Куркынычсызлык каеше матурлык өчен түгел
Татарстан Республикасында “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик айлыгы бара.
Ул 21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында безнең иҗат төркеме ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыкты.
Шунысы сөендерә, рейд барышында куркынычсызлык каешын эләктерми йөргән бер генә шофер да очрамады.
– Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, автомобиль йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрергә һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирларны да йөртергә тиеш түгелләр. Шуларны ачыклау максатыннан ДАИ инспекторлары һәм участок вәкилләре тарафыннан даими рәвештә
рейдлар үткәрелә, куркынычсызлык каешларын кулланмаучы шоферлар һәм пассажирларны ачыклаулар дәвам итә,– ди ДАИ идарәсенең өлкән инспекторы Артур Җиһаншин.
– Белүебезчә, каешын эләктерми йөрүчеләргә штраф күләме дә артты.
– Әйе, 2025 елның 1 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.6 маддәсе нигезендә куркынычсызлык каешларын эләктерми йөрүче шоферларга штраф күләме 1500 сумга кадәр артты. Элек ул 1000 сум иде. Һәм аны егерме көн эчендә түләсәң, 500 сум гына түлисе була иде. Хәзер ташлама белән түләр өчен 30 көн вакыт бирелә. Ташламасы 25 процентны тәшкил итә. Әгәр утыз көн эчендә түлисең икән, штарф суммасы 1125 сумны тәшкил итә.
– Куркынычсызлык каешларын эләктерми йөрүчеләр күпме?
– Соңгы вакытта андыйлар саны бермә-бер кимеде. Бу, штраф күләменең артуына да, кешенең үз гомеренә сак карый башлавына да бәйледер.
– Куркынычсызлык каешын штрафлардан качу өчен генә эләктерергә кирәк дип
уйлаучылар ялгышамы?
– Әлбәттә! Бүгенге көндә куркынычсызлык каешы юл һәлакәтләрендә травмалар һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, куркынычсызлык каешларын куллану үлем куркынычын машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен – 50, арткы утыргыч пассажирлары өчен 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта куркынычсызлык каешын эләктерү исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. Шуның өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, дөрес тизлекне саклап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңласак иде. Машинага утырганда куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде!
Иминлек
үзебез өчен кирәк
Без ДАИ инспекторлары туктаткан берничә шофер белән дә сөйләшеп алдык.
Сәгыйть Сабиров, Башкортстан Республикасы, Илеш районы, Яркәй авылыннан:
– Руль артында армия сафларыннан кайтканнан бирле йөрим. Газель машинасын ике елдан артык иярлим.
– Кагыйдәләрне үтәп йөрисезме?
– Төрле вакыт була шул. Күпчелек куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрим дә, ДАИ хезмәткәрләренә эләгәм. Кичә генә шуның аркасында туктатканнар иде әле. Бүген
каешны эләктергән идем. Кискен борылышларда алдагы машинаны узу бик куркыныч. Андый адымга бармыйм.
– Куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү кыенмы?
– Кыенлыктан түгел ул. Мин Газель машинасы белән кибетләргә ипи таратам. Машинага бер менеп, бер төшеп йөреп, онытыла инде. ДАИ хезмәткәрләре туктаткач, штраф салгач, башка гел эләктереп йөрермен, димен дә, тора-бара онытыла шул.
– Ә ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан мондый рейдлар оештыруны кирәк дип саныйсызмы?
– Кирәк инде. Әгәр алар булмаса, аварияләр саны нык күп булыр иде. Бигрәк тә кыш көннәрендә юллар бозлавык була, бураннарда аеруча куркыныч.
– Башка шоферларга теләкләрегез.
– Юлларда сак йөрсеннәр. Куркынычсызлык каешларын эләктерсеннәр. Хәзер куркынычсызлык каешларын эләктерми йөргән өчен штраф күләме дә арткан икән. Иминлек үзебез өчен кирәк димен. Хәзер үзем дә каешны гел эләктереп йөриячәкмен.
Алсу Латыйпова, Теләкәй авылыннан:
– Руль артында йөрүемә тугыз ел булды. Юл йөрү
кагыйдәләрен дә, саклык чараларын да үтәп йөрим. Куркынычсызлык каешын эләктерми йөргәнем юк. Балалар да машинага утыру белән иминлек каешын эләктереп куялар. Чөнки иминлек үзебез өчен кирәк.
Кышкы юллар аеруча куркыныч. Бозлавык нәтиҗәсендә тиз генә туктап та кала алмаска мөмкиннәр. Шуның өчен ДАИ инспекторлары тизлек режимын саклап, иминлек каешларын эләктереп йөрергә киңәш итәләр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев