Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Июнь үзгәрешләре: акча яңадан кайта, ләкин штрафлар арта!

2026 елның 1 июненнән Россия Федерациясендә гражданнарның тормышына кагыла торган берничә әһәмиятле яңалык үз көченә керде. Әлеге үзгәрешләр социаль ярдәм, транспорт, элемтә, финанслар, сәүдә һәм туризм өлкәләрен колачлый.

Балалы гаиләләр өчен
Ике һәм аннан күбрәк баласы булган, керемнәре яшәү минимумы күләме 1,5 тапкырдан түбән булган эшләүче ата-аналар өчен яңа еллык түләү кертелде. Дәүләт узган ел өчен керем салымын (НДФЛ) яңадан исәпләп, 13 проценттан 6 процентка кадәр киметә һәм аермасын кире кайтара.

Йөртүчеләр өчен штрафлар
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйландырыла. Каршы як полосага чыккан өчен штраф 7500 сум тәшкил итә яки йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала. Моннан тыш, түләнмәгән парковка өчен бердәм федераль штраф кертелә — 3500 сум.

Элемтә өлкәсендә
Телефон номеры (кәрәзле яки стационар) алу өчен дәүләт пошлинасы 100 сумга кадәр арттырыла.

Финанслар өлкәсендә
Банклар «Росфинмониторинг» исемлегендә булган шикле счетларны бер тәүлек эчендә (ял көннәрен дә кертеп) блокларга тиеш булачак.

Сәүдә өлкәсендә
«Честный знак» системасы буенча мәҗбүри маркировка исемлеге киңәйтелә. Хәзер ул кофе, уылдык һәм башка кайбер товар төрләрен дә колачлый.

Туризм өлкәсендә
Кунакханәләр һәм хостеллар өчен яңа милли стандартлар кертелә. Алар чит ил кунакларын кабул итү буенча да тәкъдимнәрне үз эченә ала.

Әлеге үзгәрешләр илдә ачыклыкны арттыруга, гражданнарны яклауга һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев