Ике тәгәрмәчле дус дошманга әйләнмәсен
Көннәр җылынуга, урамда велосипед, самокатларда җилдерүчеләр күренә башлады. Әлеге техника төрендә йөргәндә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим.
Районның ЮХИДИ инспекторлары Артур Җиһаншин, Инсаф Минһаҗев, пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары белән очрашып, велосипедта йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде.
Әлеге уку йортына да велосипед, хәтта электр самокатларында белем алырга килүчеләр шактый. Велосипедларны куяр өчен махсус урын да булдырылган.
Ике тәгәрмәчле дус йөрергә уңайлы булса да, әгәр кагыйдәләрне үтәмәсәң, бәла-казага тарысыңны көт тә тор. Очрашуда катнашучы инспекторлар балаларга бу хакта кат-кат аңлатты. Сораулар биреп, балаларның белемнәрен дә тикшерде. Шунысы куандыра, укучылар бу өлкәдә үзләренең белемле икәнлекләрен күрсәттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Ләйсән Мөхәммәтова да балалар белән әңгәмә корып, аларга юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратты.
– Яз җитүгә юлларда хәрәкәт җанлана. Машина йөртүчеләр белән бергә велосипедта, самокатта, мопедта йөрүчеләр саны да арта. Балалар мәктәпкә дә велосипедта килә башладылар. Аларга юл йөрү кагыйләрен тагын бер тапкыр исләренә төшерү максатыннан мәктәптә укучылар белән очрашулар үткәреп торабыз. Әңгәмәләр корабыз.
Велосипедта йөрүченең дә үз кагыйдәсе бар. Укучылар аны яттан белергә тиеш. Шул максаттан укучыларга искәрмәлекләр тапшырабыз. Аны тагын бер тапкыр карап чыгып, кагыйдәләрне исләрендә калдырырлар дип ышанабыз.
Балаларга электр самокатларында мәктәпкә килү рөхсәт ителми. Велосипед белән килгән очракта да алар җәяүлеләр сукмагыннан гына хәрәкәт итеп, җәяүлеләргә комачаулык тудырмыйча гына
йөрергә тиешләр. Машина юлына велосипед белән чыгу 14 яше тулган балаларга гына рөхсәт ителә. Әгәр 14 яше тулмаган булса, машина юлында әти-
әни күзәтчелегендә генә
йөрергә тиеш. Чөнки бала өчен әти-әни җаваплы, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.
Велосипедта йөргәндә дә куркынычсызлык чараларын саклау мөһим. Ул: яктылык кайтаручы элементлар, фаралар. Велосипедның тормозы әйбәт тотарга тиеш. Шлем, тезләренә каплавычлар кисәләр, үзләренең сәламәтлекләренә зыян салмау өчен әйбәт булачак.
Алинә Нәкыева, 5 нче сыйныф укучысы:
– Мин 57 нче кварталда торам. Мәктәп якын булгач, яз җитүгә велосипед белән йөрим. Юл аша чыкканда велосипедтан төшеп, як-ягыма карыйм. Машина булмаса гына юл аша чыгам. Мәктәп янына килеп җиткәч, велосипедны махсус урынга гына куям. Велосипедта йөрү рәхәт, барасы җиреңә дә тизрәк барып җитеп була.
Ризван Мусин, 5 нче сыйныф укучысы:
– Ун яшьтән велосипед белән йөрим. Көннәр җылытуга, мәктәпкә велосипед белән йөри башлыйм. Мин велосипедчылар өчен булган барлык кагыйдәләрне дә беләм.
– 14 яшькә кадәр булган барлык велосипедчыларга да юл йөрү өлешенә чыгу тыела! Алар тротуардан гына йөрергә, юл аша бары тик җәяүлеләр кичүеннән генә, анда да, велосипедтан төшеп, аны руленнән тотып, як-якларына карап кына чыгарга тиешләр. Машиналарга каршы, машина юлыннан йөрергә рөхсәт ителми.
Балалар велосипедларда йөргәндә игътибарлы булсыннар иде. Әти-әниләр дә кагыйдәләрне гел исләренә төшереп торсыннар, юлларда игътибарлы булырга өндәсеннәр иде, – ди Артур
Җиһаншин.
Барыбыз өчен дә балалар иң газизе, кадерлесе. Без аларның һәр сүзен үтәргә тырышабыз. Башкаларда бар, миңа да кирәк, дигән сүзләренә колак салып, скутер, электр самокаты, мопед, мотоцикл алып бирәбез. Әмма бу техниканы йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белерегә һәм үтәргә тиешлеген генә онытып җибәрәбез. Шуның белән баланың иминлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырганыбызны да аңларга теләмибез.
Ә бит скутер һәм мопедта 16 яшькә җиткән, А1 категорияле, М категорияле йөртү таныклыгы алган кешеләр генә йөрергә хокуклы.
Мотоциклда йөрү өчен таныклык (А категориясе) һәм иминият таләп ителә. Мотоциклда 18 яшькә җиткәч кенә йөрергә мөмкин.
Балигъ булмаганнарның мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә итү хокукы булмаганда, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең
1 өлеше нигезендә 5-15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсус тукталышка куела. Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләр (ата-аналар яки опекуннар) җаваплы, алар РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, шул ук вакытта транспорт чарасы да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган балага тәэсир итү чаралары кулланыла.
Әлеге кагыйдәләрне беребез дә истән чыгармыйча, юлларда имин йөрергә язсын.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев