Куркынычсызлык дәресе
Актаныш технология техникумында мототехника чараларында йөрү кагыйдәләренә багышланган куркынычсызлык дәресе үтте.
Дәреснең төп максаты – студентларга мототехника белән идарә итү кагыйдәләрен, хәвеф-хәтәрләрне булдырмау ысулларын һәм куркынычсызлык нормаларын аңлату. Аны районның дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов һәм
районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев алып барды. Дәресне Илдус Хәкимов башлап җибәрде. Ул студентларга әлеге техника төрендә йөрүнең үз кагыйдәләре булуын һәм аларны үтәргә кирәклеген ныклап аңлатты.
Сер түгел, соңгы елларда республикада әлеге төр техника саны бермә-бер артты. Аларның саны гына түгел, ә квадроцикл, мотоцикл, скутер, мопедларга бәйле аварияләр саны да артканнан-арта, дип белдерде Илдус Хәкимов. 2010 еллада юлларда килеп
чыккан фаҗигаләрнең бер-ике проценты гына мототехника белән бәйле булса, биш еллап элек ул 50 процентка, ә инде соңгы 2024 елда 70 процентка әйләнгән. Юл һәлакәтләренең күпчелеге аянычлы хәлләр, кеше гомере өзелү белән тәмамлана. 2025 елда инде ике шундый очрак теркәлгән. Аларда бер бала һәлак булган.
Илдус Хәкимов боларны фотопрезентацияләр белән күрсәтеп тә барды. Аларга карагач, үзәкләр өзелә.
– Ата-аналарга гомерлек кайгы, балаларның яшь гомерләре өзелүнең сәбәбе – ваемсызлык, юл йөрү
кагыйдәләрен үтәмәү. Бу, “байлар фаҗигасе”, – диде Илдус Хәкимов ачынып.
Ул бу транспорт чарасын балаларына нигездә җитеш тормышта яшәүчеләр алып бирә, дип бәян итте. Әле шәһәрләрдә генә күп очрый торган квадроцикллар безнең районга да килеп җитте. Ата-аналар курыкмыйча, балаларын шушы транспорт төре белән урамга чыгарып җибәрә.
– Кич җиткәч мотоцикллар, мопедлар белән чабучы үсмерләрне еш күрергә туры килә. Балаң төнлә урамда йөргәндә, ни йөрәгең белән өйдә түзеп ятарга була. Яктыда да зур игътибар таләп иткәндә, төнлә чабу, бик начар тәмамланырга мөмкин икәнне беребез дә онытырга тиеш түгел, – дип ассызыклады ул.
Дәрес барышында техниканың теркәлгән булуы мөһимлегенә, аеруча квадроциклларны кулланганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлергә тиешлегенә басым ясады.
– Машина юлларында төрле юл билгеләре бар. Ә басуда аларның берсе дә юк. Чокыры да, калкулыгы да бар. Шуңа квадроциклда зур тизлек белән түгел, әкрен генә өйрәнергә кирәк, – диде Илдус Хәкимов.
Ренат Шәмсиев тә мототехника чараларында йөргәндә кагыйдәләрне үтәргә кирәклегенә басым ясады.
– Һәр техника төренә куелган таләпләр бар. Аларны үтәү мөһим. Болар кемгәдер көлке тоелса да, фаҗига чыгып, хастаханәгә эләккәч, кызык булмый, – диде.
Таләпләр катгый
Очрашуның икенче өлеше техникумның тәҗрибә мәйданчыгында үтте. Биредә квадроцикл, мотоцикл һәм электросамокат кебек техникаларда йөрү кагыйдәләре гамәлдә күрсәтелде.
Илдус Хәкимов белән Ренат Шәмсиев һәр техника төре буенча таләпләр белән таныштырдылар.
Квадроцикл – зур юлларда түгел, ә торак пунктлардан басуларга кадәр хәрәкәт итүгә йөз тотып эшләнгән мототехника. Әмма анда йөргәндә дә барлык юл кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Техниканы сатып алгач, аны дәүләт күзәтчелеге идарәсендә теркәү узып, номер алынырга тиеш.
Мотоцикл йөртүченең таныклыгы, әгәр мотоцикл двигателенең куәте 125 кубтан азрак булган очракта «А1» категориясенә ия булу турында таныклык (ул 16 яшьтән бирелә), әгәр двигательнең куәте 125 кубтан зуррак булса, «А» категорияле таныклык (18 яшь тулгач бирелә) булырга тиеш. Мопедларда йөрү өчен М категорияле йөртү таныклыгы булу шарт. Шулай ук ОСАГО полисы булырга тиеш.
Электросамокатлар белән идарә итәргә таныклык таләп ителми һәм теркәлү дә кирәкми. Питбайклар кебек транспортлар белән спорт ярышлары үткәрелә торган юлларда гына хәрәкәт итү сорала. Мотошлем кию мәҗбүри, тез һәм терсәк саклагычлар да кияргә киңәш ителә. Машина юлларына
чыккан очракта, башка техникаларга, шул исәптән җәяүле сукмагыннан йөргәндә кешеләргә комачаулык тудырмаска тиеш. Юлны аркылы чыкканда техникадан төшеп, кулга тотып алып чыгарга тиешләр.
Таныклыгы булмыйча, мототехника чараларында йөрүчеләргә административ чаралар күрелә. Штрафлары саллы гына. 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр. Техника үзе штрафстоянкага куела. Әгәр бу техника башка кешенеке икән, аңа да штраф салына.
– Республикада “Мотоцикл” профилактика чаралары бара. Бу чорда безнең инспекторлар тарафыннан рейдлар уздырыла, – диде Ренат Шәмсиев.
– Безнең максат, кемгәдер штраф салу түгел, ә җирлегебездә шушы транспорт чаралары белән фаҗигаләр булдырмау, балаларыбызны югалтмау, – диде Илдус Хәкимов.
Студентлар дәрестә сөйләгәннәрне колак яннарыннан гына уздырмаслар, ә ата-аналар үз балаларының гомерләрен куркыныч астына куеп, әлеге транспорт чарасын алып бирмәсләр, дип өметләнәбез.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев