Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Клуб Куян авылында төзеләчәк

Җирлек башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова хисап җыелышын Украинада һәлак булган авылдашлары Айзат Фәйзуллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады.

Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм итеп торалар. Бу эшкә авыл халкы бердәм рәвештә катнаша.

Уразай җирлеге шактый зурлардан исәпләнә. Ул төрле урыннарга таралып урнашкан Уразай, Куян, Шәрип, Илчебай, Мерәс авылларын берләштерә. Бүгенге көндә биредә 306 хуҗалыкта 825 кеше гомер кичерә.

Хисап елында җирлектә 2  сабый туган, 27 авылдашларын югалтканнар. Уйлап карасаң, бик зур аерма бу.

Җирлектә күпбалалы 16 гаилә булып, аларда 49 бала тәрбияләнә. Исәптә торучы өч авыр гаилә бар. Алар белән даими сөйләшүләр алып барыла, диде Гүзәлия Шәймәрдәнова үзенең хисап чыгышында.

Хисап елында авыл җирлеге Советының 15 утырышы узып, анда 23 мәсьәлә каралып, карарлар кабул ителгән.

 

ӘКРЕНЛӘП ХӘЛ ИТЕЛӘ

 

Авыл җирлеге башлыгы узган елгы хисап җыелышында күтәрелгән сорауларның үтәлешенә дә тукталды. Уразай авылы халкы ел саен хисап җыелышында үзләренә яңа клуб салуны сорый. Инде егерме ике ел бер үк сорауны күтәреп ялыкканнардыр да алар, әмма берәрсе ишетеп, бу хыяллары чынга ашар дигән өмет әле дә булса күңел түрләрендә яши. Уразай авылына керә торган юлны ремонтлау мәсьәләсе быел хәл ителергә ошап тора.

Куян авылы буенча үзәк урам юлына ком салынган. Шәрип авылындагы кибет ябылгач, бирегә атнасына өч көн автокибет килә башлаган. К. Марс һәм Мәчет урамы борылышы юлы ремонтланган. Ә Мерәс авылындагы Үзәк урамга комны быел салырга планлаштыралар.

Илчебай авылындагы медпункт ябылган, фельдшер өйләргә йөреп, халык сәламәтлеген кайгыртуны дәвам итә. Электр щитына керә торган юлдагы  газ торбасын күтәртү проблемасы әле дә хәл ителмәгән.

 

Үзара салым – зур ярдәм

 

Җирлек халкы әлеге
проблемаларны хәл итүдә үзара салым акчаларының ярдәме зур булуын аңлап, аны җыюда актив катнаша. Дәүләттән дә бирелгән субсидия белән бергә аның суммасы 2023 елда 1 миллион 495 мең сумны тәшкил иткән.

Әлеге акчалар  биш авылның да урам юлларын тигезләүгә, кырдыруга, урам юлларын кардан чистартуга, урам утларын карап тотуга, Куян авылының урам колонкасына будка ясатуга, табличкалар ясатуга, Шәрип авылының су скважинасын юдыруга, балалар өчен спорт, уен мәйданчыгы ясауга тотылган.  

Быел, Уразай авыл җирлегенә теркәлгән, уку йортларының көндезге бүлекләрендә белем алган студентлар, Бөек Ватан сугышы, Чечня, Әфган сугышы ветераннары, өлешчә мобилизацияләү кысаларында мобилизацияләнгән гражданнардан һәм  аларның гаилә әгъзаларыннан, Украинада махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрдән һәм 1 төркем инвалидлардан кала, 18 яше тулган һәр кешедән
500әр сум күләмендә максатчан җыем җыю планлаштырыла.

Аны җирлекне төзекләндерүгә тотачаклар.

Су проблемасы да хәл итүне сорый. Шәрип һәм Мерәс авылларындагы су чыганакларының скважиналары документлаштырылып, лицензиясе булган оешмаларга тапшырылган. Су скважиналарының насослары яну очраклары булып тора. Аларны алыштыруда “Нур” хуҗалыгы һәрдаим ярдәм итеп тора. Куян авылындагы су трассалары тулысынча карауга мохтаҗ. Илчебай, Шәрип, Уразай авылларын “Чиста су” дәүләт программасына кертеп, су белән тәэмин итү юлларын эзлисе була, диде авыл җирлеге башлыгы.

 

Уңышлары шактый

 

Социаль объектлардан балалар бакчалары, мәктәп, медпунктлар, элемтә бүлекчәсе, мәчет,  мәдәният йорты халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтә.

Гүзәлия Шәймәрдәнова аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып, эшчәнлекләре белән таныштырды.

Уразай мәктәбендә егерме бала белем һәм тәрбия ала. Биш авылга, бу, бик аз, әлбәттә. Җирлекнең район үзәгенә якын булуы да моңа нык тәэсир итәдер. Чөнки Актанышта эшләүчеләр үз балаларын шундагы
мәктәпләргә йөртәләр. Нәтиҗәдә киләчәктә бу мәктәпкә дә ябылу куркынычы янамыймы, дигән урынлы сорау туа.

Мәдәният йорты мәктәпнең коридорында гына
урнашса да, эшләү өчен тиешле шартлар булмаса да, уңган хезмәткәрләр тырышлыгы белән төрле чаралар уздырыла. Уңышлары да җитәрлек. Җирлеккә караган авыл клубларында да бәйрәмнәр уңаеннан кичәләр үткәрелә.

Ел нәтиҗәләре буенча Уразай мәдәният йорты Казбек Әдһәмов исемендәге авыл мәдәният учакларын төзекләндерү бәйгесендә 3 урын алып, 5 мең сумлык, Куян авыл клубы 3 мең сумлык сертификатка ия булган.

 

Терлек саны арта

 

Башка җирлекләрдә терлек саны кимүгә зарлансалар, Уразай авыл җирлегендә соңгы елда алар арткан. Моңа  җирлек  табигатенең  мал асраучылар өчен уңай булуы да тәэсир итәдер.  2022 елда 416 мөгезле эре терлек
исәпләнсә, 2023 елда аларның саны 414 булган. Сыерлар саны исә унөч башка кимеп, 206ны тәшкил иткән.

Луиза һәм Фәнил
Шаяздановларның каз ите җитештерү, бройлер чебиләре сату буенча оешкан фермер хуҗалыгының, симертү маллары үстерү буенча эшләүче фермер Айдар Харисовның эшчәнлеге дә мактауга лаек. Андыйлар саны киләчәктә күбрәк булсын иде, диделәр.

Җирлектәге шәхси хуҗалыкларда хисап елында 6616 центнер сөт, 786 центнер ит сатылган. “Нур” хуҗалыгының баш икътисадчысы Наилә Шәехова җирлектә иң күп сөт тапшыручыларга үзенең истәлек бүләкләрен тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы лейкоз авыруы буенча да
мәгълүмат җиткерде. Көз көне терлекләрдән алынган кан анализы буенча 55 сыер һәм танада лейкоз авыруы чыккан. Әлеге авыру малларны сәламәтләренә алыштыру ягын карарга кирәк, диде ул.

Җирлек эшчәнлегендә “Нур” хуҗалыгының да ярдәме зур. Барлык чараларда да иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты. Ул районның 2023 елдагы социаль-икътисадый хәле, эшләнгән эшләр белән таныштырды. Халыктан кергән сорауларга җавап
бирде. Быел Куян авылында клуб төзү эше башланачак, диде.

Илчебай авыл халкының моң-зарын Миркасыйм Басыйров җиткерде. Ул авыл халкына җыелып сөйләшү өчен урын булсын иде, диде. Һәм “Кече авыл көнен” Илчебай авылында уздырырга дигән тәкъдимен дә кертте.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев