Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

М-7 юлының Иске Байсар тирәсендәге өлешендә фуралар чакрым булып туктап калган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 19, 20, 21 гыйнвар көннәрендә республикага көчле бураннар киләчәген хәбәр иткән иде.

Килде ул буран, авыл эчендә көчле җил әледән әле генә кузгалып куйса да,  зур трассаларда, бигрәк тә Актаныш районы аша узучы М-7 федераль юлында кар өермәсе машиналар хәрәкәтен туктатты. Юлчылар җибәргән фотоларда Иске Байсар авылы янында һәм Чишмәбаш тавына күтәрелгәндә фуралар чакрымнар ясап туктап калган. 

Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге бүгенге кебек һава торышының якшәмбегә кадәр дәвам итүе турында кисәтә. Ихтыяҗ булмаганда ерак юлларга чыкмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Гомумән, бураннарда урамда йөрмәскә кирәк. Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләрегезгә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач, читкә китмәгез. Юлда туктап калсагыз, сигналны өзлексез кычкыртыгыз, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага асып куегыз, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта углерод газы белән агулануны булдырмау өчен машина тәрәзәсен азрак ачып калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнен көтегез. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт урыннарыннан урлаулар саны кискен арта.

Әгәр дә көчле кар басу шартларында бинада бикләнеп калсагыз, сак кына, паникасыз, үзегез чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментны һәм кулдан килгән чараларны кулланып). Гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр дә кар өемнәреннән үзегез генә чыга алмыйсыз икән, коткару подразделениеләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә:

 Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Киләсе тәүлек өчен һава торышын ачыклагыз. Машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмагыз. Алдан җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон зарядкаларын онытмагыз. Авария комплекты булуы да мөһим.

Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрергә. 

Җил көчәйгәндә:

Реклама

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Бәла - каза очрагында, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итегез. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе чыбыклы һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев