Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юллардагы куркынычсызлык гомерләрне коткара

Юлларда куркынычсызлыкны һәм иминлекне тәэмин итү һәркемнең бурычы.

Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча 2024 елда алып барылган эшләр хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы комиссия утырышында бәян итте.

– “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән  юл өслеген генә түгел, ә бәлки үз эченә ала торган урам-юл челтәрен яңарту буенча масштаблы эшләр дәвам итә.

2024 елда төрле программалар ярдәмендә аварияләрне киметү һәм юл инфраструктурасын төзекләндерү буенча да күп кенә эшләр эшләнде. Боларга юл билгеләре кую, яктырту, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, тротуарлар ясау, горизонталь юл билгеләре урнаштыру һәм җәяүлеләр кичүләре ясау керә, – диде.

Райондагы гомуми файдаланудагы юлларны төзекләндерүгә муниципаль юл фондыннан 37 миллион сумнан артык акча тотылган. Боларга Актаныш авылындагы 8 март урамын, Түке авылындагы Урман урамын, Күҗәкә авылындагы Горький урамын, Уразай авылына  керә торган юлны, Актаныш авылының Энергетиклар, Индустрия урамнары төзекләндерелгән.

“Каты өслек” программасы буенча Актаныш авылының Тынычлык һәм Индустрия урамнарында 3857 квадрат метр арага 15 миллион сумнан артыкка каты өслек түшәлгән.

ЩПС программасы нигезендә Актаныш авылының Комбинат, Нур Баян,  Гамил Авзал, Тау асты урамнарына, Иске Сәфәр авылының Хөсәен Ямашев, Һади Такташ урамнарына, Усы авылының Лена урамына, барысы 7581 квадрат метр урында 20 миллион сумлык төзекләндерү эшләре алып барылган.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  буенча 2024 елда 6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларга 65 юл билгесе куелган, җәяүлеләргә юл аша чыга торган зебра тамгалары яңартылган, Төзелеш урамында 500 метр озынлыкта тротуар ясалган.

Автомобиль юлларын төзекләндерү программасы нигезендә Актаныш-Пучы, Актаныш–Пучы-Теләкәй, Актаныш-Пучы-Бүләк юлларына капиталь ремонт эшләнгән.

“Куркынычсыз сыйфатлы юллар” программасы буенча Актаныш-Пучы-Бүләк, Актаныш-Пучы юллары төзекләндерелгән.

Боларга өстәп, юллардагы чокырларны ямау, урамнарны яктырту буенча да эш дәвам иткән.

Агымдагы елда да юлларда иминлекне тәэмин итү буенча эш алып барылачак.  

– Юл куркынычсызлыгы беренче урында тора. Чөнки барысы да кеше гомере белән бәйле. Урамнарны тиешенчә яктырту мөһим. Кышын урам юлларын чистарткан вакытта юл билгеләрен, юл аша җәяүлеләр чыга торган урыннарны кар белән өймәскә кирәк, – дип ассызыклады утырыш эшенә җитәкчелек иткән район башлыгы Ленар
Зарипов.

Район башлыгы юлларда кәлияләр барлыкка килгәнне көтмичә, вакытында чистартып баруны да бурыч итеп куйды. Юлларны һәм андагы иминлекне саклау өчен барлык көчне куеп эшләргә кирәклеген искәртте.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев