Иң кыйммәте – кеше гомере
Райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең чираттагысы агымдагы елның алты айлык нәтиҗәләренә багышланды. Сөйләшүне район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ярты елда демографик хәлнең торышы белән таныштырган саннардан күренгәнчә, Актанышта – кырык сигез, Яңа Әлем җирлегендә – алты, Пучы җирлегендә – дүрт, Уразай җирлегендә – өч, Түке, Такталачык, Татар Ямалы җирлекләрендә – икешәр, Актанышбаш, Аеш, Әтәс, Иске Богады, Чуракай җирлекләрендә – берешәр сабый туган.
Аккүз, Иске Байсар, Усы, Иске Сәфәр, Кәзкәй, Киров, Татар Суыксуы, Иске Айман, Теләкәй, Иске Кормаш, Чалманарат, Мәсәде, Күҗәкә, Югары Яхшый авыл җирлекләрендә бер сабый да дөньяга килмәгән.
Алты ай эчендә Актанышның үзендә – утыз җиде, Пучы җирлегендә – кырык, Яңа Әлем җирлегендә – егерме өч, Аккүз җирлегендә – унсигез, Иске Богады җирлегендә ун кеше вафат булган. Калган авыл җирлекләрендә бу сан уннан кимрәк.
Хисап чорында эш яшендәге 26 райондашыбызны югалтканбыз. Актанышта – тугыз, Уразайда – ике, Иске Кормаш, Кәзкәй, Иске Богады җирлекләрендә – икешәр, Иске Байсар, Яңа Әлем, Пучы, Татар Суыксуы, Иске Айман, Аеш, Усы, Иске Сәфәр, Киров авыл җирлекләрендә берешәр эш яшендәге кеше вафат булган.
Ике райондашыбыз үз-
үзенә кул салу юлы белән якты дөньядан киткән.
Беренче яртыеллыкта Актаныш җирлегендә – биш, Пучы, Иске Байсар, Татар Суыксуы, Күҗәкә җирлекләрендә – икешәр, Чалманарат, Богады, Актанышбаш җирлекләрендә берешәр хокук бозу очрагы теркәлгән.
Хисап чорында унөч янгын очрагы булган.
Дилбәр Әнвәрова районда бер кешегә туры килгән алкоголь күләме буенча да мәгълүмат җиткерде. Бу урында Ленар Зарипов легаль булмаган аракы сатучыларны ачыклау буенча рейдлар оештырырга кушты.
– Ялган аракы эчеп, кеше агулана. Элмәккә менүнең дә сәбәбе, шул аракы бит, – диде.
Хастаханә эшчәнлеге
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров үлем структурасы буенча нәтиҗәләр белән таныштырды.
Беренче яртыеллыкта вафат булучылар арасында йөрәк-кан тамыры авыруларына бәйле булганнары 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда кырык өчкә кимрәк, яман шеш авыруына бәйлеләре дүрткә күбрәк, сулыш юлы авыруларына бәйлеләре сигезгә күбрәк, тышкы сәбәпләргә бәйлеләре унга күбрәк, эндокрин системасына бәйлеләре унбишкә, ашкайнату органнарына бәйлеләре тугызга күбрәк.
– Агымдагы елның беренче яртыеллыгында вафат булган 206 кешенең 39ының үлеме спиртлы эчемлекләр куллануга бәйле. Шуның нәтиҗәсендә кешедә йөрәк-кан тамыры, ашкайнату системасы авырулары барлыкка килә. Боларга тышкы сәбәпләр дә өстәлә. Шуларның 29ы – эш яшендәгеләр. Күпчелек үлемнең күпләп алкоголь куллануга бәйле булуы җитди социаль проблема булып кала, – диде Рөстәм Могътазиров.
Эш яшендә вафат булучыларның җидесе – йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, унсигезе – тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә, алтысы яман шеш авыруыннан, дүртесе ашкайнату системасы авыруыннан, өчесе сулыш юллары авыруыннан, өчесе эндокрин системасы авыруыннан вафат булган. Уникесенең үлем
сәбәбе ачыкланмаган.
Йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларны дәвалауда Чаллы шәһәрендәге БСМП белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Инфаркт булган унбер кеше Чаллыга җибәрелгән, аларның бишесенә тромболизис ясалган. Егерме дүрт кешегә коронарографиягә юллама бирелгән.
Район үзәк хастаханәсендә КТ булу, күп кенә авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. 1765 кешегә КТ ясалган. КТ ярдәмендә инсульт булучыларны да ачыклау арткан. 45 кешедә инсульт булып, аларның кырык дүрте 4.5 сәгать эчендә Чаллы хастаханәсенә илтеп җиткерелгән.
Районда 641 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. Агымдагы елның алты аенда 54 кешедә яман шеш авыруы табылган. Аларның 36сында – 1-2 стадия, 8ендә – 3 стадия, 9ында 4 стадия.
– Безнең бурыч, әлеге яман авыруны булдыра алган кадәр иртәрәк стадиядә
ачыклау булып тора. Шул вакытта кешене дәвалап, гомерне
саклап калу мөмкинлеге зуррак була. Шуның өчен вакытында
табибларга күренергә
курыкмаска кирәк, – диде Рөстәм Могътазиров .
Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов диспансерлаштыруга анализ булсын иде. Шулай ук квартал саен һәр җирлектән ничә кеше диспансеризация үтәргә тиешлеген дә әйтсәгез иде, дип тәкъдим итте.
Барысы да күз уңында
Дилбәр Әнвәрова районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиясе рәисе буларак, бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек буенча да чыгыш ясады.
Хисап чорында комиссиянең унике утырышы үткән, шуларның икесе – киңәйтелгән,
икесе – күчмә.
Утырышларга барысы
19 беркетмә кергән. Аларның 16сы – ата-аналарга балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен, 2се тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөргән, 1се вак хулиганлык өчен. Полиция вәкилләре тарафыннан төзелгән әлеге беркетмәләр утырышларда каралган. Беркетмәләр нигезендә 9 очракта кисәтү ясалган, 9 очракта штраф салынган.
Бүгенге көнгә районда социаль яктан куркыныч буларак 10 гаилә исәптә тора, аларда 26 бала тәрбияләнә (узган ел бу вакытта 13 гаилә исәптә торган). Быелга чыккач кына да җиде гаилә социаль яктан куркыныч буларак исәпкә куелган. Болар Богады, Актанышбаш, Айман, Аеш, Иске Сәфәр, Яхшый, Чуракай җирлекләреннән. Җиде гаилә исәптән төшерелгән.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары социаль яктан куркыныч булган гаиләләргә даими
рейдлар белән чыга. Аларда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, яшәү шартларын тикшерә. Сабантуй бәйрәме чорында мондый рейдлар Чөгәнә, Богады, Яңа Әлем, Иске Сәфәр, Яхшый җирлекләрендә булган.
Дилбәр Әнвәрова әлеге җирлекләрдә булган гаиләләргә аерым тукталды. Ул әлеге гаиләләрнең кайберләрендә янгынга каршы куелган сигнализаторларның эшләмәвен искәртте. Батарейкалары беткән, диде. Аларны алыштырттыруда авыл җирлеге башлыкларыннан ярдәм сорады.
Ул шулай ук җирлекләрдә балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын таләпләргә туры китереп бетерергә кирәк дип ассызыклады.
Җирлекләргә килгән
мигрантларның балигъ булмаган балалары булса, кичекмәстән балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә хәбәр итүләрен сорады.
Дүрт яшүсмер ПДНда исәптә тора.
Мошенниклар
корбаннары кимеми
Райондагы җинаятьчелек, профилактика эшләренең торышы хакында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев таныштырды.
Агымдагы елның биш аенда районда бер резонанслы җинаять кылынды. Июнь аенда Зөбәер авылында бер үтерү очрагы теркәлде. Хисап чорында район эчке эшләр бүлегенә 1506 хәбәр керде. 106 җинаять теркәлде. Шуның 56сы ачылган, 45е туктатылган. Башка еллар белән чагыштырганда, ачылмаган җинаятьләр саны арта. Боларның күбесе дистанцион рәвештә кылынган җинаятьләр. Тикшерү туктатылган 45 җинаятьнең 38е IT-технологияләр кулланып кылынган.
Хисап чорында аеруча авыр җинаятьләр саны 26ны тәшкил итә. Шуның 17се тикшерелгән, 9ы туктатылган. 26 җинаятьнең унысы дистанцион рәвештә кылынган.
Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен участок инспекторлары халыкка даими аңлату эшләре алып бара. Әмма бу гына аз. Кешеләр әледән-әле мошенниклар корбаны
булалар.
Шуның өчен хокук бозуларга каршы эшләүче профилактика органнарына бу юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк дип тәкъдим итәм. Авыл җирлеге башлыклары да үз җирлекләрендәге халыкка бу хакта күбрәк аңлатсыннар иде, диде.
Хисап чорында җинаять кылган 48 кеше ачыкланган. Алар, нигездә даими акча кереме булмаган кешеләр. Җинаятьләрнең күбесе исерек хәлдә кылына.
Балигъ булмаган балалар тарафыннан бер җинаять кылынган. Җәмәгать урыннарында 6 җинаять кылынган.
– Җинаятьләрне ачуда видеокамераларның ярдәме зур, – диде Марат Минһаҗев.
13 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 4 кеше вафат булды, 17 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Эчкән хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән 38 кешегә административ чара күрелгән.
– Иң борчыган проблема, районда участок инспекторлары җитми. Дүрт участок инспекторы гына районның иминлеген саклый алмый. Яшь егетләрне әлеге хезмәткә чакырып калабыз, – диде Дилбәр Әнвәрова.
Максат – әхлаклы
белгечләр әзерләү
Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова үзләренең уку йортында тәрбия юнәлеше буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
Уку йортының төп максаты: югары квалификацияле һәм күпкырлы, гражданлык позициясенә ия әхлаклы белгечләр әзерләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен бурычлар билгеләнгән. Тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлешләр булып, гражданлык – патриотик тәрбия бирү; әхлакый-эстетик тәрбия; экологик тәрбия; сәламәт яшәү рәвеше; гаилә тәрбиясе тора. Әлеге юнәлешләр буенча һәр уку елына техникумның тәрбия эше планы төзелеп, директор тарафыннан раслана. Тәрбия эше планы юнәлешләр буенча тематик чаралар челтәрен үз эченә ала.
– Тәрбиянең төп асылы – уку йорты белән гаиләнең бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була, уку йорты алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора. Сер түгел, уку йортыбызга белем алырга килүче студентлар арасында, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар, опекага алынган балалар белән дә эшлибез. Ата-
аналар белән эшчәнлек тәрбия планында урын алып, эш формалары, чаралар раслана. Агымдагы уку елында аерым группаларда 28 ата-аналар җыелышы, техникумкүләм 3 җыелыш уздырылды, – диде Ландыш Шәмсунова.
Укучы-яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны контрольгә алу һәм профилактикалау, мохтаҗ гаиләләрне исәпкә алу һәм әлеге гаиләләргә булышу максатыннан
республикакүләм критерийлар булдырылды. Актаныш технология техникумында эчке контрольдә торучылар саны –78 (кызыл зонада – 1, сары зонада – 3, яшел зонада – 74), ПДНда исәптә торучы студентлар уку елы башында 4 булса, хәзер 0.
Алар белән даими сөйләшүләр алып барыла. Төрле чараларга тартылалар.
Техникум студентлары ел дәвамында укытучылар,
тәрбиячеләрнең күзәтүендә.
– Студентларның җәйге ялы 1 июльдән башланып, 31 августка кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт кысаларында, группа кураторларына, һәр студентның өйләрендә булып, яшәү шартлары торышы, тәртипне контрольга тоту бурычы билгеләнде. Бүгенге көнгә мәгълүмат буенча, 9 группа кураторы 21 гаиләдә булган. График нигезендә әлеге рейдлар дәвам итә, – диде ул.
Киңәшмә ахырында Ленар Зарипов ясаган чыгышлар буенча үзенең фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.
Сан
2024 елның алты аенда
47 бала туган.
206 кеше вафат булган.
Язылышучылар
саны – 20.
Аерылышучылар
саны – 21.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев