Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов райондашларны һәм Актаныш кунакларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге ике төшенчә кешелек дөньясын гомер буе озатып килә.

Яз - ул яңарыш, алгарыш, яңа өметләр, яңа башлангычлар чоры. Әмма һәркемгә мәгълүм - яңарышларның берсе дә тырыш хезмәтсез мөмкин түгел.
Актанышлылар һәрвакыт үзләренең эшсөючәнлеге, тырышлыгы белән дан тотты. Нинди генә тармакны алсак та, авыл хуҗалыгымы, мәдәният, сәнгатьме, мәгарифме - без бердәм хезмәт белән һәрчак югары күрсәткечләрдә бардык. Һәм киләчәктә дә һәр уңвй башлангычларны дәвам итеп, һәрвакыт яңалыкка омтылып яшәргә язсын.
Бүгенге көндә игенчеләребез ел уңышына нигез сала, көнне төнгә ялгап басуларда тырыш хезмәт куялар. Аларга ихластан рәхмәт әйтеп, уңышлар телим. Исән-имин игеннәрне тәрбияләп, көзләрдә мул уңыш җыеп алырга язсын.
Сезнең барыгызны да яз бәйрәме белән тәбриклим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәт һәм бәхетле яшәгез, барлык башлангычларыгыз да уңышлы, күңелләрегез яз кояшыдай күтәренке булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев