли. Клуб эше социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалауга юнәлдерелгән. Клубның максаты- балалар һәм олылар арасында дустанә мөнәсәбәттә аралашу күнекмәләрен формалаштыру, үстерү. Яшүсмерләрдә җәмгыятьтә уңышлы җайлашырга ярдәм итә торган социаль әһәмиятле комплекслы тормыш өчен мөһим күнекмәләр, аралашу күнекмәләрен үстерү, тирә-юньдәгеләрнең хисләрен аңлау һәм белдерү, үз-үзләрен күрсәтү механизмнарын активлаштыру, үз гамәлләре өчен яшүсмерләрнең җаваплылыгын арттыру, уңай тормыш максатларын эшләү һәм аларга ирешүгә мотивацияне үстерү, үзләренең физик һәм психик сәламәтлекләренә сакчыл караш формалаштыру, моның нәтиҗәсе булып начар гадәтләрдән һәм хокук бозулардан качу тора. Клуб дәресләре балигъ булмаганнарны социаль-психологик һәм социаль-педагогик коррекцияләүгә юнәлдерелгән, ул хокук бозуларны беренчел профилактикалауны күздә тота. 

 «Сәламәт булу бик шәп!» программасы зарарлы гадәтләрне кисәтү һәм ярымстационар формада социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен билгеләнгән. Әлеге программа 2018 елдан бирле эшли. Программаның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, тернәкләндерү процессында катнашучыларның (балигъ булмаган балаларның), сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның (социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм аларның ата-аналарының) сәламәтлегенә уңай йогынты ясау. Профилактик программа кысаларында лекцияләр, әңгәмәләр, консультацияләр, социаль сораштырулар, тест, клублар, акцияләр, хәрәкәтчән уеннар үткәрелә.

«Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар өчен кабат хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру максатыннан «Волонтер мәктәбе» программасы эшләнде. Әлеге программаның максаты- балаларга рухи-әхлакый һәм гражданлык тәрбиясе бирү, аның һөнәри үзбилгеләнешен активлаштыру, үз һөнәреңнең булачак һөнәренә һәм һөнәри эшчәнлекнең потенциаль яки реаль субъекты буларак үзеңә карата кызыксынуны үстерү.

ТР Министрлар Кабинетының «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат банкын формалаштыру турында»гы 294 нче карарын үтәү йөзеннән, республика территориясендә социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу өчен бердәм мәгълүмат кыры төзелде. "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау "Бердәм мәгълүмати системасы" булдырылды. Хәзерге вакытта «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында Актаныш муниципаль районында логин һәм пароль хокукы белән 18 теркәлгән кулланучы эшли. Алар арасында балигъ булмаганнар комиссиясе, прокуратура, Эчке эшләр бүлеге, УФСИН, мәгариф идарәсе, сәламәтлек саклау оешмасы, мәшгульлек үзәге, опека и попечительлек бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, социаль яклау бүлеге, "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "ФОРПОСТ" хезмәткәрләре бар.

2023 елда профилактика субъектларыннан 35 сигнал картасы керде. Аерым алганда, опека һәм попечительлек бүлегеннән 8, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегеннән 11, сәламәтлек саклау оешмасыннан 4, мәгариф бүлегеннән 4, Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесеннән 6, башка оешмалардан 2 очрак. 

Сигнал карталары кертүне анализлаганда мәгариф учреждениеләре хезәткәрләре белән аерым семинарда катнашуымнан файдаланып шуны җиткерәсем килә. Күп очракта безгә гаиләләрдәге авыр ситуация турында сигналлар күршеләр, авыл кешеләре, әби-бабайлары аша хәбәр ителә. Югыйсә балаларның хәлен- кәефлеме ул, кәефсезме, кием-салымы чистамы, тукмы, ягъни хәлсез булып, йончып киләме мәктәпкә, бу билгеләрнең барысын да беренче булып класс җитәкчесе күрә. Баланың үз-үзен тотышы, халәте нормаль булмаган очракта ул сигнал бирергә тиеш. Сигнал бирү ул әле гаиләне мәҗбүри СОП учетка куялар дигән сүз түгел. Мәгариф учреждениеләреннән кергән сигналларның күбесе баланы ата-ана мәктәпкә йортә алмау, яки мәктәп баланы укытырга йөртә алмау әбәпле генэ керә.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2008 елның 14 гыйнварындагы карары белән Актаныш муниципаль районында ведомствоара социаль реабилитация консилиумы (алга таба —МСРК) оештырылды. МСРК рәисе- Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы. План нигезендә, айга ике тапкыр, МСРК утырышларында гаиләләрне ведомствоара учеттан төшерү һәм учетка кую мәсьәләләре карала, балигъ булмаганнар белән (шул исәптән балигъ булмаган хокук бозучылар белән) ачыкланган гаиләләрнең социаль-куркыныч хәлләре турында фикер алышына. Төп бурыч- гаилә потенциалын ачу өчен шартлар тудыру, аның үз мөмкинлекләрен активлаштыру. Утырышларга гаилә хәлен бәяләү һәм гаиләгә адекват ярдәм күрсәтү өчен карала торган гаиләләр әгъзалары да чакырыла.

2023 елның 1 октябренә районда социаль куркыныч хәлдә булган 12 гаилә ведомствоара учетта тора, аларда 24 балигъ булмаган бала тәрбияләнә, элеге гаиләләрдә ата-аналар саны 18.

7 гаилә, аларда 13 балигъ булмаган бала һәм балигъ булмаганнарның 12 ата-анасы алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле рәвештә, балаларны тәрбияләүдән яки аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудан качу сәбәпле исәпкә куелган. 5 гаилә, аларда 11 балигъ булмаган бала, балигъ булмаган балаларның 6 ата-анасы бала ихтыяҗларына игътибар итмәү, аларга карата рәхимсез кылану сәбәпле ведомствоара патронатка куелган;
Ведомствоара учетта ябык типтагы учреждениеләрдән азат ителгән, шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаганнар юк. 

Ведомстовара эшнең нәтиҗәсен анализласак, 2023 елда 3 гаилә СОП исәбеннән төшерелгән. Аларның икесе уңай нәтиҗә белән, берсе нәтиҗәлелеккә ирешмичә ( аналык хокукыннан мәхрум итү аркасында).

Бүгенге көндә учреждениенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 4 гаиләдәге 4 балигъ булмаган бала, балигъ булмаган балалар хокук бозу аркасында социаль хезмәт алуга куелган. Әлеге гаиләләргә социаль хезмәт алучының индивидуаль программасы нигезендә тернәкләндерү чаралары үткәрелә. Балигъ булмаган хокук бозучылар белем бирү учреждениеләре тормышында актив катнашалар, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр. Балигъ булмаган һәр яшүсмергә белем бирү учреждениеләреннән җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән. Хезмәт күрсәтү чорында балигъ булмаганнарның кабат хокук бозулары булмады.

Хокук бозуларга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү юнәлешләренең берсе-ата-аналар белән эшләү һәм балалар-ана мөнәсәбәтләрен җайга салу. Ата-аналарга гаиләдә уңай психоэмоциональ климат булдыру, нәтиҗәле аралашу, ата-аналарга балалар белән үз-үзеңне тоту күнекмәләре алу максатыннан гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә юнәлдерелгән консультатив ярдәм күрсәтелә. Ата-аналар социаль хезмәтләр алучының индивидуаль программасы кысаларында консультацияләргә чакырыла, төркем һәм индивидуаль дәресләргә җәлеп ителә.

 Агымдагы елның җәйге чорында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 15 бала сәламәтләндерелде, шуларның 14 яшьтән зуррак булган 7се вакытлыча эшкә урнаштырылды. Бу максаттан балаларга "Бүләк" лагерена путевкалар бүлеп бирелде. Эшкә урнаштыруда башкарма комитет ярдәме белэн оешмалар, һәм мәшгульлек үзәге белән бергә эшләнде. 9 бала мәктәптән тыш чараларга җәлеп ителде.

Ведомствоара группа белән гаиләләргә, бигрәк тә СОП гаиләләргә ситуацияне контрольдә тоту, авырлыкларны ачыклау, проблемаларны хәл ит юлларын эзләү өчен даими рейдларга чыгыла. Профилактика органнары катнашында кичке һәм төнге рейдлар оештырыла. Андый гаиләләргә атна саен барыла, балаларга куркыныч янаган очракта алар опека органнары тарафыннан, яки ата-аналар гаризасы белән вакытлыча приютларга урнаштырып торыла. 2023 елда кызганычка каршы 4 гаиләдән 8 бала (7 се приют, 1 бала "Дом малютки"га)  шундый учреждениеләргә урнаштырылды. Гаиләләр белэн эшләүдә үтемлерәк ысуллар уйлау һәм куллану таләп ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев