Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мәдәният учаклары гөрләп тора

Кичә һәм бүген Актаныш районындагы мәдәният учакларының эшчәнлеге белән махсус комиссия танышты.

Аның составында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов, үзәкләштерелгән китапханә директоры Гөлназ Әхмәдишина һ.б. булды. Авыллардагы мәдәни үзәкләргә халык бик яратып йөри, күпчелегендә төрле кызыклы түгәрәкләр еш үтә.


Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы билгеләп үткәнчә, мәдәният учреждениеләренең бизәлешенә, эшчәнлегенә сәнгатькәрләрнең һәм китапханәчеләрнең гаиләләре дә ихлас кушыла. Мисал итеп, Чишмәбаш клубын яки Татар Суыксу авылы китапханәсен алу да мөмкин.

— Безнең октябрь аенда традицион мәдәният хезмәткәрләренең зур конференциясе көтелә. Бу уңайдан менә ике көн дәвамында мәдәни учреждениеләрнең эше белән танышабыз. 45 якын клубны карадык. Барлык клублар һәм мәдәният йортлары косметик ремонтларны җәй көннәрендә үткәргән. Кайвакыт шелтәләр дә белдерергә туры килә. Булган кимчелекләр юкка чыгарыла, дип сөйләде интервью барышында Назил Назиф улы.

Комиссия документацион эшнең төгәллек белән алып барылуын, түгәрәкләр һәм үзешчән коллективларның, ансамбльләрнең активлыгын да исәпкә алды. Мәгълүматый стендларның яңалыклар белән тулыланып торуы да игътибар үзәгенә алынды. 

Районыбызның башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге тулысынча зур һәм заманча яңарышлар кичерә. Бу һич күпертү түгел, чөнки центральләштерү гаять актив бара.

Китапханәләрдәге китап һәм иллюстратив материаллардан оештырылган күргәзмәләргә сокландык. Фонд байлыгы, бик күп вакытлы матбугат басмалары белән танышу мөмкинлеге дә куанырды. Димәк, авылларыбызда мәдәни сулыш көчле. Китапханәләргә Татарстанның китап нәшриятеннән яңа басмалар һәм китаплар кайтып тора икән. Яшьләр дә актив укый, диләр. 

Чираттагы әңгәмәдәшебез районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина булды:

— Быел централизация кысаларында үзәк китапханәгә 35 авыл китапханәсе кушылды. Элек тә бергә, киңәшләшеп эшли идек. Бик матур гына яңа форматта эшләп киттек. Документлар рәсмилләштерелеп бетте. 

Агымдагы елда «Туган якның иҗат чишмәләре» исемле проект гамәлләштерелде. Проект бик яхшы итеп оештырылды. Җирлекләребездән чыккан күренекле шәхесләр, танылган иҗатчылар белән әдәби-мәдәни кичәләр үткәрелде. Октябрь аенда әлеге проектны йомгаклыйбыз. Алга куелган максатларыбыз да хәтсез.

Эшлекле сәфәребез вакытында Теләкәй, Кормаш, Татар Суыксу якларында будлдык. Кайтыр юлга кузгалганда, уйда бер генә фикер, җирлекләрдә мәдәният учаклары гөрләгәндә — «авыллар сүнә» дип гомумиләштереп сөйләргә ашыгырга кирәкмидер. 


(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев