Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Комбайннар саны кими, йөкләнеш арта

11июль көнне махсус комиссия тарафыннан комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итү узды.

Район башлыгы Ленар Зарипов та әлеге чарада катнашып, комбайнчылар белән аралашты. Басуларда мул уңыш өмет итеп, игеннәр өлгерә. Табигать игенчеләрне шактый сынаса да, яңгыры да яуды. Көннәре дә җылы торды. Бераз булган салкыннар куркытып алса да, игеннәр матур булып үстеләр. Хәзер инде аларны мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу бурычы тора.

Моның өчен һәр техниканы тиешле таләпләргә туры китереп, алдан ук әзерләп кую шарт. Комбайнчылар бу хакта яхшы белсә дә, комиссия тарафыннан карау үткәрү булган кимчелекләрне ачыклап, төзәтергә мөмкинлек бирә.

Комбайннарны кабул итү районның 7 урынында оештырылды. Әлеге нокталарга шул тирәдәге хуҗалыклар комбайннарын алып килде.  “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов, механизация буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев, район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов һәр комбайнны энә күзеннән үткәрде. Караулар көн буена сузылса да, алар бу эшкә җитди карады. Яхшы әзерлек белән килгән комбайнчыларга мактау сүзләре яңгырады, ә инде кимчелеге булганнарга аны төзәтеп бетерү бурычы куелды.  

– Хөрмәтле комбайнчылар, сезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Без басудагы игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алырга бурычлыбыз. Аның бер бөртеге дә икмәк, тоннасы да – икмәк. Шулай булгач, күләм артыннан кумыйча, сыйфатлы итеп, ашыкмыйча, кабаланмыйча, хәвеф-хәтәрләр килеп чыкмаслык итеп эшләргә кирәк. Шуны онытмагыз: сезнең һәрберегезне өегездә көтеп торалар. Сөенеп өегездән чыгып китәргә, арып, сөенеп кайтып
керергә язсын. Комбайнчы ярдәмчеләре булып, яшь егетләр алынган. Сезгә зур рәхмәт, егетләр. Әмма эшләгәндә сак булыгыз. Аякларыгызга сланцылар киеп йөрмәгез. Хәвеф-хәтәрсез урып-җыюларны башкарып чыгарга язсын. Бүгенге көндә яу кырында булган егетләр исән-сау кайтсыннар, – диде Ленар Зарипов.

– Комбайннарның урып-җыю эшенә яраклымы юкмы икәнлеген бөтен килеш тикшерәбез. Иң беренче документларын карыйбыз. Технологик
таләпләрнең үтәлеше дә карала, эчке сугу, җилгәрү өлешләре тикшерелә.

Комбайннарга игътибарны киметмәскә кирәк. Бу вак әйбер дип карау булырга тиеш түгел. Комбайнчының гомерен саклап калу өчен әһәмиятле булган әйберләр белән комплектлаштыруга аеруча әһәмият бирәбез. Агач көрәк тә, киезләр дә, ком да үз урынында булырга тиеш. Барлык комбайннар да өчәр янгын сүндерү җайланмасы белән тәэмин ителергә тиеш дигән бурыч куябыз. Комбайнчыларның эш киемнәре белән тәэмин ителүе дә шарт. Басым ясап әйтәсе килә, һәр
комбайнчыга, шоферга инструктаж үткәрелергә тиеш. Бигрәк тә комбайнчы ярдәмчеләренә ныклап аңлату зарур. Чөнки әле аларның күпчелеге балигъ булмаган балалар. Әгәр киләчәктә алмаш комбайнчылар әзерлибез дибез икән, комбайнчы ярдәмчеләре алу кирәк. Кечкенәдән тузан исе иснәп үскәннәр генә шушы һөнәрне сайлый. Булган кадрларның кадерен белү мөһим. Әгәр эшләгәндә ярдәмчең синең күз алдыңда юк икән, комбайныңны кабызмау яхшырак.

Шуны да әйтәсе килә, комбайннарның әзерлеге елдан-ел яхшыра. Ут, сигнал системасын көйләп бетерделәр дияргә була. Юлларда йөргәндә саклык чараларын да күрү мөһим,  –  ди Илдус Хәкимов.

– Хәзер элеккеге еллардагы кебек комбайнның бар җиреннән дә орлык агып тормый. Әмма урып-җыю тәмамланып 15-20 көн үткәннән соң, басулар ямь-яшел була. Бу, комбайнчыларның гаебе. Чөнки урып-җыю барышында комбайнның тизлеге сакланмый. Ашыгабыз. 1980 нче елларда комбайннар иртәнге сәгать 5тә басуларга чыга, кичке сәгать 11ләргә кадәр эшлиләр. ДОН комбайннары көненә 600-700 центнер, Нива комбайннары 300 центнер икмәк сугалар иде. Хәзер иртәнге сәгать 10да комбайн чыга, кичке сәгать 6га 1000 центнер суга. Ничек алай була ала? Димәк, басу буйлап чабабыз. Икмәкне үстердек, хәзер аны югалтуларсыз җыйнап алу мөһим, –  ди Әфка Сәрвәров.  

– Һәр комбайнчыда механизатор кенәгәсе булырга тиеш. Анда көндәлек күпме икмәк сукканыгыз, күпме акча эшләгәнегез чагылып барырга тиеш. Без басуларны карап йөргәндә, аңа кул куеп китәчәкбез, – диде Дилүс Мөхәммәтдинов.

Карау барышында техниканың иләкләре, измельчительләре, фартуклары, планкалар белән тәэмин итү, герметиклыгы, барабан әйләнеше да җентекләп күзәтелде.

Комбайнчылар урында урып һәм суктырып та карадылар. Болары инде урып-җыю барышында икмәкләр коелып басуда калмыймы һәм саламны ни дәрәҗәдә тураганлыгын белү өчен кирәк.

Сүз дә юк, комбайнчылар да, аларның ярдәмчеләренең дә берникадәр дулкынланганнары сизелеп тора. Чөнки биредә синең эшеңә бәя бирелә. Шул бәя белән урып-җыюларга кереп китәргә кирәк. Җитди кимчелегең булса, комбайның урып-җыюга кертелми һәм премиядән колак кагасың дигән сүз.

 

Чабыш атыдай

көтеп торабыз

 

Комиссия әгъзалары комбайннарны күздән кичергәндә белгечләр, комбайнчылар белән дә аралаштык.

Фәнүс Галләмов, “Чишмә” хуҗалыгы комбайнчысы:

– 13 ел шушы хуҗалыкта эшлим. Комбайнчы һөнәренә мәхәббәт әтием Фәндәвистән күчте. Башта аның янында 4-5 ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Әти мине әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләренә дә төшендерде. Аннан үзем комбайнга
утырдым.  Башта Нива, аннан ДОН-1500 комбайны иярләдем. Хәзер Акрос-595кә утырдым.  Әлеге карауларга яхшы итеп әзерләндем. Запас частьлар белән тоткарлык булмады. Урып-җыюларны көтеп торабыз. Исән-сау, хәвеф-хәтәрләрсез генә уракны башкарып чыгарга язсын.

Риназ Закиров, 8 нче сыйныфка бара, Богады авылыннан:

– Быел икенче ел урып-җыюда катнашырга җыенам. Әтием Шамил янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшлим. Акрос-595 комбайны белән уракта катнашабыз. Мин ярдәмче буларак, иртән килгәч, комбайнны майлыйм, өрдерәм. Сипләрен карыйм. Миңа басуда эшләү бик ошый. Киләчәктә үземнең комбайнчы булып эшлисем килә.

– Улымның кечкенәдән эшләп үсүенә сөенеп йөрим. Хәзер ул барлык техника төрендә дә йөри ала дисәм дә, ялгышмам. Мин аны барысына да өйрәтергә тырышам. Киләчәктә үземә алмаш үсә, – дип үзенең горурлануын яшермәде
“Тамыр” хуҗалыгында комбайнчы булып эшләүче
Шамил абый.

Айрат Хаҗиев, “Алмаз Агро тред” хуҗалыгының баш инженеры:

– Безнең дүрт бүлекчәгә 17 комбайн урып-җыюда катнашачак. Аларның барысы да төзек, комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белән комплектлаштырылган. Һәр комбайнчы үзенең комбайнын яхшылап әзерләде. Безнең барысы 23 мең гектар җир булып, сугасы мәйданнар 22 мең гектар тирәсен тәшкил итә. Аны үзебезнең көч белән башкарып чыгарга тулы мөмкинлегебез бар.

Альберт Әһлиев, “Алга” хуҗалыгы комбайнчысы:

– Акрос-595 комбайны белән быел сигезенче сезон уракка керәм. Комбайнны яхшы итеп әзерләдем. Көзге бодайлар, арпалар әйбәт кенә күренә. Тир түгеп үстергән икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алырга язсын.

Айзат Фазуллин, “Әнәк” агрофирмасы баш агрономы:

– Башка елларны 22-24әр комбайн чыккан булса, узган ел 19 комбайн уракка чыккан иде. Быел 17 генә комбайн урып-җыюда катнашачак. Елдан-ел комбайнчылар кими. Бу, безнең өчен зур авырлык тудыра. Агрофирма буенча карасак та, шушы 17 комбайн 20 мең гектар җирне сугарга тиеш булачак. Бер комбайнга бер мең гектардан артык җир туры килә. Бик зур күләм бу. Шулай булуга карамастан, комбайнчыларыбыз тырышлар. Шулар ярдәме белән барлык уңышны алып бетерербез, дип өметләнәбез. Уракка 20 нче июльләрдә төшәргә дип торабыз.

Фәндүс Салихов, “Әнәк” агрофирмасы комбайнчысы:

– Агрофирма оешканнан бирле шушында эшлим. Комбайн иярли башлавыма 39 ел. Урып-җыюны чабышкы ат сыман көтеп алабыз. Миңа узган ел яңа кайткан Сампо комбайны тапшырдылар. Аның югалтулары башкаларга караганда бермә-бер аз. Быел да исән-имин эшләргә язсын.

 

Кырык тугыз кеше

премия алды

 

Комиссия әгъзалары һәр тукталыш саен нәтиҗә ясап, комбайннарын урып-җыюга яхшы әзерләгән комбайнчыларга 2 мең сум күләмендә премиягә сертификат тапшырды. Узган ел Ленар Зарипов бергә истәлеккә төшкән фотоларны ясатып, кулыгызга тапшырам, дип вәгъдә иткән иде. Ул сүзендә торды. Һәр хуҗалыкка фотоларны ясатып алып килгәннәр иде. Аны да ияләренә тапшырдылар.

– Юлларда хәрәкәт күп. М-7 трассасына якын булган хуҗалыкларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Комбайннарны бер басудан икенчесенә күчергәндә алдан да, арттан да мигалкалар белән озатучылар булырга тиеш, –  дип басым ясады Нәфис Сәлимгәрәев һәр тукталыш саен.

Бу көнне 49 комбайнчы кулларына  премия алды.

– Комбайннарның егәрлекләре арткан саен саннары кими тора. Карауга исәптә булган 72 комбайн басарга тиеш иде. Карауга 54 комбайн басты. Хуҗалыкларда җыелып бетмәгән комбайннар бар әле. Без
комбайнчылар җитмәс дип
курыккан идек, барлык комбайннар да комбайнчылар белән тәэмин ителгән, шунысы сөендерә. Карауга чыккан комбайнчыларга, аларны алып килгән инженерларга, белгечләргә рәхмәт.

Карауга “Әнәк”,  “Актаныш” агрофирмалары, “Чишмә” хуҗалыгы бик яхшы әзерлек белән чыктылар. Кимчелеге булган хуҗалыкларга комбайннарны карап бетерү өчен бер атна вакыт бирелде.

Игеннәр матур гына булып өлгереп киләләр. Һава шартлары уңай булып, игеннәрне җыйнап алырга язсын.

Быел техник культураларны да кертеп, 56 мең гектарда чәчү чәчелде. Шуның 12 меңе техник культуралар, калганы бөртеклеләр. Аларның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыйнап алу бурычы тора. Барлык комбайнчыларга, шоферларга уңышлар телим, –  диде Нәфис Сәлимгәрәев.

Барлык игенчеләребезгә, механизаторларга хәвефсез эшләр телибез.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев