Юлларда төзек тракторлар гына йөрсен
24 апрель көнне шәхси хуҗалыклардагы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау Татар Суыксу авыл җирлегендә башланып китте.
Беренче көнне Яңа Кормаш авылында яшәүчеләр тимер дусларына техника каравы уздырса, икенче көнне Татар Суыксу, Мари Суыксу, Карт авылында яшәүчеләр тракторларын, арбаларын техника каравына алып чыкты.
Район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов һәр трактор, арбаны дикъкать белән күздән кичерде. Механизаторларның документларын да тикшерде.
Шәхси техника хуҗалары да бу карауга җитди якын килеп әзерләнгәннәр. Үзләренең чиратлары җиткәнче, тракторларын, арбаларын әллә ничә тапкыр әйләнеп, ут, тормоз системасын күздән кичерделәр. Борчылулары да сизелә. Чөнки ахырдан аларга техника каравы узган, яисә уза алмаган дигән белешмә биреләчәк. Техника каравы узганнар ел әйләнәсе тыныч күңел белән тракторында йөри алачак. Тимер атлары аларның ихатасындагы барлык эшне башкаруда олы ярдәмче бит. Чит кешегә ялынасы юк. Тракторың булу бер хәл, ә аны карап, тиешле тәртиптә тоту да хуҗасының төп бурычы.
Тимер атларның хәвеф-хәтәрләр чыкмаслык дәрәҗәдә төзек булулары шарт. Ел саен тракторларга, тагылмаларга техник караулар нәкъ менә шул максатларны күздә тотып уздырыла да.
– Суыксу – тракторга караш буенча районда гына түгел, республикада билгеле җирлек. Биредә тракторга җан кертү, ремонтлау буенча да ныклап шөгыльләнәләр. Җирлектә 140 трактор исәпләнелә. Аның 100ләбе шәхси кешеләрдә, 40ы фермерларда. Техника каравына килгәндә, 24 апрель көнне Яңа Кормаш авылында 27 техниканың 22се карауга чыккан иде. Бүген утыздан артык трактор чыкты. Әле килә торалар. Фермерлардагысын башка көнне караячакбыз, – ди Илдус Хәкимов.
– Техника каравы барышында төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәсез?
– Карау барышында беренче игътибарны документларга юнәлтсәк тә, руль, тормоз, ут системаларын да ныклап тикшерәбез. Шулай ук янгын сүндерү җайланмасының, аптечканың булуын да карыйбыз. Техниканы комплектлаштыруга җаваплы карый башладылар. Элегрәк кимчелекләр бик күп була иде. Хәзер бу техника каравының үзләре өчен кирәклеген аңлый башладылар. Әле арбаларга игътибарны арттырасы бар. Бу якларны печән күп үсә торган як дип атыйбыз бит. Шуңа үзләре көйләгән арбаларга ут һәм габарит системаларын кабат карап чыгу сорала.
Техника каравы төгәлләнгәч, механизаторлар белән шушы таләпләр хакында әңгәмә дә корыла. Фаҗигаләр чыкмаслык итеп, барлык эшләрне дә эшләп бетерергә кирәклеге аңлатыла.
Шунысы куандыра, соңгы биш елда шәхси тракторлар катнашында фаҗигаләр күзәтелмәде. Бу, шушы аңлатулар, техника каравы нәтиҗәләредер дип уйлыйм.
– Сезнең тарафтан кимчелеге ачыкланган тракторларга аларны төзәтү өчен күпме вакыт бирелә?
–Кимчелекләр булса, алар күрсәтелеп, акт төзелә. Трактор хуҗасы аны егерме көн эчендә төзәтергә һәм безгә күрсәтергә тиеш була. Әмма монда килгән тракторлар арасында андый зур кимчелекләр күзгә ташланмады. Урында ук төзәтердәй вак кимчелекләрне хуҗалары шунда ук төзәтеп куйды.
– Мәгълүм сәбәпләр
аркасында кайбер кешеләр техникасын графикта күрсәтелгән көнгә алып чыга алмаска мөмкин.
– Андый очракта кеше безгә алдан ук язмача мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шул очракта ул тәртип бозучы булып
саналмаячак һәм административ җәзага тартылмаячак.
–Техника каравы узмаган трактор хуҗаларына нинди дә булса чаралар күреләме?
–Андый тракторлар юлда хәрәкәт итәргә тиеш түгел. Андыйларга үзебезнең линия буенча 9.3 статьясы буенча штраф каралган. Ә инде берничә ел буе тракторын техника каравына алып килмәгән кешеләргә ГАИ инспекторлары белән берлектә чара күрелә. Андый хәлгә үк барып җитмичә, тракторы булганнар техника каравына килсеннәр иде диясем килә.
Айзат Шәрәфетдинов:
– ВТЗ тракторымны техника каравына алып чыктым. Аны алдан ук яхшылап әзерләдем. Бөтен ут, тормоз системасын карап чыктым. Ел башында шулай бер карап куясың да, ел буе рәхәтләнеп эшлисең. Күңелең дә тыныч була. Әлеге трактор белән бәрәңге утыртабыз, күмәбез, алабыз. Печән чабабыз, җыябыз. Әлеге тракторны алганга биш ел булды. Ныклап ватылып җәфалаганы юк. Арбаның да утларын һәрвакыт карап, яндырып йөрим.
Айзат Латыйпов:
– МТЗ-82 тракторымны һәм арбамны техника каравына алып килдем. Трактор тотуыма егерме еллап бар инде. Шәхси ихата булгач, техника нык кирәк. Аны гел карап, төзәтеп торам. Чөнки ватык техника белән урамга чыгып булмый. Менә мондый техника каравы да безгә итәк-җиңнәрне җыярга нык ярдәм итә.
Вил Сәгыйтов:
–Техниканы карап йөртмәсәң, ул ватыла башлый. МТЗ-82 тракторымны 1997 елда ук алган идем. Шуннан бирле гел саклап кына тотам. Үзебезнең җир бар. Язын шуны эшкәртәм, культивациялим, чәчәм. Техника каравына да ел саен әйбәтләп әзерлим.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев