Юллар таләпләргә туры килергә тиеш
Район хакимияте бинасында башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Юлларны тиешле таләпләргә китерү, утырышта төп мәсьәлә буларак күтәрелде.
Рөстәм Ильясов соңгы елларда районда юл йөрү куркынычсызлыгы буенча шактый эшләр башкарылуын бәян итте. Җәяүлеләр өчен тротуарлар, юл кичүләре ясала. Юл билгеләре куела. Бүгенге көндә Гамил Авзал урамы буенча салынган тротуарлар җәяүлеләргә уңайлыклар, тыныч күңел белән йөрергә мөмкинлек тудырды. Әлеге вакытта урам белән РТС бистәсен тоташтыручы тротуарлар ясау буенча хәрәкәт бара. Хөснияров урамы буенча да тротуар ясалып бетәчәк. Бу эш төгәлләнсә, ул урыннарга җәяүлеләр кичүләре ясыйсы, юл билгеләре куясы була. Рөстәм Ильясов боларны да карап бетерергә кушты.
Утырыш барышында халык контроле аша халыктан кергән заявкаларга да игътибар итәргә кирәклеге ассызыкланды. Халык Пучы, Чишмә һәм Актанышның үзендә ясалма юл тигезсезлекләре ясауны сорый.
– Болар өчен районның резерв фондыннан билгеле сумма бүләр өчен сметаларын эшләргә кирәк, – диде Рөстәм Ильясов. – Район үзәгендәге юлларны ремонтлау буенча хәрәкәт итү зарур. Кайсы урамнардагы юлларда чокыр-чакырлар күп, аларны тиз арада ремонтлап куярга кирәк.
Ул тиешле кешеләргә
райондагы барлык юлларның торышын карап чыгарга кушты. Нинди генә юл булуга карамастан, шул исәптән, мәктәп автобуслары йөри торган юллар, барысы да тиешле таләпләргә туры килергә тиеш, диде.
Юлларның торышы юл йөрү куркынычсызлыгына бик нык тәэсир итә. Юллардагы тиешле сызыклар, юл билгеләре булу, юл кырыйларының чабылган булуы күп кенә балә-казаларны булдырмый калырга булыша. Шушы таләпләрнең үтәлүенә ирешергә кирәк.
Юл өслекләрендәге җитешсезлекләр буенча юлларның җитәкчесе булган “Главтатдортранс” оешмасына хат язарга кушылды. Федераль юлларга “Стройинженер”, региональ юлларга “Татавтодор”, муниципаль юлларга “Актаныш юллары”, “ИТК” оешмалары хезмәт күрсәтә. Алар ул җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә тиеш, дип кат-кат басым ясады Рөстәм Ильясов. Районда тәртипне
саклау үзебездән тора, диде.
– Һәр җаваплы кеше, оешма үз эшен җиренә җиткереп, җитешсезлекләрне төзәтсә, без күпмедер юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый, шактый кешенең гомерен саклап кала алачакбыз, – диде Рөстәм Ильясов.
Утырышта каты өслек белән түшәлгән юлларга басулардан санкцияләнмәгән юллардан чыгучы машиналарның
пычрак алып чыгуы, нәтиҗәдә юл читләренең җимерелүе проблемасы да күтәрелде. Бу, бигрәк тә урып-җыю, терлек азыгы әзерләү чорында еш күзәтелә. Хуҗалык, шулай ук йөк төягән шәхси машиналар кайдан уңайлы, шул урыннан региональ юлларга менә. Нәтиҗәсе билгеле, юллар тиешле таләпләргә җавап бирми башлый. Юлларга хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре район җитәкчеләреннән әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорады.
Дүрт кеше һәлак булган
Районның ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев агымдагы елда
район юлларындагы вазгыять белән таныштырды.
Ел башыннан район юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 20 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Иң күп юл фаҗигаләре район аша узучы М -7 федераль юлына туры килә. Анда 11 юл фаҗигасендә 4 кеше һәлак булган, 15 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге аварияләрнең барысында да төп сәбәп, автомобильләрнең дөрес тизлек режимын сайламыйча, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә бер-берсе белән бәрелешүе.
Региональ юлларда аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда кимесә дә, ел башыннан 3 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге юл һәлакәтләренең сәбәпләренә килсәк, бер очрак терлек белән бәрелү, бер очрак юлдан чыгып китү, бер очрак җәяүлене бәрдерү нәтиҗәсендә.
Торак пунктларда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Актаныш авылында булган авариядә ике кеше тән җәрәхәтләре алган.
Эчкән хәлдә машина руле артына утырган шоферлар гаебе белән юл фаҗигаләре теркәлмәгән. Әмма спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артында йөрүчеләр әледән-әле очрап тора.
Балигъ булмаган балалар катнашында ике юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар юк.
ДАИ хезмәткәрләре балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан даими рәвештә профилактика чаралары, рейдлар оештыра. Шоферларга балаларны автомобильләрдә дөрес йөртү кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бара.
2023 ел нәтиҗәләре буенча М-7 “Волга” федераль юлының 1143-1145 нче километры иң күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән урын буларак билгеләнгән. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге әлеге аварияләрнең сәбәпләрен ачыклаган. Бу урынга сәгатенә 70 километрдан артык тизлек белән йөрмәскә һәм “Яннан исүче җил” (“Боковый ветер” ) дигән юл билгеләре куелган.
Федераль һәм региональ юлларны караганнан соң, юл куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү буенча юлларга хезмәт күрсәтүче бер оешмага бер кисәтү ясалган, ике кисәтү әзерләнгән.
– Хәзерге вакытта юл куркынычсызлыгы айлыгы бара. Шуның өчен барыгыздан да якыннарыгызга, хезмәттәшләрегезгә юл йөрү культурасы буенча аңлату эшләре алып баруыгызны сорар идем. Гади, шул ук вакытта бик әһәмиятле булган тизлек режимын арттырма, куркынычсызлык каешын эләктер, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элемент куллан, балаларны автомобильләрдә махсус утыргычларда гына йөрт, юл кичүе аша чыкканда як-ягыңа кара кебек сүзләрне әйтсәгез, шактый гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итәчәк, – диде Ренат Шәмсиев.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев