Күңел кылларын тибрәтәләр
Без аларның нинди сулыш белән яшәүләре хакында кызыксынып, үзләре белән якыннан аралашып кайттык.
Мәдәният йортының ишеген ачып керүгә, гармун тавышы ишетелде. Ул да булмады, аңа кушылып җырлый башладылар. Тавыш килгән бүлмәгә үттек. Анда өлкән яшьтәге абый-апалар, тере тавыш белән халык җырларын сузалар. Тавышлары саф, чиста. Күңел кылларын
тибрәтерлек.
Әлеге ансамбльнең тарихы 1995 нче елларга барып тоташа. Ул вакытта мәдәният йорты директоры булып, Флүн Галиуллин, сәнгать җитәкчесе булып, Фәридә Нәбиуллина эшли. Авылда үткәрелгән чараларда чыгышлар ясау өчен алар җирлектәге үзешчәннәрне бергә туплыйлар. Нәтиҗәдә ансамбль оеша. Шул вакыттан бирле буыннар алышына-алышына, ансамбль бүгенге көнгә кадәр эшләп килә.
Татар Суыксу мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянова 2012-2022 елларда ансамбльнең җитәкчесе булып тора.
– Җирлектә үткәрелгән бер генә чара да әлеге ансамбльдән башка узмый. Алар барысы да активлар, талантлылар. Ансамбльдә күбрәк лаеклы ялдагы абый-апалар йөри. Һәр көн җыелып, репетицияләр ясыйлар. Репертуар сайлаганда да үзләренең киңәшләрен бирәләр, – ди Гөлназ Баянова.
2017 елда ансамбльгә халык ансамбле исеме бирелә. Хәзер аны исеменә тап төшермичә, биш ел саен раслап торырга кирәк. Репертуарларында күбрәк халык җырларын сайларга тырышалар.
– Соңгы вакытта халык фольклорына игътибар нык артты. Әмма Актанышта фольклорга ул кадәр өстенлек бирелми. Без фольклорны үз итәбез. Карга боткасы, сабантуйларда теләп чыгыш ясыйбыз, – ди Гөлназ Баянова.
Хәзерге көндә ансамбль белән Гөлнур Мирзаһитова җитәкчелек итә.
– Мәдәният өлкәсендә 1984 елдан бирле эшлимен. Ансамбль 1995 елда оеша башлаган иде, 1996 елдан ныклап эшләп китте. Ул вакытта мин мәдәният йортында методист булып эшли идем. Хәзер инде ул чорда ансамбльгә йөрүчеләрнең вафат булганнары да бар. Бик актив кешеләрнең берсе Рәйлә апа Захарова бар иде. Ләлә, Нәҗибә, Фәнүдә апалар сәхнәдән төшкәннәре булмады. Хәзер дә исәннәре концертларга килеп, карап утыралар. Күзләре яна, – ди ул.
– Ансамбльгә йөрүчеләр күпме?
– Бүгенге көндә ансамбльгә 32 кеше йөри. Шуларның 16сы – зурлар, 16сы – укучылар.
– Ансамбльгә өлкәннәрне тарту авыр түгелме?
– Һич юк. Алар теләп, ялгызлыктан качып бирегә киләләр. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, алар тарихны беләләр. Алар белән эшләү җиңел. Рәхәтләнеп аралашалар. Яшьләрне сәхнәгә тарту, чыннан да авыр. Балаларга тарихны укырга, аның нәрсә икәнен башта аңлатырга кирәк. Чөнки без фольклорга өстенлек бирәбез. Минем әле язылган, сәхнәгә куясы “Орчык бәйрәме” һәм “Каен тузы” бәйрәмнәре бар. Аларны өйрәнү өстендә эшлибез.
Фольклор – тарихны өйрәнү дигән сүз. Һәрбер биюне, җырны өйрәткәндә, аның тарихын белергә кирәк. Безнең солистларыбыз бар. Алар: Нәзлия апа Сәрвәртдинова, Айсылу Сәлимова, Хәләф абый Сираев, Ришат абый Галимов, Роберт абый Сәләхиев. Үзем дә ялгыз җырларга яратам. Мин сәхнәсез яши алмыйм. Миңа ул көч, рәхәтлек бирә. Гармунчыларыбыз Фәнәвис Ахунов белән Мәгъсүм Сәрвәров безне рәхәтләнеп җырлаталар.
– Белүебезчә, уңышларыгыз да бар.
– Чыннан да, уңышларыбыз җитәрлек. Түгәрәк уен, “Уйнагыз, гармуннар” бәйгеләрендә катнашып, урыннар алдык. Ике тапкыр Азнакай районындагы Чатыр тау җыенында
катнаштык.
– Төрле җирләргә барып, чыгышлар ясау өчен техника кирәк. Андый вакытта әлеге проблеманы ничек хәл итәсез?
– Күпчелек очракта чыгымнарны үзебез күтәрәбез. Егетләр машиналары белән баралар.
– Сәхнә костюмнарыгыз да бик матур...
– Аларын да үзебезнең көч белән тектердек. Матур булып йөрик, дидек. Чөнки элегрәк, кемнең нинди киеме бар, сәхнәгә шуны киеп чыга идек. Башка җирләрдә ансамбльләр барысы бер төрле киемнән, шундый матур итеп чыгышлар ясыйлар. Шуларны күреп, бездә дә бер төрле киемнәр булдыру теләге туды.
– Күрше-тирә районнарга концертлар белән йөрергә теләмисезме?
– Әлбәттә, телибез.
Башкортстанның якын районнарына, Мөслимгә барасыбыз килә. Чатыр тауга да барырга җыенабыз. Хәзер шуларга
ныклап әзерләнү эшләре белән мәшгульбез.
– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
– Төп максатым, үзебезгә алмаш әзерләү. Шуңа балалар белән эшне көчәйтергә
исәплим. Аларны кечкенәдән үк әзерләмәсәң, хәзерге өлкәннәргә алмаш булмаячак.
Роберт Сәләхиев:
– Әлеге ансамбльгә 2012 еллардан бирле йөрибез. Бу безгә рухи азык бирә. Бик күп җирләргә барып, чыгышлар ясыйбыз. Кеше белән аралашып кайтабыз. Өйдә моңсуланып
утырмаска бер сәбәп тә.
Хәләф Сираев:
– Җыр-моңга сәләт балачактан ук килә. Җырларга яратам. Бу ансамбльдә йөрүемә дә 12 еллап инде. Оештыручылар чакыруга, килеп җитәбез. Кеше белән аралашып, һава алыштырып, рухи азык җыеп кайтабыз.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев