Юлларны тәртипләп бетерү – төп бурыч
Региональ юлларны сакларга кирәклеге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында төп мәсьәлә буларак күтәрелде.
Утырыш эшенә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте.
Районның ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев агымдагы елда район юлларындагы вазгыять белән таныштырды.
Ел башыннан район юлларында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше һәлак булган, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Региональ юлларда аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда кимесә дә, ел башыннан 6 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге юл һәлакәтләренең сәбәпләренә килсәк, болар терлек белән бәрелү, юлдан чыгып китү, җәяүлене бәрдерү нәтиҗәсендә.
Торак пунктларда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Актаныш авылында булган авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган.
Иң күп юл фаҗигаләре район аша узучы М-7 федераль юлына туры килә. Анда 13 юл фаҗигасендә 6 кеше һәлак булган, 19 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге аварияләрнең барысында да төп сәбәп, автомобильләрнең дөрес тизлек режимын сайламыйча, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә бер-берсе белән бәрелешүе.
Эчкән хәлдә машина руле артына утырган шоферлар гаебе белән юл фаҗигаләре теркәлмәгән. Әмма спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артында йөрүчеләр әледән-әле очрап тора.
Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган шофер гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда бер кеше тән җәрәхәтләре алган.
Мототранспорт чарасы катнашында 1 юл һәлакәте булган.
Балигъ булмаган балалар катнашында 5 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 6 бала тән җәрәхәтләре алган. Бер бала һәлак булган.
ДАИ хезмәткәрләре балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан даими рәвештә профилактика чаралары, рейдлар оештыра. Шоферларга балаларны автомобильләрдә дөрес йөртү кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бара.
2023 ел нәтиҗәләре буенча М-7 “Волга” федераль юлының 1143-1145 нче километры иң күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән урын буларак билгеләнгән. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге әлеге аварияләрнең сәбәпләрен ачыклаган. Бу урынга сәгатенә 70 километрдан артык тизлек белән йөрмәскә һәм “Яннан исүче җил” (“Боковый ветер”) дигән юл билгеләре куелган.
Федераль һәм региональ юлларны караганнан соң, юл куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү буенча юлларга хезмәт күрсәтүче оешмаларга җиде кисәтү әзерләнгән.
– Хәзерге вакытта “Җәяүле” профилактика мероприятиесе бара. Шуның өчен барыгыздан да якыннарыгызга, хезмәттәшләрегезгә юл йөрү культурасы буенча аңлату эшләре алып баруыгызны сорар идем. Гади, шул ук вакытта бик әһәмиятле булган тизлек режимын
арттырма, куркынычсызлык каешын эләктер, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элемент куллан, балаларны автомобильләрдә махсус утыргычларда гына йөрт, юл кичүе аша чыкканда як-ягыңа кара кебек сүзләрне әйтсәгез, шактый гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, үз җирлекләрегездә исерек хәлдә руль артында йөрүчеләр хакында ДАИ хезмәткәрләренә хәбәр итсәгез иде. Телеграм каналда да төркем бар. Анда да хәбәр итәргә була, – диде Ренат Шәмсиев.
Бу урында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов та Ренат Шәмсиевнең фикерен куәтләде. Һәм видеоэлемтә аша утырышта катнашучы авыл җирлеге башлыкларына:
– Әгәр шушы исерек йөртүче аркасында якыныгыз, туганыгыз юлда һәлак булса,
нишләр идегез? – диде.
Мәктәп маршрутлары
ни хәлдә?
Утырышта мәктәп маршрутлары йөри торган юлларны ныклап карап бетерергә кирәклеге искәртелде. «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» МУП баш инженеры Ренат Заһертдинов яңа уку елында укучыларны мәктәпләргә йөртәчәк автобуслар хакында мәгълүмат җиткерде.
– Безнең оешмада 19 мәктәп автобусы бар. Алар биш мәктәп маршруты буенча хәрәкәт итәләр. 2024-2025 нче уку елында мәктәп автобуслары маршрутлары арта. Иске Әлем - Яңа Әлем - Актаныш маршруты ачыла һәм балалар саны арту сәбәпле, Тыңламас-Актаныш маршрутына тагын берәү өстәлә. Автобуслар искерә. Аларны яңарту сорала. Автобуслар барысы да ГЛОНАСС системасына тоташкан.
Автобуслар да, шоферлар да рейска чыгып киткәнче карау үтәләр. Барлык мәктәп
маршрутларын карап чыктык. Актлар төзелде. Паспортлары эшләнде. Татар Суыксуыннан Уръядыга чыга торган юл начар булу сәбәпле, аның маршрутын үзгәртеп, урап чыга торган итеп ясадык, – диде.
Юлларны җимерттердек
Рөстәм Ильясов район юллары өчен җаваплыларның битарафлыгын, җавапсызлыгын тәнкыйтьләде.
– Күрәләтә регионара юлларны бетердек. Бигрәк тә, Киров-Бикчәнтәй, Татар Суыксуы- Күҗәкә-Түбән Уръяды-Түке юллары нык тузды. Авыр йөк машиналары, аеруча Шахманнар артыгы белән йөк төяп, ЗИЛ, КамАЗ автомобильләре өчен көйләнгән гравий юллардан чаба. Шахманнарның йөк күтәрә алучанлыгын тикшерү, закон бозуларын ачыклап кире бору һәм тәртипле йөрү культурасын таләп итү бурычын утырыш саен әйтәбез. Әмма ул сүздә генә кала бирә.
Авыллардагы күперләр, юлларга чикләүләр, юл билгеләре урнаштырмасак, без бу
объектларны саклый алмыйбыз. ДАИ хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары район юл иминлеге комиссиясе белән кулга-кул тотынып эшләргә тиешбез. Районыбыз җитәкчелеге район юлларын яңарту буенча төрле программалар аша финанслар җәлеп итә, миллионлаган суммадагы юл төзелешләре бара. Ә без булган юлларны саклый белмибез, – дип, Рөстәм Ильясов җитди кисәтү ясады.
Ул авыр йөк машиналары буенча ДАИ һәм Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең бердәм рейдларын ешайтырга кирәклеген дә искәртте.
Тротуарлар ясау
дәвам итә
Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев җирлектә яшәүче халыкның куркынычсызлыгын, шул исәптән балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл билгеләре, разметкалар хакында бәян итте.
– Актанышның 1 нче урта һәм Актанышның 2 нче урта мәктәпләре, балалар иҗат үзәге, аскы Актаныш, 5 нче санлы балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, технология техникумы, хакимият бинасы, янгын сүндерү бүлеге, сәләтле балалар өчен гуманитар
гимназия-интернат янындагы балалар һәм җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда юл разметкаларын яңарту кирәк.
«Ватан» футбол манежы һәм 4 нче санлы балалар бакчасы янында җәяүлеләр йөри торган урын икәнлеген күрсәтеп, махсус юл билгесе урнаштырылды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы кысаларында биредә тротуар җәелде, разметка кую сорала. Якын көннәрдә бу эш башкарылачак.
Химиклар һәм Гамил Авзал урамнары белән Салих Хөснияров урамы киселешләрендә юлдан аркылы чыгу урыннарында да разметка яңарту сорый.
Агымдагы елда Муса Җәлил урамындагы «Шатлык» кибетеннән Совет урамындагы Җәмигъ мәчетенә кадәр, Муса Җәлил урамы киселешеннән Тынычлык проспектындагы «Хәләл ит» кибетенә кадәр һәм Вахитов урамыннан «Бакчачы» кибетенә кадәр тротуарлар төзү планлаштырыла, – диде.
– Җәяүлеләр чыга торган юллардагы зебраларны, юллардагы разметкаларны сентябрь аена кадәр кабат буяп чыгарга, юл билгеләрен карап, төзәтәселәрен төзәтергә кирәк, – диде Рөстәм Ильясов.
Ул шулай ук мотоцикллар, питбайкта йөрүчеләрне контрольдә тотарга, рейдлар ясарга кушты.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев