Кеше гомерен кабат кайтару мөмкин түгел
Өченче, дүртенче февраль көннәрендә безнең район аша узучы М-7 трассасында өч кешенең үлеме белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Район хакимияте бинасында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре белән танышудан башланды.
Районның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев әлеге һәлакәтләр хакында аерым-аерым аңлатма биреп үтте.
3 февраль көнне иртәнге 8 сәгать 26 минутта Актаныш районы аша узучы «Волга» федераль юлының 1143 нче километрында “ФОРД КАРГО ССК1” автомобиле белән ярымприцеплы “KOLUMAN S” автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Авариянең сәбәбе, “KOLUMAN S” автомобиле шоферының дөрес тизлек режимын сайламавы. Фаҗигадә әлеге автомобиль шоферының гомере ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче өзелә. Икенчесе авыр тән җәрәхәтләре белән Чаллы шәһәрендәге БСМПга озатыла.
4 февраль көнне 17 сәгать 35 минутта Актаныш районы территориясе аша узучы М-7 «Волга» федераль юлының 1135 нче километрында «Пежо- 308» автомобиле «Даф» ярымприцеплы автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәтенең сәбәбе, “Пежо-308” автомобиле йөртүчесенең дөрес тизлек сайламавы. Нәтиҗәдә, «Пежо- 308» автомобилен йөртүче 1981 елгы хатын-кыз һәм аның 1976 елгы ире ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк урында һәлак була. Аларның 2007 елгы кызлары авыр тән җәрәхәтләре белән Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә китерелә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ясаган анализдан күренгәнчә, безнең район аша узучы М-7 трассасының Качкын-Киров авыллары һәм Пучы-Минзәлә районы чиге арасы юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күп теркәлә торган урыннар булып исәпләнә. 2023 елда шушы урындагы юл һәлакәтендә ике балигъ булмаган баланың гомере өзелгән иде.
Утырышка җитәкчелек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов 2023 елда әлеге юл участогы өчен «Татавтодор» ҖЧҖ җавап бирде, быел юлны карап тору контракты «Стройинженеринг» ҖЧҖ белән төзелде дип бәян итте. Ә юлның хуҗасы булып, «Волго-вятскуправтодор» федераль казна оешмасы санала.
Комиссия утырышында “Волго-вятскуправтодор”ның Татарстан Репсубликасы филиалы вәкилләре видео элемтә аша катнашты. Рөстәм Ильясов алардан әлеге участокта кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләрнең ни өчен шулай күп булу сәбәпләрен сорады. Быелга чыккач кына да биредә өч юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән.
– Февраль башындагы аварияләрнең сәбәбе һава шартларына да нык бәйле. Бураннар һәм кисәк җылыту юлларда
бозлавык хасил итә. Ул урыннарда тизлекне арттыру тыела, аеруча куркыныч участок дигән юл билгеләре куелса да, машина йөртүчеләр тизлекне арттыра, тоташ линияне кисеп, каршы якка чыгып, машиналарны уза. Хәзерге вакытта бу урында реконструкция эшләре бара. Киләсе елга без бу авыр
участоктан яңа төзелгән беренче категорияле юлга күчәчәкбез. Нәтиҗәдә берничә полосалы юлда каршы якка чыгу бөтенләй мөмкин булмаячак, – диде алар.
Реагентлар җитәрлек
сибелсен
Рөстәм Ильясов “Волго-вятскуправтодор” оешмасы җитәкчеләренә, «Стройинженеринг» оешмасы белән берлектә, район аша узучы федераль юлны чистартып, карап, тәртиптә тоту буенча эшне көчәйтергә, җитешсезлекләрне бетерергә кушты. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, бу территориядәге юлларда бозлавыкка каршы сибелгән реагентларның күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел һәм составлары да
таләпләргә җавап бирми. Алар юллардагы бозларны тиешенчә эретә алмый.
Мәгълүм булганча, һава торышының начарлануы, бураннар һәм юл һәлакәтләренә бәйле рәвештә, Киров борылышыннан Качкын авылына кадәр берничә тапкыр озын бөкеләр барлыкка килде. Шуның өчен Рөстәм Ильясов хокук
саклау органнары җитәкчеләренә Киров аермасыннан Качкын авылына кадәр һәм Пучыдан Минзәлә районы чигенә кадәр булган юл
участокларына күчмә тикшерүләр үткәрергә, рейдларга чыгарга кушты. Кимчелекләрне ачыклап, тиз арада хәл итәргә кирәклеген искәртте. Әлеге араларга реагентлар сибүне арттырырга, тизлекне киметү турындагы юл билгеләрен һәм машиналарның тизлеген арттыруын контрольгә алучы видеокүзәтү җайланмаларын урнаштырырга, төзелеш баруын искәртүче билгеләр дә куярга кирәклеген ассызыклады.
Ул шулай ук әлеге территорияләрдәге юлны чистартканнан соң, читкә өелгән кар өемнәренең нормативларга туры килмәвен дә әйтте. Кайбер урыннарда аларның биеклеге ике метрдан да артып китә, диде. Бу исә машина йөртүченең күз күремен чикли.
– Әлеге мәсьәләләрне
ЮХИДИнең Татарстан
Республикасы идарәсе белән берлектә хәл итәргә кирәк дип исәплим. Алардан бу
участокларга видеокамералар урнаштыруны сорап хат юлларга кирәк. Чөнки әлеге юлларны тәүлек әйләнәсе күзәтүдә тоту мөмкин түгел. Тагын шуны әйтергә кирәк, юл төзүчеләр карьерлардан табигый материаллар ташыганда, машина тәгәрмәчләренә ияртеп юлга ком, балчык алып чыга. Нәтиҗәдә ул кар белән болганып, юлларны пычрата, тайгалаклар хасил итә. Бу, аварияләр чыгу ихтималын арттыра. Шуның өчен бу араны вакыт-вакыт чистартырга кирәк. Җәйге чорда аларның машина тәгәрмәчләрен чистартуны таләп итү зарур, – дип үз фикерен җиткерде район башлыгы Ленар Зарипов.
Региональ юлларга да
игътибар кирәк
Комиссия утырышында
район эчендәге регионара юлларның торышына да анализ ясалды. Бүгенге көндә аларның да торышы канәгатьләнерлек түгел. Бигрәк тә, Киров-Бикчәнтәй, Актаныш-Пучы, Кәзкәй авылы ягындагы юллар начар чистартыла, дип хәбәр итте Рөстәм Ильясов. Бу юлларга «Главдортранс» оешмасы хуҗа, ә «Татавтодор» оешмасы исә 2024 ел дәвамында әлеге юлларны карап тору хокукын откан. Димәк, алар бу юлларны тиешенчә чистартып торырга бурычлы.
Нефть, башка инерт материаллар ташучы зур йөк автомобильләренең килешенгән маршрут буенча гына йөрүләрен тәэмин итү зарур. Чөнки алар район юлларын вата, пычрата. Ә бу исә башка машина йөртүчеләрнең, пассажирларның иминлегенә куркыныч тудыра дигән сүз.
Шулай ук регионара юлларны төзекләндергәндә дә әлеге автомобильләрне йөртү буенча аерым маршрут булдырырга кирәк диелде.
– Үз эшебезне вакытында, тиешенчә үтибез икән, без кешеләр гомерен саклыйбыз. Һава торышына бәйле рәвештә, кеше гомерләре өзелергә тиеш түгел. Авыл араларын да, мәктәп маршрутларын да даими рәвештә карап торырга кирәк. Бу, безнең төп бурыч, – диде Рөстәм Ильясов.
Быел шактый еллар күрелмәгән күләмдә кар яуды. Узган елның шул чорына караганда инде дүрт тапкырга күбрәк кар төште, диләр. Бураннар вакытында юлларны чистартып торган оешмаларга, авыл җирлекләрендәге юлларны чистартуда катнашкан хуҗалыкларга Рөстәм Ильясов үзенең рәхмәтен
җиткерде. Районда кар чистарту техникалары җитәрлек, дип белдерде.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев